мментарий...

Өшкерүчеләр
Үз-үзеңне өшкерү өчен
Ашказаны эшчәнлеге бозылган, нерв системасы какшаган, яки сөякләр һәм буыннар сызлаган вакытта уң кулны авырткан урынга куеп, «Бисмилләәһ» дип әйтеп җиде мәртәбә ошбу доганы укырга кирәк:
«Әгуузү би гыйззәтилләәһи вә кудратиһии мин шәрри мәә әҗидү вә үхәәзиру».
Мөслимнең «Сахих»ында хәбәр ителгәнчә, Госман бине Әбү әл-Гас, Аллаһ аннан разый булсын, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә Исламны кабул иткәннән бирле тәне авыртудан зарланган. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аңа: «Кулыңны авырткан җиреңә куй да, өч мәртәбә «Бисмилләһ» әйт», — дигән. Аннан соң әлеге доганы укырга кушкан.
Бу доганы ешрак укыган саен аның нәтиҗәсе яхшырак була. Шуңа күрә, бөтенләй терелеп беткәнче, даруларны даими рәвештә кабул иткән кебек, аны да даими рәвештә укырга кирәк.

Комментарии

Комментариев нет.