БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

Фоат САДРИЕВ
7.
Аның сүзләренә буйсынып, Сөембикә курткасын, итеген салып, өстәл янына узды. Гандәлифә термостан агызып икесенә дә мәтрүшкәле кайнар чәй алып килде. — Бик борчылгансыз, берәр нәрсә булдымы әллә? — Булуын булмады да. Ялгыз кешенең хәлен сезгә сөйләргә кирәк түгелдер. Айгөл — минем күз нурым. Ә аның кайтып та кергәне юк. Берүзем көтәм дә көтәм. Мин шулкадәр ялгыз, шулкадәр ялгыз!... — Сөембикә күзеннән яшь бәреп чыгуын сизми дә калды. Кулъяулыгын чыгарып, ул күзләрен, битен сөртеп алды. — Аның сезнең янга килгәләп йөрүенә куанам, рәхмәт сезгә. Ул да бит ятим бала, кая барып бәрелергә белми торгандыр. Шулай да сез аны кичләрен кагылганда тизрәк кайтарып җибәрсәгез иде. Гандәлифә аның бу сүзләренә «ә» дә, «җә» дә димәде. — Турысын әйтүем өчен гафу итегез, — дип башлады ул сүзен, шактый күп вакыт үткәч. — Сезне япа-ялгыз итүче, гаепле кешене беләм кебек мин. Сөембикә аптырап китте. Чукаевадан ул мондый сүзләр көтмәгән иде. Әллә Айгөл берәр нәрсә сөйләде микән? — Мин андый кешене белмим, бу минем өчен яңалык, — диде Сөембикә аптырап. — Юк, сез аны бик яхшы беләсез. Ул кеше — сез үзегез! "Минем үткәндәге тормышым турында хәбәрдар микәнни бу?" — дип уйлады Сөембикә аңа рәнҗеп. Халык арасында аның турында гайбәтләр йөри микәнни? Инде бит ир-ат кулы тотып карамаганына да ничә еллар. Әнә бит Чукаеваның карашы нинди усал, ачулы. Димәк, ул Сөембикәне гаепли. — Рәхмәт турысын әйтүегез өчен, — диде Сөембикә, чыгып китәргә урыныннан торып. — Әз генә сабыр итегез! — дип туктатты аны Чукаева. — Әгәр түземлегегез җитсә, әйтеп бетерәм. Аның сүзләре Сөембикәне бер яклап куркытсалар, икенче яклап кызыксыну уятты. Чыннан да халык аның турында ни сөйли икән? — Мин сезне тыңлыйм. Тик яшермичә сөйләгез. — Йокысызлыктан интеккән карчыкның саташкан уйлары, димәсәгез, сөйлим. — Чукаеваның кырыс карашы кинәт ягымлылангандай булды, тавышы да йомшарып китте. — Сез берничек тә ялгыз була алмыйсыз! Ник дисәң, һәркөн кешеләр арасына мәҗбүриләп тартып алып керә торган эшегез бар. Сез сау-сәламәт, яшь, чибәр, талантлы. Мин санаган әйберләр — үзләре генә дә сезнең иң якын дусларыгыз инде. Аларның һәрберсе кешеләрне ымсындыра, үзенә тарта. Теләсәгез дә ялгыз була алмыйсыз сез! Сез әнә шул ялгыз дигән уегыз белән тормышыгызны агулыйсыз, үз-үзегезгә бикләнергә азапланасыз. Ә бу иң әшәке чир, ул кешене үтерә! — Болар барысы да сүзләр бит, Гандәлифә апа, — диде Сөембикә авыр сулап. — Китап сүзләре, шигъри сүзләр. — Ашыкмагыз! Китаплар да тормыштан алына, — дип дәвам итте Чукаева. — Менә мин сезгә үз тарихымны сөйлим. Авыл хуҗалыгы институтында укый башлаганда, мин куркак куян баласы идем. Мине, гарип бәбкәне сау-сәламәт бәбкәләр туктаусыз талаган кебек, рәнҗетеп, кыерсытып, тулай торактан да сөрделәр. Бәхетемә, шундагы бер укытучы кызганып, квартира табып бирде. Ул — рус театрында эшләүче ялгыз марҗа иде. Ире татар булган, безнеңчә теттереп сөйләшә. Берәр атна торгач, бу минем кем икәнне аңлады бит. "Тормышта син болай яши алмыйсың, балам, — ди. — Сине таптап, изеп китәчәкләр. Шәһәрдә яшәргә теләсәң, усал булырга кирәк", — ди. Мин инде моны үзем дә аңлый башлаган идем. Ничәмә-ничә мәртәбәләр мине сәгатьләр буе торган чиратымнан төртеп чыгардылар. Трамвай, троллейбуска утыра алмыйча калучы да мин идем. «Мин усал була алмыйм», — дидем мин аңа. Ә ул болай ди: «Менә мин сәхнәдә, кирәк булса — карак булам, кирәк булса — фахишә, кирәк булса — министр, — ди. — Ә асылда барыбер үзем килеш калам. Әйдә, мин сиңа бер роль бирәм, ди. Син шуны гына уйна. Коточкыч усал булып кылан. Кемдер сиңа ташланганчы, син үзенә ташлан. Кемдер сиңа бер сүз әйткәнче, син унны әйт. Ташбаканы сыртындагы каты кабырчыгы саклаган кебек, шушы сине саклар, ди. Башта ул мине җитәкләп, үзе өйрәтеп йөрде. Тирләдем, пештем, ниләр генә булып бетмәде. Өйрәндем бит, әй! Үзебезнең группадагы иптәшләр дә минем шулай кыюланып, усалланып китүемә хәйран калдылар. Ярар, хәзер Казанда патша булып йөрим. Мине белгән кешеләр куркалар, бәрелешкә керергә теләмиләр. Болынкырга институт бетереп эшкә килеп төшкәндә, эчемдә һаман шул элекке куян калтырап утыра, ә үзем усал итеп карыйм, усал итеп сөйләшәм, пәрмә-пәр талашам. Болынкыр халкы арттан пышы-пышы килеп кала, йөзләрендә курку билгесе, ә мин эчтән генә көләм. Бу гадәтем миңа бик күп дуслар китерде. Җыелышларда райондагы гаделсезлекләрне тәнкыйтьлим, булдыксыз җитәкчеләрне пыр туздырып сүгәм бит, хәтта урамда кычкырып йөрим. Әнә шулай курка-курка усаллана торгач, курыкмый торганга әверелдем. Әкияттәге камырдан әвәләп ясалган Камыр батыр кебек, үземне үзем әвәләп ясадым. Менә мин кем! Ә ялгызлык онытылды! Качты ул. Минем хәзер, гомер буе инспекциядә эшләгәндә үз кулларымнан тикшерү узган чәчү орлыклары кебек, якыннарымның, танышларымның исәбе-хисабы юк. Чукаева туктап калды. Сөембикә хәйран калып баш чайкады: — Бу мөмкин әйбер түгел! Үз-үзеңне үзгәртү, белмим, монысы әкияттә генә буладыр. — Алайса тере әкият каршыгызда утыра. Безнең бер этебез бар иде. Аның кебек усал итеп тешен ыржайткан, аның сыман куркыныч өргән этне белмим. Өргәндә, өзәм дигәндәй, буыла-буыла тамак төбе белән ырылдый, башларын чайкый. Аны күрүгә, кешеләрнең коты алына. Ә менә шул котырып өргән чакта янына кем дә булса килсә, аякларын күтәреп чалкан ята, койрыгын ялагайланып болгый иде. Ялгызлык дигән уйга юл куйсагыз, ул әлеге эт кебек сезнең котыгызны алачак! Ә курку кердеме — кеше бетте дигән сүз. Эшләгез бер батырлык! Ялгызлык дигән уйны күңелегездән куып чыгарыгыз! Чукаеваның сөйләгәннәреннән айный алмыйча, бик озак уйланып утырды Сөембикә. Ахырда: — Тырышып карыйм әле, Гандәлифә апа, — диде. — Ниятенә керсәгез, һичшиксез булдырачаксыз! — диде Чукаева зур җанлану белән. — Мин сезгә тагын бер серемне ачыйм әле. Сезгә, яшь кешегә, бәлкем кирәге чыгар. Адәм баласының тормыштан әйбәт булып китәсе килә икән. Картайгач бу нәрсәне мин бик нык аңладым. Кеше үзеннән нәрсә калуын уйлый. Олы эшләрең булса, әйбәт тә, ә булмаса? Халык хәтерендә истәлек кенә кала. Әйбәтме ул, начармы? Бу барыбер түгел икән. Шуңа күрә җай чыккан саен, кешеләргә куркак, йомшак куян икәнемне сөйлим. Рәхәт булып китә, каһәр. Тик бу серне күпме генә сөйләсәм дә. мин инде бу дөньядан барыбер «усал Чукаева» булып китәрмен. Бөтен кешегә дә үземнең эчемне ачып бетерергә өлгерә алмам шул. Ә «усал» дигән исемне юып китәсе килә... Сөембикә аның яныннан чыкканда, ялгызлык тойгысыннан котылгандай җиңеләеп калган иде. Менә сиңа усал Чукаева! Күпме рухи җегәр бу карчыкта! Теге батырлыкны һичшиксез эшләячәк Сөембикә. Ул кайтышлый яшьләр үзәгендәге дискотекага кагылырга булды. Акрын гына, сиздермичә генә керде дә почмактан күзәтеп тора башлады. Төрле утлар белән балкып торучы ярым караңгы залда кызлар, егетләр кыргый музыкага дөньяларын онытып бииләр. Бераз читтәрәк әле бала-чагалыктан чыгып җитмәгән яшьләр төркеменә күз ташлагач, Сөембикә тынычланып китте: Айгөл шунда иде. Аның башкаларга караганда сыгылмалырак, матуррак хәрәкәтләр ясавын ул шатланып күзәтте. Ничек кергән булса, шулай тып-тын гына чыгып та китте. Машинасына утырып кайтканда да, кайтып өйгә кергәч тә, башыннан бер уй чыкмады: Айгөл үсеп җиткән икән бит! Ул инде балалыктан чыгып бара, яшьлек хисләре аны үзе кебек кызлар, егетләр янына тарта. Димәк, ул атна буе дискотекага йөргән. Күрәсең, ул әле моны үзе өчен ярамаган эш дип кабул итә. Әгәр шулай булмаса, «Әти янына барам», дип алдашыр идемени? Димәк, икесе арасындагы мөнәсәбәтләр турында гына түгел, кызының киләчәге хакында ныклап уйланыр көннәргә дә әллә ни ерак калмый... Әхнәфнең үзләренең өен тәкъдим итүе әллә нинди бер серле әйбергә әверелде. Ирек инде ул өйдән курка ук башлады. Артык күп кеше тырыша иде аны башы белән анда тыгарга. Ирекне шул сагайтты да. Әхнәф тә, Гаскәров та берничә чакырдылар. Зәнфирә көн саен диярлек җайлап кына сүз уңаен китерә дә шул өйне кузгата. Алар тырышкан саен, Ирек үҗәтләнеп баш тартты. Арслановлар кыш башында күчеп китеп бардылар, ә йортларын орлыкчылык инспекциясенә бирделәр. Әхнәфләр үзләренә яңа йорт салалар икән, дигән сүз таралды. Бер көнне Ирек Гаскәровка керергә дип кабул итү бүлмәсендә Зәнфирәнең утырганын ишетте. Хатынының нигә керүен сорагач, ул: — Авылдагы өйне сату турында кинәштем, — диде. — Акчасына берәр өй алырбыз. — Ә Зирәк? Заһит абыйның сеңелләре шунда яшәп ята. — Ничек тә килешербез әле, — диде Зәнфирә. — Син бу уеңны ташла! — диде Ирек, ачуын яшерә алмыйча. — Кешелекле әйбер түгел бу. Саткан сурәттә сине авылдашлар мәңге гафу итмәс. Ирек аның ялгышын аңлатырга теләде, ә хатыны һаман үзенекен тукыды. Күпме бергә яшәп, әйткәләшкәннәре юк иде, бозылышып туктадылар. Атна буе юньләп сөйләшмәделәр, ашаган ризыкның тәме китте, күздән йокы качты. Шулай яшәгәндә, беркөнне Зәнфирә эштән очынып кайтты. Ирек сорарга да өлгерә алмады, ул шатлыгы белән үзе уртаклашырга ашыкты. — Больница безгә квартира салачак! — Кемгә ул безгә? Миңа инде алайса, миңа! Эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенгән Ирек ни әйтергә белмичә телен тешләде. Берничә көннән баш врачның хуҗалык буенча урынбасары кереп. «Иртәгә фундамент блоклары кайтачак, кран белән бушатырга урын әзерләгез», — дип китте. Иртәгесен бәрәңге бакчасының коймасына терәп блоклар бушаттылар. Аларны ташу шактый дәвам итте. Язга таба йортның бурасы да кайтарып утыртылды. Ихатага такталар да килеп керде. Эчтән өнәмичә, тыштан эндәшмичә йөрсә дә, үзенең бәләкәй иске өе белән уртада бөрешеп калуын тойды Ирек. Тай ни хәтле тәртәгә дошман булса да, ат булгач үзе кергән кебек. Ирек тә бирешүен аңлады. Май аенда бәрәңге бакчасын экскаватор белән казып, блокларны салдылар. Ишек алдында бүрәнә эшкәртү башланды, олы хәрәкәт кузгалды. Ниргә арты ниргә күтәрелде. Зәнфирә язгы күбәләкләр белән бергә очып кына йөрде. Ирек инде үзе дә бернигә дә карышмады, осталар чакырганда, бүрәнә башына барып ябышты, күтәрешеп салышты, эш коралларын җыеп алып керде, иртән алып чыгып бирде. Ә үзенең эчендә ниндидер килешмәүчән нәрсә утыра бирде. Кысрыклаучы теге билгесез көчкә каршы тора алмавына, йомшаклыгына эченнән акрын гына сызды, алдың белән керсәң, артың белән дә чыга алмавың бар дип хафаланды. Быел урак бик авыр башланды. Техника туктаусыз кырыла, шуның өстенә явымнар да комачаулый, оешу да җитми. Бүген иртән тагын ару гына яңгыр явып узды. Тагын эш туктады. Яшен тизлегендә телеграмма бирдереп, Әхнәф барлык хуҗалык җитәкчеләрен, агрономнарны, инженерларны, партком секретарьларын, авыл Советы председательләрен райкомның киңәйтелгән бюросына чакыртты. Берәм-берәм трибунага менгереп, колхоз-совхоз җитәкчеләрен тыңладылар. Соңыннан Әхнәф һәр хуҗалыкка атналык задание җиткерде. Аны өзгән сурәттә, партбилетларын кесәләренә салып, райком бюросына киләчәкләрен искәртте. Ул сөйләгәндә, утырышлар залының президиум өстәле турындагы пыяла ишеге берничә мәртәбә ачылып ябылды. Аны ачып ябучы район эчке эшләр бүлеге начальнигы майор Мохтаров иде. Майорның түземсезләнүе Әхнәфнең ачуын китерде, фикерен таркатты. Ишек ачылган саен президиумда утыручылар да шул якка борылып карадылар. Ахырда Фәнис Сәлахов түзмәде. Мохтаров ачкан ишектән коридорга чыкты һәм ачуын яшерә алмыйча: — Сез нәрсә, Мохтаров, астыгызга корт кергән кебек кыбырсыйсыз?! Бюро барганын күреп торасыз бит. — Ашыкмыйча булмады шул, — диде Мохтаров, телеграмма сузып. — Алу белән монда йөгердем. Сәлахов, телеграммага күз салгач, эсселе-суыклы булып китте. Анда райкомның барлык бүлмәләрен бикләп печатьләргә, милиция сагы куярга, бер сәгатьтән үтәлеш турында турыдан-туры республика эчке эшләр министрлыгына хәбәр итәргә кушылган иде. Сәлахов телеграмманы тагын бер мәртәбә укып чыкты. Аның мәгънәсе әле һаман да аның башына барып җитми иде. — Бу хакта беркемгә дә әйтмәдегезме? — Юк. —Алайса әйтми торыгыз. Бюродан соң элемтәгә керербез. Сәлаховның кулына кәгазь тотып керүеннән, йөзенең агарып китүеннән Әхнәф ниндидер гайре табигый хәл булганын аңлады. Аның бу фикерен ныгытып, Сәлахов бармагы белән түгәрәк ясагандай итеп һәм күз карашы белән бюроны төгәлләргә ишарәләде. Әхнәф сүзен бетергәч, бюро яисә киңәшмәнең тәмам булуын әйтә һәм зал урыныннан кубып тора башлый иде. Бу юлы алай эшләмәде, Сәлаховтагы яңалыкны белеп, бәлкем ашыгыч әйтергә туры килер, дигән уй белән урынына барып утырды. Сәлахов аның алдына телеграмма куйды. Әхнәф телеграммадагы сүзләрне өч мәртәбә укып чыкты, алар аның күз алдында тере җан ияләре кебек сикерештеләр. Берәрсе күрмәсен, дигәндәй, ул телеграмманы арткы ягы белән әйләндереп салды, бармакларын кара-каршы китереп, бер-берсенә керештергәч, телеграмма өстенә бастырып куйды. Ул үзен бөтен тормышы бер селтәнүдә сызып атылган кеше итеп тойды. Аның өчен хәзер үзенә төбәлгән залдагы бу кешеләр бер чокырга кисеп аударылган агач өемедәй тоташ масса булып чайкалалар иде. Күрәсең, аның мондый халәте озаккарак сузылды, Сәлахов аңа иелеп: — Халыкны кайтарып җибәрик инде, — дип пышылдады. Аның сүзләре Әхнәфне айнытып җибәрде. Ул, үзен кулга алып, көч-хәл белән аягүрә басты: — Бюро тәмам, — диде ул тонык тавыш белән. — Барыгыз да урыннарыгызда булыгыз. Андый-мондый... — Әхнәф телен тешләп туктап калды. «Андый-мондый хәл булса, хәбәр итәрбез», — дип чак кына ычкындырмый калды ул. — Урып-җыю бүгенге генераль бурыч булып кала. Аңладыгызмы? Кайтырга мөмкин! Әхнәф белән Сәлахов бюро членнарының чыгып киткәнен дә, залның бушап беткәнен дә урыннарыннан кузгалмыйча көтеп утырдылар. Менә утырышлар залы тып-тын булып калды. — Ишекне яп әле, — диде Әхнәф. Сәлахов президиум өстәле турындагы ишекне ябып килде. Әхнәф телеграмманы, язулы ягы белән өскә әйләндереп, тагын бер мәртәбә укыды, кулы белән сыпырып куйды һәм аңардан күзен алмыйча: — Йә, нишлибез? — диде. — Минемчә, буйсынмый чара юк, — диде Сәлахов. — Без барыбыз да китәбез, сез бүлмәгездә каласыз. — Ә нишләп мин калам? — Сез бит район Советы председателе. Безнең баш очында Татарстан флагы җилферди. Оештыру бүлеге мөдире урыныннан торып чыгарга әзерләнде. — Туктале, Сәлахов, — диде Әхнәф. — Чыкмый тор әле анда. Ул һәр киңәшмәдән соң кабул итү бүлмәсенә халык җыелганын белә, һәммәсе дә бер җитешеп килгәч, аның янына кереп, ни дә булса хәл итәргә тырыша. Ә бүген алар менә хәзер шушы минуттан беренче секретарьның юк икәнлеген белмиләр. — Алдан һич нәрсә сизелмәде, — диде Әхнәф. — Берәр авантюра гына түгел микән бу? Партияне юк итү өчен төрле омтылышлар булганын мин сизә идем инде. Тик бу дәрәҗәдә кинәт. — Минемчә, Әхнәф Хәсәнович, дискуссия оештырып тора алмыйбыз. Безнең буйсынмый хакыбыз юк. — Мин дә шулай уйлыйм. Алайса болай итәбез, —Әхнәф сәгатенә карап алды. — Унбиш минуттан барлык райком работникларын минем бүлмәгә алып керегез. Алар чыкканда, әле коридор тулы халык шау-гөр килеп тора иде. Кабул итү бүлмәсендә дә йөрмәле түгел.
(Дәвамы бар.)

Комментарии

Комментариев нет.