Калада рәхәт тормышХикәя .Дәвамы.Иртән барысы да бердәмуяндылар егетләр ,әле кызлар ягыннан бер тавышта юк иде алар урамга чыккан вакытта.Алар бер -бер артлы юынып алдыларда эш киемнәренә киенептә куйдылар.Берничә минуттан инде кызлар да әзер иде .Алар күмәкләшеп ашханәгә киттеләр .Анда инде бар даәзер булып ,аларны гына көтеп утырып торган икепешекче ападан башка кешекара күренмәде .Алар ашапалганнан соң ,үзләренең эшурыннарына китеп бардылар.Анда инде кичәнге прораб агай аларны көтеп тора иде.Ул эшне нидән башларгаикәнен аңлатып күрсәтеп йөрде .Үзе дә кайсыбер җирләрендә булышып та ала.Эш кораллары өчен мондабудка китереп куйганнар икән. Менә шуннан көрәкләралып бүген нигез казу эшенәтотынасылар икән .Шулай инде ,нигезен булдырмыйчакорылма төзеп булмый бит.Бу шактый гына зур корылмабуласы икән .Биш йөз сыер сыешлы терлек абзары .Аларга прораб кат - кат бубинаның төзелеш сызымынкүрсәтеп аңлатты .Эш күп .Тырышырга туры килер .Әлебит стенасын да кызыл кирпечтән өясе булачак .Сезяшьләр бит ,бәлкем үзегезнеңберәр матур итеп ясау идеягыз да бардыр .Ак кирпеч белән аралаштырыпдиеп әйтүем иде диеп елмаепкарады ул егетләргә һәм кызларга .Әнәс үзләренең авыл фермасын күз алдына китерде.Аларның да сыерларөчен бер бинасын бер елны алар кебек студент егетләркилеп ,җәй буе төзегәннәр иде.Тик алар арасында кызлар юк иде .Нигезеннәнбашта кызыл кирпеч беләнкүтәреп ,аннан ак кирпеч белән өелгән аларның бинасы .Алгы ягында Казанның Сөембикә манарасы кебек итеп пирамидалап кызыл кирпечбелән акны аралаштырыпсалынган ул .Менә бит идеядиде ул прорабка .Ул Әнәснетыңлап торганнан соң ,иртәгәсин аның сызымын сызыпалып килә алмассыңмы диде. Ярар диде Әнәс аңа ризалык биреп.Бүген аларберенче көн итеп бик күп эшэшләделәр .Бер метр тирәнлектә итеп, салынасыбинаның бер як стенасынанигез чокырын казып та чыктылар .Яңа җир булгангаҗир бик каты түгел сымак иде яшьләр өчен .Көчләреташып тора .Иң авыры шушынигезен төзү инде аның егетләр диеп прораб та аларны үсендереп торды.Кичке ашка кайткан чактаалар инде үзләренең шактыйгына арыган булуларын тойдылар .Калада эш юк битанда .Уку да уку ,ә буш вакытта я урамда йөреп керәсең ,я булмаса ашаргапешереп ашап ятып ялыңныитәсең .Рәхәт инде каладатормыш итүе .Авылдагы кешенең эш көне унсигез сәгать булганда ,кала кешесенең эш сәгате сигез генә сәгать бит .Калганы ял.Менә бу кызлар - егетләр дәшулай уку елы буе ял итепятып кайткангамы ,беренчеэш көннәре үк ардырып җибәрде .Ияләшербез әлеакчасын алганда җиңел булыр дип куйды шунда арада берсе .Түләсәләр ярыйинде .Прораб агай ,сез һич тә борчылмагыз ,түләү ничеккилешенгән булса ,шулай уктүләнәчәк диде .Бүген кичке уенга чыкмаскабулдым әле диде Әнәс Зәйтүнәсенә .Прораб алдында ялганчы булып каласым килми.Әйдә икәү бергә шул сызымны эшләпалыйк әле .Син дә миңа булышырсыңмы матурымдиеп сөйгәненә карады .Индеегетләрнең күбесе кичке уенга чыгып киттеләр .Аларбер кырыйда торган өстәлянына килеп утырып эшкә керештеләр .Ярый әле Зәйтүнә үзе белән балалар шикелле рәсем ясый торганальбом йөртә .Менә мондада берәр ятрак әйбер күрсәмясармын диеп алган иде улкарандашлары белән шулальбомын .Менә кирәге дәчыгып куйды тагын .Линейкакарандаш ,альбомын тотыпкилеп тә керде ул .Әнәс аңакарап елмаеп куйды .Менәминем асистентым кереп тәҗитте .Башлыйкмы матурымдип Зәйтүнәсенең бит уртасыннан гына пәп итеп алды .Эшнең башта асылынаңлатты ул аңа .Кечкенә генә итеп штрих сызыклар беләнбинаны тасфирлап та бирде.Инде шуны зуррак форматтааңлаешлы итеп чын сызымитеп сызасы гына калды.Тырыша торгач булды тагын.Аның һәрвакыт әйткән эшен үз вакытында эшләп тапшыругадәтен белгәнгә күрә ,Зәйтүнә дә аңа тагын бер катсокланып карады .Үзенең тормыш юлын аның белән янәшә атлавын күз аллады.Тормышта да шундый булсааларның тормышы матурбулыр дип фаразлады улӘнәскә карап .Кемнең уе нидәбит инде .Бу вакытта Әнәснеңуе тик менә шушы үзләре сызган сызымда һәм күз алдында үзләренең авылындагы сыерлар торагында иде.Прорабка алып барып биргәч ул сызымны җентекләп карап чыкты .Аннан инде үзләренең төзисеторак размеры кв.метрларыняк - якларына язып куйды .Менә бинаның эскизы әзердиеп ялга туктагач ул башкаларны да таныштырыпалды .Менә шушындый итептөзергә сез ризамы дип тәсорап куйды .Төзелеш материаллары булса нишләпэшләмәскә ,эшлибез - төзибез диештеләр яшьләр .Бер атна дигәндә бинаныңнигезе казылып бетте .Индетакталар ныгытып чыгып ,цемент белән катырасы гынакалды .Дәвамы бар.Гөлсинә Шакирова.
Минем дусларым
:Макнуна Хурамшина(Ямалова)
Гульсиня Шакирова
Калада рәхәт тормыш
Хикәя .Дәвамы.
Иртән барысы да бердәм
уяндылар егетләр ,әле кызлар ягыннан бер тавыш
та юк иде алар урамга чыккан вакытта.Алар бер -
бер артлы юынып алдылар
да эш киемнәренә киенеп
тә куйдылар.
Берничә минуттан инде кызлар да әзер иде .Алар күмәкләшеп ашханәгә киттеләр .Анда инде бар да
әзер булып ,аларны гына көтеп утырып торган ике
пешекче ападан башка кеше
кара күренмәде .Алар ашап
алганнан соң ,үзләренең эш
урыннарына китеп бардылар.
Анда инде кичәнге прораб агай аларны көтеп тора иде.
Ул эшне нидән башларга
икәнен аңлатып күрсәтеп йөрде .Үзе дә кайсыбер җирләрендә булышып та ала.
Эш кораллары өчен монда
будка китереп куйганнар икән. Менә шуннан көрәкләр
алып бүген нигез казу эшенә
тотынасылар икән .Шулай инде ,нигезен булдырмыйча
корылма төзеп булмый бит.
Бу шактый гына зур корылма
буласы икән .Биш йөз сыер сыешлы терлек абзары .
Аларга прораб кат - кат бу
бинаның төзелеш сызымын
күрсәтеп аңлатты .Эш күп .
Тырышырга туры килер .Әле
бит стенасын да кызыл кирпечтән өясе булачак .Сез
яшьләр бит ,бәлкем үзегезнең
берәр матур итеп ясау идеягыз да бардыр .Ак кирпеч белән аралаштырып
диеп әйтүем иде диеп елмаеп
карады ул егетләргә һәм кызларга .
Әнәс үзләренең авыл фермасын күз алдына китерде.Аларның да сыерлар
өчен бер бинасын бер елны алар кебек студент егетләр
килеп ,җәй буе төзегәннәр иде.Тик алар арасында кызлар юк иде .Нигезеннән
башта кызыл кирпеч белән
күтәреп ,аннан ак кирпеч белән өелгән аларның бинасы .Алгы ягында Казанның Сөембикә манарасы кебек итеп пирамидалап кызыл кирпеч
белән акны аралаштырып
салынган ул .Менә бит идея
диде ул прорабка .Ул Әнәсне
тыңлап торганнан соң ,иртәгә
син аның сызымын сызып
алып килә алмассыңмы диде. Ярар диде Әнәс аңа ризалык биреп.Бүген алар
беренче көн итеп бик күп эш
эшләделәр .Бер метр тирәнлектә итеп, салынасы
бинаның бер як стенасына
нигез чокырын казып та чыктылар .Яңа җир булганга
җир бик каты түгел сымак иде яшьләр өчен .Көчләре
ташып тора .Иң авыры шушы
нигезен төзү инде аның егетләр диеп прораб та аларны үсендереп торды.
Кичке ашка кайткан чакта
алар инде үзләренең шактый
гына арыган булуларын тойдылар .Калада эш юк бит
анда .Уку да уку ,ә буш вакытта я урамда йөреп керәсең ,я булмаса ашарга
пешереп ашап ятып ялыңны
итәсең .Рәхәт инде калада
тормыш итүе .Авылдагы кешенең эш көне унсигез сәгать булганда ,кала кешесенең эш сәгате сигез генә сәгать бит .Калганы ял.
Менә бу кызлар - егетләр дә
шулай уку елы буе ял итеп
ятып кайткангамы ,беренче
эш көннәре үк ардырып җибәрде .Ияләшербез әле
акчасын алганда җиңел булыр дип куйды шунда арада берсе .Түләсәләр ярый
инде .Прораб агай ,сез һич тә борчылмагыз ,түләү ничек
килешенгән булса ,шулай ук
түләнәчәк диде .
Бүген кичке уенга чыкмаска
булдым әле диде Әнәс Зәйтүнәсенә .Прораб алдында ялганчы булып каласым килми.Әйдә икәү бергә шул сызымны эшләп
алыйк әле .Син дә миңа булышырсыңмы матурым
диеп сөйгәненә карады .Инде
егетләрнең күбесе кичке уенга чыгып киттеләр .Алар
бер кырыйда торган өстәл
янына килеп утырып эшкә керештеләр .Ярый әле Зәйтүнә үзе белән балалар шикелле рәсем ясый торган
альбом йөртә .Менә монда
да берәр ятрак әйбер күрсәм
ясармын диеп алган иде ул
карандашлары белән шул
альбомын .Менә кирәге дә
чыгып куйды тагын .Линейка
карандаш ,альбомын тотып
килеп тә керде ул .Әнәс аңа
карап елмаеп куйды .Менә
минем асистентым кереп тә
җитте .Башлыйкмы матурым
дип Зәйтүнәсенең бит уртасыннан гына пәп итеп алды .Эшнең башта асылын
аңлатты ул аңа .Кечкенә генә итеп штрих сызыклар белән
бинаны тасфирлап та бирде.
Инде шуны зуррак форматта
аңлаешлы итеп чын сызым
итеп сызасы гына калды.
Тырыша торгач булды тагын.
Аның һәрвакыт әйткән эшен үз вакытында эшләп тапшыру
гадәтен белгәнгә күрә ,
Зәйтүнә дә аңа тагын бер кат
сокланып карады .Үзенең тормыш юлын аның белән янәшә атлавын күз аллады.
Тормышта да шундый булса
аларның тормышы матур
булыр дип фаразлады ул
Әнәскә карап .Кемнең уе нидә
бит инде .Бу вакытта Әнәснең
уе тик менә шушы үзләре сызган сызымда һәм күз алдында үзләренең авылындагы сыерлар торагында иде.
Прорабка алып барып биргәч ул сызымны җентекләп карап чыкты .
Аннан инде үзләренең төзисе
торак размеры кв.метрларын
як - якларына язып куйды .
Менә бинаның эскизы әзер
диеп ялга туктагач ул башкаларны да таныштырып
алды .Менә шушындый итеп
төзергә сез ризамы дип тә
сорап куйды .Төзелеш материаллары булса нишләп
эшләмәскә ,эшлибез - төзибез диештеләр яшьләр .
Бер атна дигәндә бинаның
нигезе казылып бетте .Инде
такталар ныгытып чыгып ,
цемент белән катырасы гына
калды .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.