ТАВЫККА НИ ҖИТМИСандугачтай сайрар идем,Кирәк кунакларга ботак.Әтәчкәем, бәгырькәем,Булса балдагым, кыт-кытак.Шатланып, куанып әтәчТапкан ялтырыйк ташыннанЙөзек эшләтте остадан.Күз чагыла кашыннан.Тавык һаман һавалана:Тарак сорый әтәч башыннан.Юкны таптырып дәвалана,Риза түгел булган ашыннан.-Әтәчкәем, бәгырькәем,Кычкырыйммы, таң ярып.Сине уздырам, кыт-кытак.Мин сөйләшмим шаярып.Кычкырды очына- очына.Дога кылып баш очында:-Үз башыңа,- диде хуҗа,Чыкты вакыйганың очына.Чамадан тыш очынуКемне дә юньлегә илтми.Ипкә китерер өчен,Каты куллы хуҗа җитми.Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.
Минем дусларым
:Макнуна Хурамшина(Ямалова)
Сания Шарипова
ТАВЫККА НИ ҖИТМИ
Сандугачтай сайрар идем,
Кирәк кунакларга ботак.
Әтәчкәем, бәгырькәем,
Булса балдагым, кыт-кытак.
Шатланып, куанып әтәч
Тапкан ялтырыйк ташыннан
Йөзек эшләтте остадан.
Күз чагыла кашыннан.
Тавык һаман һавалана:
Тарак сорый әтәч башыннан.
Юкны таптырып дәвалана,
Риза түгел булган ашыннан.
-Әтәчкәем, бәгырькәем,
Кычкырыйммы, таң ярып.
Сине уздырам, кыт-кытак.
Мин сөйләшмим шаярып.
Кычкырды очына- очына.
Дога кылып баш очында:
-Үз башыңа,- диде хуҗа,
Чыкты вакыйганың очына.
Чамадан тыш очыну
Кемне дә юньлегә илтми.
Ипкә китерер өчен,
Каты куллы хуҗа җитми.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.