БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

Фоат САДРИЕВ
3.
Минем язмышны хәл итүче кеше сезнең Шәрифуллин белән институтта бергә укыган, тулай торакта бер бүлмәдә торган. — Янчурин ул кешенең фамилиясен әйтте. — Шәрифуллин теләсә аңа йогынты ясый алачак. Сөембикә кулларының гына түгел, бөтен гәүдәсенең калтырый башлавын тойды. «Күземнән югал!» дип кычкырып җибәрүдән аны ниндидер көч туктатты. — Мине ришвәт алуда гаепләделәр, — диде Янчурин, башын аска игән хәлдә авыр сулап. — Бернинди гаебем юк... Дошманнарым оештырды. Сөембикәнең аны әллә ничекләр итеп мәсхәрәлисе килде, әмма тыелып калды. — Ярый, сөйләшеп карармын, — диде. Янчурин ишек тоткасына үрелде. — Мин сезнең каршыда мәңгегә бурычлы булып калам. — Бурычлы булмассыз, мин вакыты җиткәч, сезне үзем эзләп табармын. Сөембикә аның адресын, телефоннарын язып алды да, коридорда Янчуринның аяк тавышлары басылуга, тәрәзәне һәм ишекне киереп ачып җибәрде. Өстәлдәге кәгазьләрне җилфердәтеп, үтәли җил йөри башлады. Бүлмәне җилләтеп була, ә менә Янчуринның үзен күңелдән берничек тә кырып ташлап булмый иде. Һич көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыккан шеш кебек, ул ни үсмәде, ни тишелмәде, ничә еллар буе Сөембикәнең күңелен сызлатты да сызлатты. Бүлмә җилләгәч, ул ишекне япты да тәрәзә төбенә барып утырды. Аның уйлары шул ерак елларга юнәлделәр. Сөембикә Кәшифулланың мәсхәрәләвен онытып бетереп килә иде ул чакта. Беркөнне фермада Фәйзрахман хатыны Кәримә белән әнисе канга батканчы сугышканнар. Ызгыш сыерларга бирәсе фураж аркасында чыккан. Кәримә, имеш тә аның әнисен фураж урлауда гаепләгән. Халык арасында: сәбәп анда түгел, әнисенең Фәйзрахман белән шаяруында, дигән хәбәр дә таралды. Кәримәнең бер кабыргасы сынып, больницага баруы хак иде. Ул әнисен судка бирде. Әнисеннән туктаусыз сорау алдылар, шаһитларны авыл Советына чакырып, эшнең ничек булганлыгын ачыкларга керештеләр. Әнисенә кимендә өч ел төрмә яный иде. Сөембикә белән алар икесе дә мичтә янган кара күмер кебек көйделәр, чөнки язмышлары упкын читенә килеп терәлде. Беркөнне әнисе фермада чакта Мөнир абыйсы Сөембикә янына керде. — Эш бик җитди төс ала. Кул кушырып утырырга ярамый, — диде ул, Сөембикәнең иңбашларыннан кагып. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламакчы булып, Сөембикә Кәбировның күзләренә төбәлде. —Нишләргә соң? — Бүген тикшерүче монда. Ул ферма хатыннарын чакырта. Кеше беткәнен сагалап тор да янына кер. Коткаруын сора. Алар бит законны ничек телиләр, шулай боралар. — Мине тыңлар дип уйлыйсыңмы? — диде Сөембикә аптырап. — Тыңлатырга кирәк. Башка чара юк. Кәбиров урыныннан торды, инде чыгарга кузгалгач, Сөембикәгә таба борылып: — Яхшы киемнәреңне киен, бизәнебрәк бар, — диде. Сөембикә аның бу сүзләреннән аптырашта калды. Яхшырак киенеп, бизәнеп баргач, ни була инде бу? Абыйсының ни әйтергә теләгәнен ул аңлады да аңламады да кебек. Бизәнде, төзәнде, иң яхшы туфлиләрен киде, ләкин аягы тартмады. Урамга чыгып, авыл Советы тирәсенә барды, анда кергән-чыккан кеше күренмәле. Эченнән генә күз яшьләрен йотып, тагын кире борылды. Каршысына Фәһимә очрады, ул Әхнәфнең мотоциклына утырган иде. Алар ике мәртәбә көлә-көлә Сөембикәне урап әйләнделәр дә, нәкъ каршына килеп туктадылар. Аларның шул кадәр да кәефле, шул кадәр шат булуларына Сөембикә көнләшеп карады, көчәнеп булса да елмаерга тырышты. Фәһимә аның хәлләрен сорады, кич килеп утырырга чакырды, мотоцикл белән район үзәгенә барырбыз, диде Фәһимә. Сөембикәләрнең нинди упкын читендә торуларын башына да китерә алмый, чөнки ул бәхет диңгезендә рәхәтләнеп йөзә иде. Сөембикәнең икеләнүе юкка чыкты. Ул башын игән хәлдә җәһәт-җәһәт атлап, авыл Советына юнәлде, тирән итеп сулыш алды да ишек шакыды. Тикшерүче Янчурин председатель өстәле артында утыра иде. Уң якта авыл Советы секретаре гарип куллы Камалиев нидер яза, ярты өстәлне алып торучы борынгы счет төймәләрен кәкре кулы белән чалт-чолт сала да нәтиҗәсен кәгазьгә язып куя. — Мин Газизова кызы булам, сезнең белән сөйләшергә кирәк иде. Янчурин дәшмичә аны баштан аяк карап чыкты да секретарьга таба борылды: — Иптәш Камалиев, сезгә әбәткә кайтырга вакыт түгел микән? — Ярый, ярый, хәзер... Камалиев чыгып киткәннән соң, тикшерүче аңа урын тәкъдим итте. Янчуриннын бөтен йөзе каз мае белән майлагандай елтырый иде. Хәтта борын астындагы нечкә генә матур итеп калдырылган мыегы да ялтырый. Иреннәрен теле белән әледән-әле ялаганлыктан алар гел юешләнеп торалар. Аның күз карашы Сөембикәнең йөзеннән дә, матур тез башларыннан да йөгереп-йөгереп узды. Ул ничек итеп сүз башларга белмәде. Тиешле сүзләр таба алмыйча шактый вакыт торганнан соң: — Әнкәйнең гаебе юк, зинһар коткарыгыз, абый! — диде дә күз яшьләренә буылып еларга тотынды. — Әниегезнең җинаяте кире каккысыз, аны ничек коткарыйм? — Ул хатын бит үзе башлаган. Ул гомер буе әнинең күңеленә тоз салды. Иреннән көнләште бит ул. — Ире Фәйзрахман килә идеме соң сезгә? — Юк, — диде Сөембикә, кып-кызыл булып. Фәйзрахманның килгәнен, әнисе белән эчеп тә утырганнарын белә иде ул. Ләкин бу хакта тикшерүчегә әйтәсе килмәде. Алай уйласаң, аларның өендә кереп салып утыручылар азмыни? Ирләре генә түгел, хатын-кызлары да җитәрлек. —Син алдашасың! — диде Янчурин, аның күзләренә туп-туры төбәлеп. Шунда Сөембикә аның күзләренең эчкә батканлыгын һәм хәтәр елтыравын абайлады. — Мин сезгә дөресен әйтәм, — диде ул, үз тавышын үзе чак-чак ишетеп. Янчурин, булмә буйлап йөри-йөри, аңа сорау арты сорау яудырды. Әнисе кемнәр белән аралаша, аларның өйләренә ир-атлардан һәм хатын-кызлардан кемнәр килә, җитәкчеләрнең булганы бармы, әнисе эчәме, аны кыерсытмыймы һәм башкалар, һәм башкалар. Сөембикәнең башы тәмам тубал булгач, ул сәгатенә карады да: — Төш вакыты җиткән икән. Әйдә, мотоцикл белән район үзәгендә ашханәдә сыйлап алып киләм, — диде. Сөембикәнең кашлары җыерылды, күзенә курку билгеләре чыкты. — Юк, юк! — диде ул, ишек катына йөгереп. — Кешеләргә ышанмыйсың икән, — диде Янчурин кисәтүле тавыш белән. — Сиңа бик авыр булыр ялгыз яшәве. Хатын-кызның бөтен бәхете ирләр белән уртак тел таба белүендә. Тикшерүче тагын ниләр сөйләгәндер — Сөембикә ишетмәде. Ул күз яшьләренә буылган хәлдә урамнан өйләренә йөгерде. Шуннан соң ничә көн үткәндер, анысын ул артык хәтерләми. Кич клубта район үзешчәннәре концерты бара иде. Бер егет үзенең җыры белән бөтен халыкны әсир итте. Моң дөньясына батып, күз яшьләрен сиздермичә генә сөртеп утырган Сөембикәнең иңбашына кемдер кагылды: — Сине Кәбиров чакыра, чыгып кер әле. Агыйделнең аръягында Күлләр диңгез түгел ул. Берәү моңлы, берәү моңсыз. — Дөнья тигез түгел ул... Җыр өзелеп калды. Клуб ишегеннән чыгу белән Мөнир абыйсы аны читкәрәк алып китте. —Тикшерүче бүген монда, колхоз кунакханәсендә куна, — диде ул пышылдап. — Сиңа аның янына барырга кирәк. Кәбировтан аракы исе килә иде. Сөембикә ачынып: — Мин бит инде аның белән сөйләштем — файдасыз, — диде. — Син башкача сөйләшеп кара. Иртәгә йә берсекөнгә Җәүһәрияне кулга алырга мөмкиннәр. Син моның ни икәнен аңлыйсыңмы? — Ә ничек ул — башкача? — Белмим, белмим! — диде Кәбиров, нишләптер аңа ачулангандай. — Бигрәк бала-чага буласың. Мин әле генә аның янында утырып чыктым. Кылын тартып караган идем, ул теләсә, барысын да эшли ала. Миңа шулайрак тоелды. Җәүһәрияне дә, үзеңне дә коткару синең кулда. Әйдә, киттек. Мөнир абыйсы кызу-кызу атлап, аны йөгертеп диярлек урам буйлап алып китте. Сөембикә кычкырып елый башлагач, шып туктады да иңбашына төртеп куйды. — Әйдә, елый бир. Менә шулай елап, әниеңне озатып калырсың. Икегез дә юкка чыгачаксыз. Уян, акылыңа кил! — Шулай диде дә Кәбиров китеп барды. Ул үксеп басып тора бирде. Әллә яшькелт, әллә зәңгәрсу, әллә көмеш төсендә ай үзенең нурларын койды. Сөембикә җиргә төшкән шәүләсенә караган килеш үкседе дә үкседе. Ул, үзләренең турына җиткәч, агач күләгәсе астында туктап, койма буендагы утыргычка утырды. Күз яшьләре кипкән, башы ничектер ачыграк эшли башлаган иде. Аңа хәзер ихтыяр көче, тәвәккәллек кирәк. Сөйләшүнең ничек тәмамланачагын да ул якынча чамалый кебек. Аны менә шул куркыта да. Ниһаять, ул койманың күләгәле ягына чыгып, кешеләр күрмәсен өчен иелеп, кунакханә ягына атлады. Анда килеп җиткәч, тәрәзәдән төшкән яктылыкка карап туктап калды. Юк, бүген булмый. Иртәгә район үзәгенә барып күрер. Ул шул уй белән тагын кире борылды, әмма каршысына көлешә-көлешә килгән яшьләр төркемен күреп, кире бөкләнде һәм кунакханә артына посты. Алар үтеп киткәч, тәвәккәлләп кунакханә ишеген какты. Янчуринның, «Керегез!» дигән тавышын ишетүгә дер-дер калтырап кыюсыз адымнар белән эчкә узды. Ул ап-ак күлмәктән, кара галстуктан, кара трикодан иде. Бүлмә яхшылап җыештырылган, андагы караватларның өстенә ап-ак җәймәләр җәелгән, мендәрләр күпертелгән. Янчурин аны терсәгеннән йомшак кына тоткандай итеп кухняга алып керде, сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл янына утыртты. — Сезнең эчегезгә салкын төшкән, бөтен тәнегез белән калтырыйсыз, — диде Янчурин, өстәлдәге башланган аракы шешәсен кулына алып. Миңа кирәкми, миңа салмагыз, — диде Сөембикә ялварып. — Ул чакта ширбәт белән генә сыйлыйм, — диде Янчурин ачык елмаеп. Ул, серванттан кызыл аракы алып, Сөембикә каршындагы бокалны күзеннән тутырып куйды. Сөембикә торып басты. Мин сезгә үтенеч белән генә килгән идем. — Үтенеч соңыннан. Бүген минем туган көн, — диде Янчурин, аны урынына утыртып. Шул хөрмәткә шәраб эчеп куюдан баш тартмассың бит инде, Сөембикә? Сөембикә күзләрен йомып, берничә мәртәбә шәрабне йотып куймакчы булган иде, Янчурин үзенең кулы белән күтәрә-күтәрә аны эчертеп бетерде. — Менә рәхмәт, — диде ул шоколад сузып. Бераздан Сөембикә калтыраудан туктады. Ләкин аның башы коточкыч әйләнергә тотынды. Әйтәсе сүзен тизрәк әйтеп чыгып китмәсә, шушында егылыр кебек тоелды. Аның кызлар белән бергәләп мәҗлесләрдә, туган көннәрдә кызыл аракы капкалаганы бар иде, ләкин болай кинәт баш әйләндерә торганына беркайчан да туры килгәне булмады. — Мин сезгә, — дип сүз башлады ул, ләкин теленең үзенә буйсынмавын тойды. — Ник килгәнемне беләсез... Мине... ятим итмәгез... —Әниеңне коткару өчен Кәримә Шамгунованың гаризасын кире алдырырга кирәк. Син аның белән сөйләшә аласыңмы? Сөембикә аның сүзләрен ниндидер бер битарафлык белән тыңлады, әлеге сүзләр аңа кагылмыйлар, каяндыр читтән үтәләр, күңеленә төшмиләр иде. Ул торган саен авырая барган башын тоту өчен ияген учына куеп, терсәгенә таянды. Әмма кулы ычкынып, шапылдап өстәлгә төште. Ул йомылып барган керфекләре арасыннан Янчуринның ут сүндерергә дип үрелгәнен күреп калды. Бүлмә кап-караңгы булды. Янчурин Сөембикәне күтәреп алды да зал ягына алып чыгып китте. Кыз нидер кычкырды, янады, ләкин аңа каршы торырлык көче калмаган иде инде... Сөембикә ничәдә кайтканын да хәтерләмәде. Аның келәне калай кисәге белән ачып кереп ятканын әнисе сизмәде дә. Шуннан соң ике-өч көн Сөембикә шомлы томан эчендә йөрде. Әнисенең эштән кайтуын коты алынып көтте. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кораллы милиционерлар килеп керер, дип хафаланды. Түзә алмагач, Мөнир абыйсына барды. «Сабыр ит, без уйлаганча барып чыга бугай», — диде ул, аны тынычландырып. Көннәр уза торды, ахырда эшне яптылар. Аны беренче булып хәбәр итүче Фәйзрахман булды. Ул төнге уннарда тәрәзә шакып аларга килеп керде. —Нәрсә булды, нишләп йөрисең? — дип ташланды аңа әнисе. — Синнән мәгәрич, — дип шаркылдады кызмача Фәйзрахман. — Хатын гаризасын кире алган. Тикшерүче ничектер аның үзен куркыткан, миңа сөйләп бетермәде. Мәгәричеңне куй. Әнисе мич астыннан алып бер чүлли чыгарды, алар шушы шатлыкны юарга өстәл янына утырдылар... Фәйзрахман үзе чыгарган көйгә үзе генә җырлый торган җырын урам буйлап җырлап кайтып китте: Агыйделне буйлый-буйлый, Килә аккош атучы. Атма аккош, ат сандугач. — Шул безне саргайтучы... Эшне япканнан соң, Янчурин мотоцикл белән аларга туктап, Сөембикәне район үзәгенә үзенең фатирына кунакка чакырды. Сөембикәнең хәйләсе әзер иде: авырыйм, миндә ниндидер үзгәреш бар, дип аның котын алып җибәрде. Ничә еллар узды, күпме җилләр исте, тормышта күпме очрашулар, аерылышулар булгандыр, һәммәсе дә вакыт кочагында, еракта калдылар. Янчуринны да шулай дип уйлаган иде Сөембикә, ә менә алай түгел икән. Ул үзенең ялгызлыгының сәбәбен аңлаган кебек булды. Аның тормыш көймәсенә Янчурин, Шәвәлиев кебек сигезаяклар, сөлекләр, хәшәрәт кабырчыклар ябышкан, алар аны акрын гына тормыш төбенә сөйриләр. Сөембикәгә беркем дә кул сузмый, ул нишләсә дә япа-ялгыз. Аның елыйсы килде, үзен кемнәндер кызгандырасы килде. Ни аяныч андый йомшак куллы кеше юк. иркәләргә теләүчеләр күренми. Ичмасам ике күзенең берсеннән дә сыгылып сыңар яшь тамчысы да чыкмый иде. "Әллә мин хатын-кыз булудан туктадыммы, бөтенләй тимергә әйләндемме", — дип уйлады ул хафаланып. Кешелек калгандыр бит әле аңарда. Ничек кенә күңеле теләмәсә дә, ничек кенә карышса да, Янчуринга ярдәм итәргә кирәк. Күрәсең, шушындый халәт, гел шушылай теләмәгәнне эшләү туганда ук аның маңгаена язылган. Инде өлкәнәеп барганда булса да, моның шулай икәнлеген аңлап, язмышка күнәргә, бернинди газаплар кичермичә, шул үзең теләмәгән эшне башкарырга, хәтта мең төрле чаралар, алдау-йолдаулар белән булса да башкарырга кирәк иде. Эштән кайткач та, Сөембикә Янчурин турында уйланды. Мең кат үлчәгәннән соң, анык карарга килде: аны коткарырга! Айгөлгә урта мәктәп бетерергә дә күп калмый. Кая да булса укырга кертим дисәң, югары урында утыручы кодрәт иясе кирәк. Дошманмы ул, хәшәрәтме ул —Сөембикә өчен киләчәктә һичшиксез бер таяныч булачак. Күрәсең, пычракка кермичә яшәп булмыйдыр, тормыш кануны шундыйдыр. Хәер, кем белә, изге гамәлләр генә кылып яшәгән кешеләр бәлкем гомер юлларын да пакь килеш кичә алалардыр, илаһи биеклектә калып, бу дөньядан китеп баралардыр. Сөембикәгә андый язмыш турында хыялланырга да ярамый, бу мөмкин дә түгел иде инде ахрысы. Ирек белән аерылышкач, ул, Болынкырны ташлап, күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак җиргә — Камчаткага ук китәргә карар кылган иде. Анда әнисе ягыннан туганнары яши. Сөембикә хат язды. Алар үз яннарына чакырдылар, эш тә күп, акчасы да әйбәт дигәннәр иде. Тик аны иң элек Айгөл куркытты. Ул бала татар тормышыннан, әтисеннән аерылып нишләр? Аны гомере буе каһәрләмәсме? Инде ниятләп бетерүгә, Ирекнең баш күтәрми эчә башлавы Сөембикәнең күңелендә әллә нинди давыллар кузгатты. Үз кызының әтисенең шушы хәлгә төшүендә ул гаепле иде бит! Уйлана торгач, Болынкырда калырга, ә элекке Сөембикәне үтерергә карар кылды. Гөнаһлы тәнгә пакъ җан, саф рух иңдерәм, дип яшәде һәм бу карарыннан чигенмәде. Тик... менә бит юллар тагын ул теләмәгән якка сөйри һәм аларга буйсынмыйча булмый, күрәсең. Әхнәфкә кереп, барысын да җентекләп сөйләп бирергә, аның ярдәмен сорарга кирәк. Әхнәф турында уйлагач, ул ничектер күңелендә җиңеллек тойды. Хәер, бу тойгыны Сөембикә генә түгел, районның барлык җитәкчеләре дә кичерә иде. Иң беренче эше итеп, ул куркыту дигән нәрсәне ташлады. Нинди генә авыр хәлләрдә дә, әллә нинди киеренке киңәшмәләрдә дә Арсланов кебек, җитәкчеләргә ырлап калмады, кешенең сүзен башына китереп суккандай бүлмәде, һәркемне зур сабырлык белән тыңлады, күп кенә мәсьәләләрне уртага салып, үзе читтәрәк калырга тырышып, гомуми фикердән, киңәшләрдән чыгып хәл итәргә тырышты. Ул кадрлар алыштыру белән дә артык мавыкмады. Арсланов кырыннан чыкмыйча аңа ялагайланган, гомере буе кемнәрнедер әләкләп, кемнәрнедер сатып көн күргән Өлфәт Җәмилев кебекләргә дә кагылмады, халык арасында Әхнәф Шәрифуллинның, «кадрлар белән уйнарга ярамый, һәркемнең гаиләсе бар, әти-әнисе бар, балалары бар, әгәр кеше ялгышкан икән, аны төзәтергә тырышыйк», дигән сүзләре афоризм кебек йөрделәр. Үзенә икенче секретарь итеп ул Наратбашта эшләп киткән Зәйнуллинны алды. Күпләр башта аңардан химик дип көлеп маташсалар да, бу егет кешеләрне тирән аңлый торган, йомшак күңелле, мәдәният, матбугат, медицина, көнкүреш мәсьәләләрендә дә бик тирәнтен белеп фикер йөртә торган җитәкче булып чыкты. Аның да эш стиле, беренче секретарьныкы кебек үк, үзара аңлашуга, киңәшүгә корылган иде. Райкомның оештыру бүлеге мөдире итеп Сәлаховны куйгач, җитәкчеләр, Шәрифуллин ТИҮ белән ныклап торып никахлашырга уйлый, ахрысы, дип сөйләнә башладылар. Бу сүзләрдә шатлану күбрәкме, әллә иронияме — монысын әйтү кыен иде. Май ахырында ук Болынкырның нәкъ урта бер җирендә хуҗасыз ике йорт урынына Әхнәф, сайлаучылар алдында биргән вәгъдәсен үтәп, балалар яслесе салдырта башлады. Бусы инде яшь гаиләләрне һәркөн иртә-кичен Әхнәф Шәрифуллинны рәхмәт хисләре белән искә алырга, әби-бабалары, ата-аналары тарафыннан аның исәнлегенә дога кылырга мәҗбүр итте. Ул бөтенесен тәмам туйдырган, көненә әллә ничәшәр мәртәбә үткәрелүче һәртөрле җыелыш-киңәшмәләрне җыюдан туктады, җитәкчеләр рәхәтләнеп, киң сулыш алып эшли башладылар.
(Дәвамы бар.)

Комментарии

Комментариев нет.