БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

Фоат САДРИЕВ
5.
Укуыңны ташлагансың. Ярар, анысына кул селтәдек. Бөтенләй хәбәрең ишетелмәгәч, хат яздык, моннан барган инструктор кереп чыкты. Квартира хуҗаларың кайдалыгыңны белми. Кеше шулай яшиме соң? Яши бит. Миңа сезнең белән элемтә тотарга ярамый иде. Исәнлегегезне саклау өчен. Сакладык, сакламый ни! Чамалыйм мин синең кайда булганыңны. Мин коткармасам, әле һаман да чыга алмаган булыр идең. Аның бу сүзләреннән Рашат сискәнеп китте. — Ничек коткардың син мине? — Килделәр миңа. Кемнәр? — диде Рашат пышылдап. — Белмим. Берсе озын гәүдәле, озын башлы, ап-ак чырайлы, куркыныч, күзләре эчкә баткан. Аның һәр сүзеннән Рашат куырыла барды һәм акрынлап урыныннан кубып, аягүрә басканын сизми дә калды. Тагын кемнәр? — дип сорады ул. Миңзаһитның йөзенә йөзен якын китереп. — Берсе тәбәнәк буйлы. Дүрт меңне биреп җибәрергә туры килде. — Соң бит сине алдаганнар! — диде Рашат кычкырып. — Тсс, шаулама! Бу хакта әниең белсә, хәзер йөрәге ярыла. Рашат шактый вакыт хәрәкәтләнмичә, уйланып утырды. — Ярый, мин сиңа аны биш мең итеп бирермен, — диде ул. Миңзаһит тагын Хәят бүлмәсенә юнәлде, аңа Рашат та иярде. Хәят мендәрен җайлап салган да йоклап киткән иде. Рашат әнисенең бер генә виноградны да өзеп капмаганын күрде. Алар утны сүндереп, аяк очларына гына басып, кухняга чыктылар. Сөйләшер сүз калмаган иде инде. — Мин ике төн йокламадым, берәр җиргә урын салып бир әле, — диде Рашат. — Үзеңнең бүлмәңә кер, анда һәммә нәрсә бар. Рашат, дипломатын алып, бүлмәсенә үтте. Чыннан да ул нәкъ элеккечә. Әйтерсең лә Болынкырдан чыгып киткәндә ничек җыештырып калдырган, шул хәлендә аны көтеп торган. Бераз гына ниндидер тынчу ис кенә килгән сыман. Ул тәрәзәне ачыл җибәрде, әйберләрен тиз-тиз анда-монда ыргыткалап, урынны җәйгәндәй итте, дипломатыннан бер төргәк акча алды да, залга чыгып, әтисенә сузды: — Менә монда биш мең. Миңзаһит акчаны шикләнеп кенә алды. Ялган түгелме дигәндәй, әйләндереп-әйләндереп карады. — Нинди эштә эшлисең соң син? — Акчаң күп, дип әйтмәкче буласыңмы? — Әйе, шулай дип әйтмәкче булам, Хәрам акча килешми ул безгә. Рашат әллә нинди гырылдавык тавыш белән көлеп җибәрде: —Райком секретареның хәләл акчасы буламыни? Син аны берәр авыл гыйбадына сөйлә инде, — диде дә бүлмәсенә кереп китте. Миңзаһит сүзсез генә чыгып китте. Ул, әле Хәят бүлмәсенә кереп, әле залда телевизор карап. Рашатның бүлмәсеннән ишетелгән гырылдауны тыңлады, төнге берләргә кадәр керфек тә какмады. Иртән Хәят мәктәпкә киткәндә, Рашат йоклап калды. Ул көндез генә торды, башын төзәтә-төзәтә ашады. Миңзаһит алып китәсе әйберләрне җыештыру белән мәшгуль иде. Рашат белән бергәләп зал ягындагы зур сервантны сүттеләр, шул чакта Рашат аңардан ничек эштән алулары турында сорады. Миңзаһит сөйләп биргәч, яңагын чәйни-чәйни: — Әхнәфне тотып ярыйммы соң? — диде. Миңзаһит аңа усал итеп карады: — Син монда джунгли законнарыңны оныт! Алар өчәүләп табын янына утырдылар. Шактый вакыт сүзсез генә ашап-эчкәч, әнисе Рашатка: — Йә, сөйлә: кайда йөрдең? Ник безгә бернинди дә хәбәр бирмәдең? — диде, ачулы күзләрен елтыратып. Миңа чит илгә чыгып китәргә туры килде. Бер фирма акчалы эш тәкъдим итте. —Кайда инде ул? — Сүриядә. Синең бит бернинди дә һөнәрең юк, — диде Хәят. — Син анда нишли аласың? — Кеше эшләмәгән эш юк бит, өйрәнергә туры килде. Измә дә ясадым, кирпеч тә салдым. Хәят кулындагы чәнечке-пычакларын шалтыратып өстәлгә атты да: — Ялган, һәр сүзең ялган! — диде. Аннары үкереп елап, Рашатны уңлы-суллы яңаклый башлады. Ул күзен йомган хәлдә, селкенмичә утыра бирде. Хәят ярсыганнан-ярсый барды. — Беләсеңме син безне вакытыннан алда гүргә керткәнеңне?! Син хайван өчен бөтен йөрәгебезне бетердек, елап сукыр кала яздым! Рашат дәшмәде, Хәят, куллары тәмам авырткач, туктады да тагын бүлмәсенә кереп ятты. Рашат, шуны гына көткәндәй, сикереп торып киенергә кереште. Әйтерсең, аның өчен Миңзаһит бөтенләй юк иде. — Кая барасың? — диде ул ачу белән. Рашат киенеп беткәч, дипломатын кулына алды. — Ник җавап бирмисең? — Урап кайтам әле... Урамда кичке утлар кабынган иде инде. Рашат, беренче секретарь бүлмәсенең тәрәзәләрен күзәтә-күзәтә, әллә ничә мәртәбә райком тирәсеннән үтте. Ниһаять, берәм-берәм утлар сүнеп, сәгать алты тулгач, райком ишегеннән җәйге пәлтә, эшләпә кигән Әхнәф килеп чыкты. Ул баскычтан төшеп уңга борылуга, Рашат аның каршына килеп басты. — Нихәл, иптәш секретарь? Аның каш астыннан гына карап, теш арасыннан сыгып әйтелгән бу сүзләре Әхнәфне куркытып җибәрде, ул артка чигенеп, куйды. Ниһаять, танып алгач; —О-о-о, Рашат! Нинди җилләр ташлады? — дип аңа кул сузды. — Замана җилләре. — Рашат аны култыклагандай итеп: — Бәлкем серләшә-серләшә урам әйләнербез? — диде. — Юк, алай булмый. —Әхнәф көчәнеп елмайды. — Син кунак кеше. Минем бүлмәгә керик. Бүлмәгә кергәч, хөрмәт күрсәтеп, Әхнәф аның киемнәрен, үзе шифоньерга элде, кунак бүлмәсенә алып кереп, түрдәге йомшак кәнәфигә утыртты, суыткычтан азык-төлек чыгарды. Рюмкаларга аракы салды. — Йә, синең тәмам Мәскәү кешесе булуың өчен! —Юк, моның өчен эчмибез, — диде Рашат. — Бу ялган тост була. — Ничек инде алай? — диде Әхнәф гаҗәпләнеп. — Анысын соңрак әйтермен. Беләсеңме, без моны синең тагын да югарырак баскычка күтәрелүең өчен эчәбез. Әхнәф, кунакның сүзләрендә нинди киная ятканын аңласа да, каршы килеп сүз әйтүне кирәк тапмады. Бераз капкалаганнан соң, Әхнәф рюмкаларны тагын тутырды да: — Нишләп соң әле син Мәскәү кешесе булуга каршы килдең? — диде. — Тотып куйыйк, аннары җавап бирермен. Бу юлы эчкәч, Рашат бер әйбер дә капмады, урыныннан торып әйләнеп килде дә шапылдатып кулын Әхнәфнең иңбашына салды. Әхнәфнең тәне эсселе-суыклы булып китте, тез буыннарын калтырау алды. Ул авырлык белән генә аягына баса башлады. Әмма кунакның кургаштай авыр кулы аны дыкыллатып урынына утыртты. Аның кыргый җанварныкы төсле рәхимсез күзләрен күреп, Әхнәфнең коты очты. Рашат, ташланырга әзерләнгәндәй астыртын елмаеп, кузгалып чыгып китәрлек араны томалап кәнәфиен аның каршына ук шудырды, тезен Әхнәфнең тезенә терәп килеп утырды. Әллә нинди салкын, астыртын, кинаяле тавыш белән сүз башлады: — Менә хәзер җавабын бирәм. Беләсеңме, Әхнәф Хәсәнович, безнең әти-әниләр Казанга күчеп китә бит. — Әйе, — диде Әхнәф сагаеп. — Ә менә мин күчәргә теләмим, Болынкырда яшисем килә. — Син бит Мәскәүдә яшисең. — Ялгышмагыз. Әхнәф Хәсәнович, мин Болынкырдагы йортка язылган, пропискадан төшкәнем юк. — Ул паспортын чыгарып, Әхнәфкә күрсәтте. — Йорт миңа кирәк. —Син бөтенләй мөмкин булмаган әйбер сөйлисең, — диде Әхнәф. — Ләкин син минем калырга хаклы икәнемне онытма! Әхнәф бармаклары белән маңгаен, ике чигәсен сыпырырга кереште. — Әйдә, без аңлашып сөйләшик әле, Рашат. Син Мәскәүдән кайтмакчы буласыңмыни? — Юк, кайтмакчы булмыйм. Мин инде кайттым. — Сиңа квартира кирәк. Шулаймы? — Миңа квартира кирәкми. Мин шушы үзем туып-үскән йортта яшәргә телим. Барысы да законлы. — Бу әйбернең Болынкырда гына хәл ителмәячәген, өлкә комитеты да барлыгын син онытасың. — Мин законны гына беләм. — Әйе, законны саклау өчен хокук органнары бар. Әле бит синең фәлән ел буе яшәмәгәнеңне алар башка юллар белән дә раслый алалар. Моның бер кыенлыгы да юк. Болынкырның акыл ягыннан зәгыйфь булмаган һәрбер кешесе шаһит була ала. — Әгәр дә мин, шаһитларсыз гына эшлик, дисәм? — Син юкка көчәнмә, Рашат. Бу барып чыкмаячак. — Әхнәф шулай дисә дә, эчендә әллә нинди шомлы уйлар бөтерелде. Рашатның күзләрендәге кыргый очкыннар аның теләсә нинди нәрсәгә сәләтле икәнен раслый иде. Әгәр кайтырга ниятең бар икән, бәлки башка вариант табарбыз? — Нинди? —Мин сиңа Чаллыдан бер дигән квартира алырга ярдәм итә алам. Үзе шәһәр, Болынкырдан да ерак түгел. Бәлкем бергәләп берәр кибет кебек нәрсә дә ачып җибәрербез. Рашат рәхәтләнеп көлеп җибәрде: — Син минем тәртәне бөтенләй икенче якка борасың бит әле. Минем өчен заманчиво бу. — Соң әйдә, уйлашыйк, — диде Әхнәф. — Эшмәкәрләргә хәзер бөтен җирдә юллар ачыла. Мин синең белән хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер. Алар, шактый вакыт гәпләшеп утыргач, анык карарга килмәсәләр дә, икесен дә канәгатьләндерә торган уртак вариант эзләргә, дигән ният белән аерылыштылар. Рашат квартира мәсьәләсен Әхнәфнең ачуын китерергә, ызгыш-талаш чыгарырга, куркытырга, җае чыкса, бераз аны типкәләп-бәргәләп алу нияте белән генә кузгаткан иде. Сөйләшүнең һич көтелмәгән борылыш алуы Рашатны дәртләндереп җибәрде. Ул Болынкыр урамыннан очына-очына атлады, ләкин үзләренә кайтып җиткәч, нидер уйлап, ялт кире борылды да аскы урамга төшеп китте. Ул урамның ике ягын бер итеп атлады, алдында киң юллар ачылгандай тоелды. Менә ул таныш тыкрыкка борылды, Ирекләр яши торган өйнең капкасын ачып ишек алдына керде. Тәрәзәләрдә утлар яна, ләкин эчтә ни барын күрерлек түгел — пәрдә тартылган иде. Рашат ишеккә килде. Ул бикле түгел иде. Өй ишеген кагып тормады, яртылаш ачты да: — Мөмкинме? — диде. — Өйдә, керегез, — диде Ирек, аны каршылап. Өйдә ул үзе генә иде. Алар кул биреп күрештеләр. Өстәлгә таратып ташланган кулъязмаларга карап, Рашат: — Нәрсә язасың? — дип сорады. — Үзебез яшәгән тормышны, — диде Ирек, елмайгандай итеп. Ирек плитәне кабызып чәй куя башлауга, Рашат аны туктатты: — Кирәкми, мин ашап кына чыктым. Әгәр инде тегесе булса. Анысыннан баш тартмыйм. — Гафу ит, анысын өйгә керткән юк. Мин ул нәрсә белән араны өздем. — Начар эшләгәнсең. Бу жир йөзендә бөтенебезне дә якын итә торган, бөтенебезгә дә үзен җәлләмичә бирә торган бердәнбер зат бит ул. Хатыннар белән үз гомерендә әллә ничә мәртәбә аерылышып була торгандыр. Ә моннан башка яшәү яшәү түгел. Нык ялгышасың син. — Бөтенләй дә ярамый ул миңа. Башыма ярамый. — Андый кешеләрне күп беләм мин. Ярамый, ярамый, диләр дә шундый итеп эчеп җибәрәләр, аяк асларында җир яна башлый. —Рашат иелеп Ирекнең өстәлдәге язуларын караштыргалады да башын күтәреп болай диде. — Монда миңа кирәк әйбер күрмим әле мин. Теге китапны тәрҗемә итеп куйгансыңдыр бит? — Юк, — диде Ирек. — Мин аны тәрҗемә итмәячәкмен. —Ул шкафтан алып, китапны Рашатка сузды. Ләкин Рашат аны алырга уйламады. — Бу ни дигән сүз була инде, дустым? Мин сиңа бер үтенеч белән килдем, ә син шуннан да баш тартып торасың. Нәрсәсе ярамый? — Син үзеңнең миңа ни биргәнеңне беләсеңме? — Ирек китапка берничә мәртәбә кул сырты белән суккалап алды. — Бу бит фашизмны җәелдерүгә юнәлтелгән әйбер. — Әйе, шулай шул. — Безнең илгә фашизм китергән бер афәт җитмәдемени? Инде хәзер үзебезнең яшьләрдән фашистлар ясыйбызмы? — Син гел әллә кем булма әле, — диде Рашат. Ирекне урындыкка таба этеп, үзе каршына утырды, — Фашистмы, түгелме — синең белән миңа пычагымамы алар? Аның бит инде дөньясы барыбер беткән. Тәрҗемә итеп бир дә акчаны кесәңә салып куй. — Син бик куркыныч эшкә алынгансың. Артыңда кемнәр торганын мин белмим, тик моның ахыры әйбәт булып бетмәячәк. — Ирек китапны Рашатның тезе өстенә шапылдатып китереп салды. — Бу атом бомбасыннан да куркынычрак әйбер. Рашат күзен кысып, аны мыскыллагандай озак итеп карап торды. — Әгәр хәзер менә мин сиңа ике "Жигули" машинасы алырлык акча бирсәм? Тәрҗемә итәсеңме? — Син, Рашат, мине бөтенләй белмисең. Әгәр дә акчага кызыга торган кеше булсам, мин бу өйдә дә яшәмәс идем. — Ул шкафтан ак кәгазьгә төреп кара җеп белән чорналган кечкенә генә төргәкне алып, әлеге китап өстенә куйды. — Бусы син теге вакытта калдырган акчалар. Минем беркемнән дә аванс та, хәер дә алганым юк. Рашат, иреннәрен кыегайтып, мыскыллы елмайды. — Ну что ж, — диде ул сикереп торып. — Баш тартасың алайса? — Баш тартып кына калмыйм. Сиңа да бу хәтәр эшкә кул тыкмаска киңәш бирәм. Куркыныч нәрсә бу. Син кемнәрнеңдер ятьмәсенә эләккәнсең. Тик алар бит бүген, йә иртәгә юк ителәчәк. Рашат ямьсез итеп көлеп җибәрде. Шул чакта Ирек аның алтыннан ясалган куш коронкасының төшәм-төшәм дип калтырап торуын күрде. Кем юк ителер микән? Карарбыз! Әле мин үзем генә кайттым. Киләчәктә ялгыз булмам. Безне беркем дә буйсындыра алмый. Уйлый тор, сиңа моны барыбер тәрҗемә итәргә туры киләчәк. Безнең таләп шундый. — Кем соң ул "без"? Яңа көч. Ул көч килгән җирендә һәркемне буйсындыра. — Син ата-анаңа, әби-бабаларыбыз корган тормышка каршы барасың. Бу китап милләтләрне көчләп юк итүгә корылган. Сиңа барыбермени? Барыбер булса, мин алар белән булмас идем бит. Менә хәзер барысы да аңлашылды, — диде Ирек. — Ә минем тормышка тыкшынма. Мин үзем теләгәнчә яшәргә телим. — Берәүнең дә үзенең генә тормышы була алмый, дустым. Алай булсын өчен айда яшәргә кирәк. Яхшы чакта ал син бу китапны. Рашат китапны Ирекнең бугазына терәде. Ул аны кулы белән читкә какты. — Син элекке чакларыңны оныт әле, Рашат, — диде Ирек, аның үзе кебек басым ясап. — Син хәзер беренче секретарь малае түгел, диюең инде. Әтине төшерүдә кулыңны нык уйнаткансың. — Кул уйнатырга ул капчык сугышы түгел, — дип Ирек аңа үзе кебек мыскыллы караш ташлады. — Куанырга ашыкма, дустым. Сез Шәрифуллин белән икегез, Арслановны җиңдек, дөньяның кендегеннән алдык, барысына да хуҗа булдык, дип уйлыйсыз. Ә сез тома сукырлар. Сез бит барыгыз да болындагы үләннәр, — Рашат тагын көлеп җибәрде. — Исеме җисеменә туры килеп тора: Болынкыр! Ха-ха-ха! Печән чабучылар әле килмәгән, үләннең калынаюын көтәләр. Җиләк тә өлгермәгән. Аны җыярга тубал тотып шулай ук әзер торалар. Бөтенесе көтә. Шулай да чалгы янаган тавышлар инде ишетелә. Маңгаеңны җыерма, сез ул тавышларны ишетмисез. Сез генә түгел, алар өчен бөтен җир шары — олы болын, печәнлек. — Кемнәр өчен? — диде Ирек, Рашатның фикерен ачыграк аңламакчы булып. — Беләсең киләмени? Юк алар, юк! Оныт минем сүзләрне! Күп сораштыра башласаң, муеныңны сындырулары бар. Сезнең өчен алар юк, алар өчен сез юк. Бернинди бәйләнеш юк. Булыр иде — сез күптән тере түгел, язмышыгызның инде әллә кайчан хәл ителеп куелганын да белмисез. — Рашат шунда имән бармагын Ирекнең күзенә тери язып аңа юнәлтте, үзе туктаусыз хихылдады. — Әнә, күзләреңдә курку, куркасың бит, шыр җибәрдеңме?! Аның өенә бәреп кереп, шулай мыскыллавы Ирекнең йөрәгенә китереп бәргәндәй итте. — Мин сиңа бер әйбер әйтимме, Рашат? — Әйт. — Без бәләкәй чакта тычканны тота идек тә артына салам тыгып өреп кабарта идек. Тычкан бик зур булып, әүмән-тәүмән йөгереп китә иде. Беркөн телевизордан сөйләделәр: үзбәкләр сарыкны исертәләр икән дә, тире арасына насос белән һава тутыралар икән. Аннары базарга алып чыгалар. Сарык пел кебек булып кабарып басып тора. —Ирек туктап калды. — Шушының белән беттемени? — диде Рашат. — Әйе. — Ник сөйләдең син моны? — Нишләптер келт итеп исемә төште. —Ярый, аңладым кебек мин сине... — Рашат тешләрен шыкырдатып куйды, — Тик кабатлап әйтәм, мин дигәнчә булачак. Хатыныңа сәлам әйт. Ул ишекне шартлатып ябып чыгып китте... Менә ничә көннәр инде Рашат белән очрашуны хәтереннән чыгара алмыйча йөри Әхнәф. Ничә көннәр буе үзен-үзе калтырап төштең, дип сүгә. Югыйсә Мәскәүдән кайткан ул җилкуарның ике сүз белән авызын томаларга да бүлмәсеннән куып чыгарырга иде. Терсәк бик еракта калды шул. Чаллы квартирасын ишеткәч, Рашатның күзләрендә хәтәр очкыннар кабынганын Әхнәф бик ачык тоеп, тартышып йөрде. Кичләрен телефон шылтыраса, Рашаттыр, дип коты алынды. Ул хәзер, җилкәңә бер атландыргач, тимер авызлык каптырылган атны үрле-кырлы сикерткәндәй, рәхимсез кыланачак. Бәгырен телгәләгән шушы чарасызлык аңа күптән баш ватып йөргән кыен мәсьәләне хәл итәргә дә этәргеч бирде бугай. Турысын гына әйткәндә. Арсланов йортына күчәсе килми иде аның. Аларның хәзер яши торган йорты белән чагыштырганда, сүз дә юк, ул әйбәт, әмма заманадан ерак тора. Бүгенге район җитәкчеләре башкача яши. Эшли башлау белән үзеңә йорт салу бик хәтәр нәрсә. Иң элек моны халык өнәмәячәк. Болынкырда гына да өч йөзгә якын кеше квартирага чират көтә. Партия өлкә комитеты да бу мәсьәләдә район җитәкчеләрен, бигрәк тә беренче секретарьларны, туктаусыз кисәтеп тора. Бу борчуларны Әхнәф үзе кайнатты, хатынына сиздермичә генә, ачуташ капкандай, йөзен җыерып йота бирде. Фәһимә исә күңеле белән инде әллә кайчан Арслановлар йортына күчкән иде, ул анда яши, төрле-төрле җиһазлар ала, ремонтлар үткәрә, бакчасына чәчәкләр, агачлар утырта. Әле хыялында гына йөргән шул мәшәкатьләре хакында очына-очына Әхнәфкә сөйли һәм шуның белән аның болай да борчулы күңеленә тоз сипкәнен уйлап та карамый. Күңелен көне-төне бимазалаган каршылыклы уйларны хәл итә алмагач, Әхнәф эшне хатыныннан башларга уйлады.
(Дәвамы бар.)

Комментарии

Комментариев нет.