Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.

Албастылар – 2. Роман. (85)
Бервакыт яугир астындагы гайрәтле аргамак тешләрен ыржайтып кешнәп ала да каядыр өскә, билгесезлеккә ыргыла...
XIV
Хәлим, ниһаять, Рәлиф янына барып җитә алды. Аңа бу егетне ничек тә күрергә кирәк иде. Аңарчы әле, эш урынына кереп, Гөлмәрьямгә, өйдән өйгә йөреп, халыкны кисәтеп чыгарга кушты: ниндидер әрвах кешеләрне бимазалап йөри, бу араларда урман юлына чыгудан тыелып торырга, инде очрый калса, тукталып калмаска, томан аша үткән кебек, аның шәүләсен үтәли чыгып китәргә яисә урман куелыгына кереп яшеренергә!..
Рәлиф тә аны көткән. Ул инде түшәктән торган, аягына баскан, тамагына ризык капкан, сөйләшә башлаган. Ләкин хәле хәл әле, Хәлим белән озаклап уйланып, авазларны сузыбрак, сүзләрне кыенрак әйтеп сөйләшә. Аның өзек-өзек сүзләреннән шул аңлашылды: туйда фаш булган төргәкне кабат урынына урнаштырырга төшкән Рәлиф бер читтә яткан туры почмаклы, озынча, калын таш плитәгә игътибар итә. Кабер ташына да охшаган, әмма язулары күренми икән. Теге малайның кулы кычытып тора бит инде. Менә шул кулларының кычыткан җирен кашыр урында ул, хәерсез, әлеге ташны күтәреп карамакчы була. Бераз кыймылдатуга, таш читендә ярык барлыкка килә, тагын бераз шудырткач, караңгы бушлык пәйда була. Рәлиф шул бушлыкка башын тыгып карамакчы гына була, аның эченнән томанмы, төтенме ургылып чыга башлый. Чыккан саен зурая, күперә бара һәм бераздан борынгы сугышчы-яугир, атлы җайдак кыяфәтенә керә... Бервакыт яугир астындагы гайрәтле аргамак тешләрен ыржайтып кешнәп ала да каядыр өскә, билгесезлеккә ыргыла, ләкин мәгарә җайдакны тиз генә җибәрергә теләми... Шулай бәргәләнеп йөри-йөри дә яугир, ачык калдырылган землянка ишеген табып, бәргәләнә-бәргәләнә чыгып китә. Шул яктан берникадәр вакыт тояк тавышларының тонык яңгырашы гына ишетелеп тора...
Хәлим дөрес уйлый: бу рухны таш каберенә кире кайтармыйча торып, дөнья тынычланмаячак. Тик ничек-ничек?
Рәлифтән чыгуга, ул Ак бабайга китте, күрше ишектәге Даниярны да үзе белән алды. Юлда аларга Гөлмәрьям очрады. Ул ни өчендер, сөенче алгандай, шатланган кыяфәт чыгарып тора, ә үзе җан өшетерлек яңалык хәбәр итә:
– Бүген иртән урманда теге сез әйткән өрәккә ике кеше тап булган. Чак качып котылганнар. Боларның тукталып калуын күргәч, атлы җайдак өсләренә килә башлаган. Таптамакчы, басмакчы булган. Йөгереп урман куелыгына кереп киткәч кенә, гарасатлы томан кебек, таралып юкка чыккан ул призрак... Шул куркуларыннан мантый алмыйча, хәзер дә өйләрендә бикләнеп утыралар, ди, теге мәхлук җаннар. Психикаларына зыян килмәсә ярый инде... Данияр җаным, алар – точно синең пациентлар!
Ак бабай күңел тынычландырырлык бернинди киңәш тә бирә алмады. Ул, үз-үзенә ышанычын югалткан бәндә шикелле, үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:
– Дога белән генә булмас, оланнар, сихерне сихер генә кайтара ала, ә мин сихерче түгел...
Менә шунда Кампәрледә яңа авыл төзеп яткан «албасты» карчыкларны тагын бер исенә төшерде Хәлим. Булышса, алар гына булышыр. Аннары ул кабер дә, шул кабердән чыккан атлы җайдак та аларның хуҗалыгыннан бит! Һәм Хәлим тиз генә Кампәрлене урап килергә ниятләде.
Тагын Данияр алып барырга булды. Ул районга медикаментлар юнәтергә бара икән. Халыктан заказлар да җыйган. Тегесен, монысын алырга дип, озын исемлек төзегән. Ә бит юри генә сораган иде, шундук риза булды тагын. «Кара, ничек уңдык без бу егеттән...» – дип уйлап куйды Хәлим.
– Барганда илтеп куярмын да үзем районга китеп барырмын, кайтышлый тагын кереп алырмын... – диде.
– Теге... юл баса торган әрвахтан курыкмыйсыңмы соң? – Хәлим егет күңелен тагын бер тапкыр тикшереп карарга уйлады.
– Мин аңладым, Хәлим абый, ул призрак дигәннәренең машиналарга реакциясе юк. Атлыларга гына каныга дип уйлыйм мин аны... Ул бит борынгы заман әрвахы, әде машинаның ни икәнен дә белми...
Даниярның балаларча фикер йөртүе кызык, хәтта мавыктыргыч тоелды. Әмма бу фикерләүдә мантыйк юк дип тә әйтеп булмый. Чынлап та, машина аңа таныш түгел бит, аннары... ул бит атлы! Аңа атлы кеше кирәк, атлы дошман, атлы корбан! «Корбан» дип әйтү күпертү дә буладыр әле... Бу яугир рухы кешеләргә «Үтерәм!» дип ябырылмый бит. Ул адәм балаларын күбрәк куркыта, исәнгерәтә, аларның зиһеннәрен зәгыйфьләндерә, рухларын какшата... Башка рухи затлар, ияләр, ирәннәр, җен- пәриләр нәрсә эшли, ничек кылана, бу да шуны эшли, шуны кылана, ахры...
Ак бабай белән сөйләшкәндә дә, Данияр янында да Хәлим шуны тойды: ул бу әрвахтан курыкмый икән бит! Бу рухи зат аңа кызык хәтта... Ул Хәлимне гел ымсындырып чакырып тора, Хәлимнең үзендә дә аны күрәсе килү теләге көчәя бара, ул аны сагына хәтта... Тагын шундый хикмәт: урман юлында очрашып, бу әрвахның томан тәне аша үтәли чыкканнан соң, Хәлим үзендә ниндидер үзгәреш башланганын сизде... Шулай үтәли керешеп, бер мизгелгә бер тән, бер җан булып алып, кабат кеше кыяфәтенә кайткан мәлдә, бу әрвахның, юк-юк, тән түгел, рух күзәнәкләре Хәлимгә дә ияреп киттеме әллә? Шушы вакыйгадан соң Хәлим үзенең көчлерәк, тәвәккәлрәк була баруын, рухы ныгуын тойды. Кем белә, әллә «көчле рух» дигәннәре бер гап-гади акылдан язу гынамы? Кем белә...
Төнгелектә Хәлим төш күрде.
Имеш, ул атта чаптырып бара... Таныш урман юлыннан... Чапкан саен, ат кызулый бара... Ул шулкадәр томырылып чаба, тора-бара ул җилгә, давылга әверелә... Ә Хәлим үзе бер томан, рәшә кебек кенә – җиңел, үтә күренмәле... Шулай күпме чапкандыр, тар, кысан урман юлында каршысына килүче атлы җайдакны күреп ала... Ул да чаптырып килә. Ә бит бу юлга бер генә атлы сыя! Капма-каршы килеп, ничек узышырлар икән соң? Хәлимнең күңелен курку ала... Ул алда булачак һәлакәтне тоеп исәнгери башлый, уйлаган уйлары капыл тукталып кала, аяк-куллары тыңламый, йөрәге типмим, типмим дип карыша... Менә алар инде тигезләшеп киләләр, инде тигезләштеләр дә!.. Ух!.. Аһ!.. Нәрсә булдымы? Бернәрсә дә булмады?.. Ул һаман чаба! Билгесезлектән билгесезлеккә таба чаба. Хәлим артына борылып карый. Теге каршыга килә торган җайдак кайда? Ни булды аңа? Әнә ул... чаптырып, Утарга алып бара торган тар урман юлы борылмасына кереп китте... Шунда ук, гөлт итеп узышкан чакта күренеп калган йөз-чырай, нәкъ менә кеше йөзе, күз алдына килеп, кабат чагылып китте. Ул йөз... ул йөз... Ходаның хикмәте: Хәлимнең үз йөзе, үз күзләре һәм үз карашы иде!
Манма тиргә батып уянган Хәлимгә Нәфисә коры кием-салым хәстәрләп бирде. Ул инде күптән торган. Авылга кайтасы булгач, Хәлим артыннан әнкәләренә җибәрү өчен, берничә күчтәнәч төенчеге әзерләп куйган... Әнкәсенә хат та язган. Аны Хәлим күзеннән яшергән, – конвертка салып, тышына «Авылга, әнкәйгә» дип язып та куйган...
Хәлим күргән төше турында ни уйларга да белмәде. Балалык чорында, бигрәк тә яшүсмер чакларында, берәр төш күрсә, Хәлим әнкәсеннән төш юратырга килә иде. Берничек тә юрый алмаса, әнкәсе әйтә торган иде: «Әйбәткә бу, балам, әйбәткә», – ди иде. Соңрак бу серне ачып та биргән иде. «Берничек тә юрый алмасаң, әйбәткә юра син аны, улым, әйбәткә...» – дигән иде. Хәлим шулай итте дә, күргән төшен сәфәренең әйбәт булачагына юрады. Ләкин күңелендәге төерне дә юып бетерә алмады, чөнки бу төш Хәлимнең өзелердәй булып нечкәргән зиһен кылларында «Сугышчы яугир кыяфәтендә йөрүче бу әрвахның зәхмәти шаукымы минем күңелгә дә ягылып калмаганмы?» дигән шик-сорау булып зыңлап тора иде.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.f

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. - 989991472055

Комментарии

Комментариев нет.