Тормыштан алынганнар

Бүген өч иптәш кызыма шалтыраттым. Барысы да авылда, әниләре янында... Аллаһка шөкер, әниләре исән-сау. Ә минем китек күңелем нәүмизләнде, күңелем тулды, хатирәләргә кереп чумдым...
Инде үзем әни, үзем дәү әни бит югыйсә, һаман әни дип, җаным әрни, аны сагынам.
...Ул туып бер ай да үтмәгән, әнисе үлеп киткән. Аннан әтисез калган. Үлә инде бу бала дип, юньләп игътибар да итмәгәннәр үзенә. Ә син, әни, безнең хакка, минем хакка исән калгансың.
Нинди рәхәт күрдең инде син, әни. Әтиебез авыру сәбәпле, тормыш арбасын үзең генә, уртага җигелеп тарттың. Балаларым дип тырыштын, рәхмәт сиңа... Синең бит, әни, больницага да барганың булмады, үтәр әле дип, бөтен чирләреңне аяк өсте уздырып җибәрә идең. Бәлки авырту алай җитди булмагандыр, бәлки авыртырга вакытың да җитмәгәндер.
Шулай бер вакыт күрше апа авыртып киткәч, син хәл белергә кергән булгансың... Шуннан чыккач сөйләгәнең хәтердә: “И-и-и, күршем матур итеп, тәмләп авырып ята...” Минем шул чакта: “Ничек инде матур итеп, ничек була соң ул алай?” – дип соравыма син: “Урыннар җәеп, төнге күлмәкләр киеп”, – дигәнен истә. Шул сүзләрне искә төшереп, уйлап утырам. Син бит аның шулай ятканына кызыгып чыккансың, бәлки синең дә ял итеп аласың килгәндер. Ятмадың шул син, ару-талуны белмәс бер җан иден, сабыр идең, юмарт идең...
Соңгы көннәрең якынлашканны сизә идең бугай, миңа тыныч кына сүз башладың: “Кызым, озак тормам, китәрмен инде, башкалар өчен алай борчылмыйм, сине жәллим...” “Ничек инде мине? Минем бит әле тормышым башкаларныкына караганда җинелрәк, рәхәтрәк түгелме соң? Нигә мине жәллисең?” “Юк, кызым, кимсетүем түгел, күңелеңә авыр алма. Мин булмагач, авылга, буш өйгә бик кайтасың килмәс, газларын да сүндерерсез, ә син мунча яратасың. Мунча керүләр еш эләкмәс сиңа...”
Сүзләреңдә хаклык булган икән. Юк, әни, туганнарны гаепләвем түгел, һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате... Ни генә әйтсәң дә, әниле тормыш юк инде ул.
Мин беләм, мин тоям, син минем йөрәгемдә, җанымда, яшәү рәвешемдә. Синең әйткән сүзләрең миңа маяк, синең тормыш юлың миңа үрнәк. Мин синең кебек булырга тырышам, кешеләрне, тормышны яратам. Аллаһның рәхмәтедер, синең бөтен холык-фигылең миндә, килеш-кыяфәтем дә сиңа охшап бара...
Әниләр үлмиләр икән! Ишетәсезме, үлмиләр! Алар бары тик янәшә булудан гына туктыйлар. Мәрхүм аналар, урыннарыгыз җәннәт түрендә булсын!
Рәмзия Мөхетдинова

Комментарии