Автор Шалва Амонашвили.Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.Дорфа 12 яшьлекләр!Үсмерләр.Әле кичә генә тыңлаучан бала да кинәт үзгәрә-үз сүзе генә сүз аның.Әти-әнисенә каршы дәшә башлый.Эштән кайтуыма хатынымның елаудан кызарган күзләрен күреп кәефем бозылды.Димәк малай тагын әнисенең холык ныклыгын сынаган.Андый чакта балага кычкыруның бер файдасы да булмый.Ул үзен барыбер хаклы дип санаячак.Бер атнадан соң гына,"әнигә белдерми генә"мин улымны ирләрчә сөйләшеп,йөреп кайтырга чакырдым.Бераз дәшми бардык.Аннан мин :-Беләсеңме,унбиш ел элек мин бер кызга гашыйк булдым.Шул кадәрле яраттым аны...Шул кадәрле яраттым!Миңа кияүгә чык дип тәкъдим ясадым. Тиз генә риза булмады әле ул."Әгәр миңа кияүгә чыксаң ,рәнҗетмәм һәм сине бер кешедән дә рәнҗеттермәм",дип сүз бирдем мин аңа.Син,улым ничек уйлыйсың,дөрес әйткәнменме?-Әлбәттә дөрес.-Ә син,берчак гашыйк булсаң,син дә шулай сүз бирәчәксеңдер бит, шулаймы?!-Әлбәттә әти.-Хазер, менә чит кеше дә түгел,минем улым,шул мин яраткан хатынны рәнҗетә.Бер киңәш бир миңа,хазер ни эшләргә инде миңа?!Мин бит аңа сүз бирдем!Улым өчен бу көтелмәгән борылыш.Дәшми.Беләм,башында бу мизгелдә төрле уйлар кайный.Озак кына дәшми бара ул,аннан:-Димәк җәза бир миңа,-ди әкрен генә.Мин сине аның өчен чакырмадым.Без ир кешеләр.Без синең белән әниеңне дә,әбиеңне дә рәнҗетелүдән сакларга тиешбез.Әлегә кадәр мин үзем яклаучы булдым. Хазер син үстең.Без икәүбез һәм мин синең ярдәмеңә өмет итәм.Син булдырырсыңмы? Син ризамы?-Әлбәттә,-ди улым.Без ирләрчә кул кысабыз.-Рәхмәт улым! Әйдә кайтыйк!Автор Шалва Амонашвили.Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Минем дусларым
:Макнуна Хурамшина(Ямалова)
нтарий...
Автор Шалва Амонашвили.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Дорфа 12 яшьлекләр!Үсмерләр.
Әле кичә генә тыңлаучан бала да кинәт үзгәрә-үз сүзе генә сүз аның.Әти-әнисенә каршы дәшә башлый.
Эштән кайтуыма хатынымның елаудан кызарган күзләрен күреп кәефем бозылды.Димәк малай тагын әнисенең холык ныклыгын сынаган.Андый чакта балага кычкыруның бер файдасы да булмый.Ул үзен барыбер хаклы дип санаячак.
Бер атнадан соң гына,"әнигә белдерми генә"мин улымны ирләрчә сөйләшеп,йөреп кайтырга чакырдым.
Бераз дәшми бардык.
Аннан мин :
-Беләсеңме,унбиш ел элек мин бер кызга гашыйк булдым.Шул кадәрле яраттым аны...Шул кадәрле яраттым!Миңа кияүгә чык дип тәкъдим ясадым. Тиз генә риза булмады әле ул."Әгәр миңа кияүгә чыксаң ,рәнҗетмәм һәм сине бер кешедән дә рәнҗеттермәм",дип сүз бирдем мин аңа.Син,улым ничек уйлыйсың,дөрес әйткәнменме?
-Әлбәттә дөрес.
-Ә син,берчак гашыйк булсаң,син дә шулай сүз бирәчәксеңдер бит, шулаймы?!
-Әлбәттә әти.
-Хазер, менә чит кеше дә түгел,минем улым,шул мин яраткан хатынны рәнҗетә.Бер киңәш бир миңа,хазер ни эшләргә инде миңа?!Мин бит аңа сүз бирдем!
Улым өчен бу көтелмәгән борылыш.Дәшми.Беләм,башында бу мизгелдә төрле уйлар кайный.Озак кына дәшми бара ул,аннан:
-Димәк җәза бир миңа,-ди әкрен генә.
Мин сине аның өчен чакырмадым.Без ир кешеләр.Без синең белән әниеңне дә,әбиеңне дә рәнҗетелүдән сакларга тиешбез.Әлегә кадәр мин үзем яклаучы булдым. Хазер син үстең.Без икәүбез һәм мин синең ярдәмеңә өмет итәм.Син булдырырсыңмы? Син ризамы?
-Әлбәттә,-ди улым.
Без ирләрчә кул кысабыз.
-Рәхмәт улым! Әйдә кайтыйк!
Автор Шалва Амонашвили.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.