Ялгыз Тушәк
Мин менә бер нәрсә язып күрсәтәм әле. Сез яратырсызмы шундый кайнананы? Миңа әйбер алганны яратмый, кайнана. Әй, чыраена сытылып чыга инде. Иң беренче сүзе, әллә тагын үзеңә әйбер алдыңмы? Аннан кап-кара булып андыйрак, мондыйрак дип күңелне кайтара. Беркайчан да матур булган, дигәне юк. Әле мин киенеп йөргән кеше дә түгел.
Алай гына да түгел: үзен китереп куя. Миңа да шундыйрак берәр нәрсә кирәк иде. Яисә, миңа яраклысы бар идеме соң, дип куя. Берничә тапкыр малаена, минем иремә: Ник миңа да шундыйны алмадың, диде. Әй үзе ярата да бит. Гомер буе әти акчасын сипкән. Мин аны белеп торам. Шифоньер тулы чүпрәк, күлмәк, юбка. Хәзер дә махы бирмәс иде. Әни, миңа кирәкми, син ал, дисәң, юк дими. Чынлап әйтәм.Күңел кайтаргыч ла кызлар, дошман инде кайнана, чынлап әйтәм...Анонимно
Кешенен ничэ яшьтэ булуына карамастан кунел дигэн тоем бар. Биянагызнын шундый гадэтен белгэч, сирэк кенэ булсада анада берэр кечкенэ булэк алыгыз яки кучтэнэч алып кайтыгыз. Шуннан анын кунеле эрер, араларыгыз жылыныр. Сезнен иптэшегез бар, ул ялгыздыр бэлки. Почаще оказывайте внимание. Олы кешенен акылы яши яши бала кешенеке кебек була башлый.