БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

Фоат САДРИЕВ
2.
Ирек капканы бикләде дә бераз тыңланып торды, уйланды. Рашатның ул үзенә килгән бәла икәнлеген аңлады. Аның күз карашы рәхимсез, җанга шом сала иде. Аны куып та җибәрү мөмкин түгел, аңардан качып та котылып булмаячак. Аларның тормышында ниндидер хәвефле сызык башлана, язмыш шуны кисәтә, әзер булырга куша иде. Ирек, көчәйгәннән-көчәя баручы җилдә, пальтосын эләктермәгән килеш бик озак басып торды. Әллә кая поскан айның сизелер-сизелмәс кенә сирпелүче яктылыгында, каядыр шуышучы болытлар шәйләнә, йолдызлар чагылып ала, гүя бөтен җир шуыша, үзе белән бергә Ирекне дә алып китә иде. Аның күңеленең беркайчан да бу дәрәҗәдә ачыргаланганы булмады. Тагын Рашат, дип уйлады ул. Димәк, Ирек аның белән һаман бер дәрәҗәдә. Күпме генә югарыга омтылып та, үзен олы гамь белән яшим дип хисаплап та, Рашатлар, куркыныч Вышкалар дәрәҗәсендә калган булып чыкты. Бу тоткынлыктан, бу түбәнлектән ул мәңге чыга алмаячакмы, бу нинди зур ялгышлык булды? Ирек бит алардан күпкә өстен кебек, ә менә бүген ул җан өшеткеч хакыйкатьне аңлады: һич тә өстен түгел, бер дәрәҗәдә, алай гына да түгел, Рашат хәзер аның өстеннән таптап йөрергә кайткан. Җавап эзләгәндәй, ул тагын күк йөзенә карады, сызгырып искән җилне тыңлады, әмма җавап юк иде. Аны эзләп чыккан Зәнфирәнең эндәшүенә ул сискәнеп китте. Зәнфирәгә ияреп, буш һава шары кебек, үзенең бернинди авырлыгын, җанын-тәнен сизмичә өйгә керде. Зәнфирә ниләрдер сөйләде. Рашат турында сорады, куркам, диде, ләкин аның сүзләре Ирек өчен әһәмиятсез иде. Аны бары бер уй көйдерде: тормышта алар белән бер дәрәҗәдә хурлыклы сөйрәлү. Ул шушының сәбәбен дә тапты кебек. Әгәр гомеренең иң кадерле вакытларын коточкыч кара сөрем белән агуламаса, ул хәзер әллә нинди югары биеклекләрдә булыр иде. Рашатлар аңа якын килү турында уйлый да алмаслар, бәлкем аны танымаслар да иде. Үзең кискән канатлар тиз генә үсмидер. Телисеңме-теләмисеңме, хәзер син алар белән... Рашат, Ирекләрнең капкасыннан чыгу белән, эшләпәсен сумкасына салып, күзенә кадәр батырып кара башлык киде һәм ашыга-кабалана юлга таба атлады. Аңа ашыгырга, бик ашыгырга кирәк, ераккарак китәргә, беркемне дә очратмаска кирәк иде. Ахмак, дип тиргәде ул үз-үзен, әле бу араларда аңа Болынкырга аяк басарга бөтенләй ярамый ич. Ирек янына теләсә кайчан кайтып була. Йөрәкләренә шом салуыннан канәгатьлек алды алуын. Ә бит шушы бер адым аны харап итәргә мөмкин. Ул йөгерә-атлый Болынкырның уравыч юлына чыкты. Сул якта караңгылык каплаган ялан, ә уңда утларын балкытып Болынкыр утыра. Шул яктан плащ итәкләрен, чалбар балакларын йолкып юеш җил исә. Рашат, юлда фара яктысы күренүгә, койма буйларына йөгереп шуннан атлады, яктылык бетүгә, тагын юлга чыкты. Авыл ягыннан искән җил аны сул якка этте, әмма Рашат нишләптер җилгә каршы Болынкыр эченә таба тартылды. Әйтерсең лә бу юеш җилнең уртасында, аны каршы якка сөйрәүче икенче бер агым бар иде. Шулай карышып бара торгач, ул авыл эченә килеп керде. Урам баганаларындагы лампочкаларның яктылыгыннан качып, өй, агач шәүләләре караңгылаган урыннарга елышты, тыкрыкларга чумды. «Кит, читкә кит, кермә!» дип боерды ул үз-үзенә, әмма гәүдәсен, аякларын буйсындыра алмады, сулышы кысылды, әллә куркудан, әллә кабаланудан йөрәге дөп-дөп типте.
Ул үзенең аракыдан түгел, бүтән аңлаешсыз нәрсәдән ярым исерек хәлендә икәнлегенә төшенде. Ниндидер көч, аның эчке боерыкларына буйсынмыйча, Рашатны һаман Болынкырның уртасына куалады... Берничә минуттан ул үзләре турында иде инде. Каршыдагы караңгы эченнән ул үзләренең калай түбәле мәһабәт йортына, аның челтәрләп бизәлгән матур кәрнизле тәрәзәләренә карап торды. Тамагы ачкан кеше ашарга әзерләнгәндәй, берничә мәртәбә төкереген йотты, кипшенгән кайнар иреннәрен ялмап куйды. Зал ягы тәрәзәләре, кухня ягы караңгы иде. Күрәсең, гадәттәгечә әнисе үз бүлмәсендәдер. Рашатның өй эченә тәрәзәдән генә булса да күз саласы килде, бу теләкнең төзәтә алмаслык хатага китерү ихтималын уйлап бер генә мизгел икеләнеп торгач, тәвәккәлләде. Бу вакытта инде капка бикле булганын ул белә, урам яктан койма өстеннән керергә ярамый — туктаусыз үтеп-сүтеп йөриләр. Рашат, караңгы почмаккарак барып, урамны аркылы чыкты, бәрәңге бакчасына койма өстеннән генә сикерде, иелеп өйләренә таба йөгерде. Минзаһит телевизор карап утырган җиреннән тәрәзә турында шәүлә күрде. Үзе дә сизмәстән, сикереп торып артка чигенде. Шул арада шәүлә юк та булды. — Хәят! — дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән. — Хәят, кил әле тизрәк! Хатыны кухнядан атылып-бәрелеп аның янына керде. — Ни булды, ник шулкадәр кычкырасың? Минзаһит җиңелчә генә калтырый иде. Ул кулы белән тәрәзәгә күрсәтеп: — Анда кемдер бар! — дип пышылдады. Хәят аптырап иренә карады да тәрәзәгә китте, иелеп тышка күз ташлады. — Берни дә юк бит. — Бар дим мин сиңа, бар! Мин урынымнан торгач, юкка чыкты. — Хәят аптырап баш чайкап торды. — Әйдә, әйләнеп керик алайса. Алар, барлык утларны гөлт итеп яндырып, ишек алдына чыктылар, сакланып кына агач бакчасына, әле генә Минзаһитның котын алган тәрәзә турына килделәр. — Менә күрәсеңме, — диде Минзаһит чүгәләп. Юеш җир өстендә олы ботинка эзләре ярылып ята иде. Эз аларны сарай янына алып килде. — Әйдә, тизрәк керәбез, — диде Хәят, Минзаһитның кулыннан эләктереп. — Кемдер йөргән шул. — Казанга барып эш турында ныклап сөйләшеп кайтырга кирәк, — диде ул, ишекләрне бикләп өйгә кергәч. — Күпме сузарга була? Безне куркытып куарга теләүләредер бу... Минзаһит авыр сулап куйды. —Әз булса да иректә яшисем килгән иде. Таш дивар эченә кереп утырып кара әле син. Аягың белән әнә шул бакча туфрагына басарга да тилмереп ятачаксың. — Безгә башка юл юк бит инде, Минзаһит. Әтисе урыныннан тору белән, Рашат иелеп агачлар арасына йөгерде. Сарайга үзенең мәктәптә укыгандагы чаңгы таягы сөяп куелган иде, Рашат, ни икәнен дә аңламастан, аны эләктерде дә ярым иелгән хәлдә бакча буйлап йөгерде. Ун минуттан ул олы юлдан шактый ерак Чабырлы тау буйлап кызу-кызу атлый иде. Тыз-быз узып торучы машиналар тынган арада юлны аркылы чыгып, зиратка юнәлде. Аның нарат-чыршы, каен, усак агачлары белән томаланган аргы ягына барып җитте. Шунда ул, аучылар куып арыткан кыргый җәнлектәй, адымнарының хәлсезләнүен, гәүдәсенең камырдай йомшавын тойды. Йөрәгенең кагуына, күңеленең болгануына, ике чигәсенең кысуына түзәрлек түгел иде. Бу хәлдә беркая да китә алмаячагын ул яхшы аңлады. Сирәк кенә коелган койманың ике тактасын шартлатып кубарды да, хәлсез аякларын авырлык белән сөйрәп, эчкә атлады. Әгәр шушында иртәгә кичкә кадәр йокларлык җылы кабер булса, ул ике дә уйламас, хәзер үк шунда кереп авар иде. Өч-дүрт адым атлауга, авыш җирдәге юеш кауданнан аягы таеп, ул сырты белән барып төшкәнен сизми дә калды. Калак сөяге турын ниндидер каты нәрсә авырттырып алды. Сикереп торгач, Рашат һаман чатырдатып кыскан сумкасын, чаңгы таягын читкә селтәде дә теге әйбергә үрелде. Кулы тию белән тәне чымырдап китте. «Баш сөяге» — дип уйлады ул куырылып. Җентекләп караганнан соң гына аның кеше башы түгел, ә бәлки череп беткән кабер бурасының сынып төшкән башы икәнлеген абайлады. Әмма күңелен биләгән шом таралмады. Черегән үләннәрдән, яфраклардан, юеш җирдән килгән кабер исе аны әллә нишләтеп җибәрде. Ул кабаланып зират эченнән чыкты һәм коймага күкрәге белән сөялеп, бераз күзләрен йомып торды. Күзләрен ачуга, аста үзенең җем-җем иткән утлары белән җәйрәп яткан Болынкыр пәйда булды. Әйтерсең лә галәмнең барлык йолдызлары меңъяфрак чәчәгедәй бергә шунда җыелганнар, аларның җылысында күпме кеше бернинди гамьсез гомер кичерә. Бары аңа гына, бары аңа гына моннан читкә, мөмкин кадәр ераккарак китәргә кирәк... Ул башын югарырак күтәрде. Күктә йолдызлар калмаган диярлек. Туктаусыз җил куалаучы болыт ертыклары арасыннан күренеп алганнары да салкын һәм шомлы, алар корбанын эзәрлекләүче күп санлы бүре өеренең күзләрен хәтерләтәләр. Йолдызлар да, бүре күзләре дә, эзәрлекләүчеләр дә бер үк. Бөтен нәрсә буталды, кайсысы нәрсә икәнен, булдыра алсаң, үзенә аерырга туры килә... Ул, коймага аркасын терәп, юеш чирәмгә утырды, сумкасын ачып, башланган коньяк шешәсе, колбаса, ипи чыгарды. Коньягын шешә борыныннан гына голт-голт эчте дә, колбаса, ипи кабып чәйнәргә кереште. Күптән түгел генә яңгыр юып киткән үләннәрнең юеше салкын булып тәненә үтте, тик ул моңа игътибар бирмәде, комсызланып умырып алып, колбаса белән ипи чәйнәде, гәүдәсенең җылына баруын тойды. Җил һаман басылмады, зират эчендәге агачлар тагын да шомлырак булып шауларга керештеләр. Ул чәйнәвеннән туктап калды. Нәкъ аның баш очында «торрыйк-торрыйк» дигән тавышлар ишетелде. «Торналар кайта!» — дип уйлады ул. Торналар кайта. Кошлар туган якларына төнлә очалар — Рашат моны яхшы белә. Ул башын күтәреп һавага карады, әмма торналар күренмәде... Кошлар туган җирләренә төнлә очалар... Аның уен сизгәндәй, тагын торна тавышлары көчәйде. Бер төркеме узып китеп, икенчесе килеп җиттеме, әллә шул ук төркемме! Кошлар туган җирләренә юлны йолдызларга карап та билгелиләр, диләр. Әллә алар, үз йолдызларын югалтып, болытлар арасында адашып кычкыралармы? Кинәт тып-тын булып калды, хәтта җил дә акрынайды бугай. Рашат шешәсен күтәреп тагын эчте, тик бу юлы берни дә капмады. Аңа әллә ни булды, бөтен барлыгын салкын бушлык биләп алды, гәүдәсен кайнар ут көйдерде һәм ул күзләрен йомды. Шулай да аның фикере сизгер иде: юк, сиңа йокларга ярамый, дип кисәтте ул. Рашатка бүген үлеп-җитеп булса да төнлә тимер юл вокзалына барып җитәргә кирәк. Бу тирәдән эзне суытырга, ерагаерга, шау-шу, ыгы-зыгылы, буталчык вокзал дөньясына чумарга. Тизрәк теләсә кайсы поездга утырып, ераккарак сызарга! Ул уйный торган хәтәр уенның кануны шундый. Бу канунны бозсаң, барысы да бетте, дигән сүз. Әгәр Вышка аны Ирек белән сугыштырганда, Рәсүл үзләренең төркемен алып килмәгән булса, менә болай йөрергә дә туры килмәс, ул рәхәтләнеп кара җир куенында йоклап ятар иде. Әнә бит күпме кеше йоклый, берсен дә борчучы, куалаучы юк. Больницадан чыгу белән күзне йомып шушында — Болынкырга ычкынасы булган. Ә ул һаман Мәскәү тормышына кызыкты, һаман нидер җитмәде. Квартирасын хуҗаларына тапшырып, урамда калды. Рәсүл төркеменә ияреп, Вышканың күзеннән югалырмын, дип уйлады. Мәскәү зур, җир астында да тулы бер шәһәр, күзләренә чалынмам, дип өметләнде. Әмма бер ай да үтмәде, ничек килеп капканын сизми дә калды. Вышка хәзер аның бар икәнен дә белми, югары даирәләр эчендә кайнаша. Ә Рашат барыбер ул корган пәрәвезгә эләккән килеш. Пәрәвез җепләренең кайларга кадәр, күпме җирләргә сузылганын Вышка үзе генә белә... Рашатка соңгы корбанын юк итәргә бер ай вакыт бирделәр. Ул аның койрыгына ябышып, күрше районга кадәр кайтып житте. Төрмәдә утырган дустына килүе булган икән. Рашат бер атна сагалады, мунча кергән вакытында эш итте. Сабынланып ята иде, сизми дә калды... Баш очында, гел якын гына сагышлы итеп тагын торналар каңгылдаша башлады. Рашат аларны аңлагандай булды.
Торналар да аны куалый, ашыктыра, ә бәлкем без төшәсе җирне билисең, диләрдер. Аларның тавышы үткен хәнҗәр белән Рашатнын йөрәгенә сызып җибәргәндәй итте һәм ул гел сизмәстән, беркайчан булмаганча, тыелгысыз үксергә тотынды. Кошлар туган якларына төнлә очалар. Рашат кул аркасы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә торып басты һәм тешләрен шыкырдата-шыкырдата ыңгырашып җибәрде. Ул чаңгы таягын эләктереп алды да ике куллап тотып һаваны айкарга кереште, гүя анда каңгылдашучы торналарны куркытырга, туктатырга теләде. Аннары үзен-үзе белештермәс хәлгә килеп, таяк белән зират коймасына уңлы-суллы сугарга тотынды. Койма башлары кителгәнче, алюмин таяк кәкрәеп-бөгелеп беткәнче такталарны кыйнады. Тәмам ярсып, тирләп чыккач, таякны зират эченә томырып, олы юлга атлады. Әле күрәсе көннәрегез алда, әле сез берни дә белмисез, йолдызларыгыз алай күңелле, шат янмас, дип янады ул, аста җемелдәп яткан Болынкыр утларына карап. Рашат елаудан туктаган иде инде. Төн аны үз кочагына алды. Торналар йөрәкләрне кабындырырлык кыйгылдаша-кыйгылдаша туган якларына очуларын дәвам иттеләр. Нинди көн булды соң бу? Кайбер көннәрне эшкә киләсең дә тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелә башлыйсың: әле райкомга чакыралар, әле ишек төбенә кешесе җыела, әле Казаннан, әле авыллардан шалтыраталар. Вакытның ничек үткәнен дә сизмисең. Әйтерсең лә бөтен дөньяның кендеге сиңа береккән, әйтерсең барысы да сиңа карап торалар, синең фәрманыңнан башка берни дә эшли алмыйлар. Андый көннәрдә арыйсың, талчыгасың, әмма эш көне бетеп өеңә кайтканда, ниндидер канәгатьләнү кичерәсең. Бу — үзенә күрә рәхәт талчыгу, канәгатьләнү халәте була. Менә бүген, үч иткәндәй, Сөембикәгә беркем дә шалтыратмый да, туктаусыз булып тора торган киңәшмәләр, җыелышлар да юк, ишек төбендә чират көтүчеләр дә күренми. Ичмасам кем дә булса керсен иде. Сөембикә шулай дип уйлап бетерә алмады, ишек шакыдылар. Керегез, — диде ул эчке куану белән. Ишек акрын гына ачылды һәм анда Кәбировның йөзе күренде. — Әйдә, кер. Мөнир абый, уз, — диде Сөембикә, аңа каршы барып. Кәбиров ничектер моңа кадәр булмаганча сак, куркулы карашы белән Сөембикәне, бүлмәне капшап чыкты. Аны каршына утырткач, Сөембикә аптырап китте: туганнан туган абыйсы шактый картаеп, ябыгып киткән, чәчләре коелмаса да көмештәй чаларган, кашлары гына кап-кара килеш иде. — Ни хәлләрдә ятасыз, абый? — Казаннан кайтып килешем, РКБ да дәваландым. — Әйе, ишеткән идем. Кәбиров башын аска иеп, уйланып торгандай итте, борынын тартып куйды. — Казандагы минем врачның әтисенең йомышы бар синдә. — Кем соң ул? — диде Сөембикә сәерсенеп. — Син аны беләсең. Ул ишек катында басып тора. Әгәр булдыра алсаң, зинһар, ярдәм кулыңны суз. Кәбиров чыгып ишекне ябуга, аны кемдер шакыды һәм Сөембикәнең тавышын ишетүгә, шакучы үзе дә килеп керде. Алар исәнләштеләр. Сөембикә бер генә мәлгә хәрәкәтсез калды. Бу кеше аңа бик таныш та, таныш та түгел кебек тоелды. Ниһаять, аның фамилиясе хәтеренә келт итеп килеп төште: Янчурин! Әйе, бу шул үзе, Янчурин иде. Какао төсендәге затлы плащы, шундый ук чалбары, замш туфлиләре, аксыл төрткеләр төшкән көрәнсу галстугы аның үзенең дә затлы кеше икәнлеген күрсәтә кебек. Сөембикә белгәндәге ялтырап торучы алсу битләр шактый эчкә батканнар, аның хәзер йөзе коры, вак җеп белән тартылгандай, нечкә җыерчыклар белән капланган. Озын гәүдәсе элеккедән дә ябыграк. Дулкынланудан Сөембикәнең дә сулышы кысылды. Янчурин аның тормышында иң күңелсез эз калдырган кешеләрнең берсе иде. Бернинди җинаяте булмаса да, Сөембикә артыннан ул нәрсәдер эзләп, аны гаепләү өчен дәлилләр тупларга килгәндер кебек тоелды. — Тыңлыйм сезне, — диде ул калтыранган тавыш белән. Янчурин, озын гәүдәсен сузып, Сөембикәгә таба иелде һәм: — Минем сезнең янга килүдән башка чарам калмады, — диде. Сөембикә аның авызы тулы алтын теш икәнлеген күрде. — Сез мине хәтерлисездер дип уйлыйм... Сөембикә, кулларының калтыранганын күрсәтмәс өчен, аларны өстәл астына яшерде. Әгәр хәленнән килсә, ул бу кешене каргый-каргый бүлмәсеннән куып чыгарыр иде. — Хәтерләмим, — диде ул, күзеннән зәһәр очкыннар чәчеп. Янчуринның күзләре түгәрәкләнеп китте, йөзенә аптырау билгеләре чыкты. — Мин бит сезгә Кәбиров артыннан күп мәртәбәләр сәлам юлладым. Ничә еллар буе... Әйтмәдемени? — Тизрәк йомышыгызны әйтегез! Әлбәттә, Сөембикә барысын да хәтерли иде. Аның сәламен тапшыргач, Мөнир абыйсына үпкәләп тә йөрде. Яңадан миңа аның турында бер сүз дә әйтмә, исемен ишетәсем килми, диде. Янчурин ярым пышылдап сүз башлады: — Әгәр сез ярдәм кулы сузмасагыз, мине утыртачаклар. — Миннән ярдәм?! — диде Сөембикә, чыннан да гаҗәпләнеп.— Фамилиягезне ишеткәлим, газеталардан да укыштырам. Бик югары хокук органында эшлисез... — Анысы шулаен шулай... — Димәк, һаман да гаепсезләрне утырту, гаеплеләрне коткару белән шөгыльләнәсез. — Беләсезме, Сөембикә Даутовна, бу гөнаһлы җир йөзендә гаепле кешеләр юк. Камил булмаган законнар гына бар. — Сезнең телегездән кайчандыр «Җинаять кодексының фәләненче статьясы, җинаять кодексының төгәненче статьясы», дигән сүзләрдән башка гыйбарә ишетелми иде. — Сезнең үтенечегезне мин кире какмадым, — диде Янчурин, Сөембикәнең күзләренә туп-туры карап.— Менә хәзер үзем бик начар ситуациягә эләктем. Сез ярдәм кулы сузмасагыз, мине утыртачаклар. Дөресрәге, сезнең беренче секретарыгызның йогынтысы кирәк. — Юкәдә икән чикләвек! — дип куйды Сөембикә, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.
(Дәвамы бар.)

Комментарии

Комментариев нет.