Көчле магнит давылы иртәгә башланачак

15 июньдә башланган магнит давылы бик озак, тулы бер атна буена дәвам итәчәк. Түбәндә – галимнәрнең киңәшләре.
Пәнҗешәмбе көнне, 15 июньдә, магнитосфера башта тыныч булачак – тирбәнешләр тугыз баллык шкала буенча ике баллдан артмаячак. Әмма магнит штиле озакка сузылмаячак: инде кичке тугызларда ук геомагнит кырының көче ике тапкырга күтәрелеп, дүрт баллга җитәчәк. Дүрт баллы магнит давылы тәүлек буе котырыначак, һәм җомга көнне, 16 июнь кичендә, өч баллга кадәр йомшарып, түбәнгә төшәчәк. Әмма тынычланырга иртә – 17 июньдә, магнитосфера тирбәнешләре көче тугыз баллык шкала буенча биш баллга кадәр күтәрелеп, үзенең иң югары ноктасына барып җитәчәк. Якшәмбе, 18 июньдә, тәүлек дәвамында, планета өстендә биш баллы геомагнит штормы котырачак һәм кич җиткәч кенә яңадан кими башлаячак. 19-20 июньдә, планетаның геомагнит кыры тирбәнешләре көче дүрт баллдан артмаячак. Сишәмбе, 20 июньдә, магнитосфера өч баллга кадәр кимергә тиеш. 21 июньдә давыл, ниһаять, тыначак һәм аның көче 2 баллга кадәр төшәчәк.
Белгечләр метеосизгер пациентларда магнит давылы тәэсирендә күзәтелә торган түбәндәге симптомнарны билгеләп үтә: кәефнең начараюы, көчләрнең кимүе, баш авыртуы, йокы бозылу, депрессив халәт, артериаль басым сикереше. Кайбер пациентлар буыннар авыртуын, хроник авыруларның кискенләшүен, игътибар югалуын, юктан кызып китү очракларының күплеген, тынычлык югалуын билгеләп үтә. Бу көннәрдә артыгын эшләп арымаска, саф һавада кимендә бер сәгать вакыт үткәрергә, җиңел ризык ашарга, тәмәке тартудан һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга киңәш ителә.

Көчле магнит давылы иртәгә башланачак - 969052802743

Комментарии