Качу. Повесть (2)– Ә мин инде менә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина… Суд безне аермады… Мин үзем китәргә булдым… Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм… Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм…Билал сирәк-мирәк бер-ике сүз кыстыргалап куя, Нина күбрәк үзе сөйли, үзе ачыла. Әйтерсең менә хәзер Билал күз алдында ямь-яшел болыннан бер зәңгәр чишмә бәреп чыкты да шул чишмә челтер-челтер агып, җырлап ята… Билал шуның йомшак ярында искиткеч рәхәтлек кичереп утыра гүя…– Менә юлга чыккач кына, Халидәнең туган көне икәне исебезгә төште… Төмәнгә барабыз, дип җенләнеп йөреп, бөтенләй онытканбыз! Әйдәгез, Мәскәү эчемлеген сез дә авыз итеп куегыз. Әле аны биредә поезд буфетыннан гына алдык.Нина йолдызлы савытны аңа табарак кузгатып куйды. Аның пешкән чия төсендәге маникюрлы бармаклары пыяла савыттагы йолдызларга кушылып китте. Әйтерсең Билал каршыннан бихисап күп һәм тирә-юньгә ут, ялкын сибүче йолдызлар өермәсе узды…Юк, Билал артыгын кыстатырга һич тә яратмый… Гомумән, кешенең иң әйбәт гадәте дип аның табигыйлеген, үзен бервакытта да, беркем алдында да көчләп һәм ясалма кыяфәттә тотмавын исәпли. Әнә шуны ул иң дөрес яшәү дип саный… Теге яисә бу кешенең ихласлыктан качуын ул бары тик курку дип бәяли, үзенчә яшәү кешенең хәленнән килми, эчке көчсезлек дип күрә… Яисә инде әлеге кеше, ниндидер чит холыкны, үзенеке булмаган рәвешне үзләштереп, берәр максатка ирешергә тели… Әлеге чит холык аңа шуның өчен кирәк.– Әйдәгез, сезнең өчен, Нина! Сезнең менә шушы сихри гүзәллегегез өчен!Билал, үзенең теленә шундый баллы сүзләр килүгә аптырый төшеп (шәрабның илһам китерә диюләре хак инде әллә), төбенә әз генә, матур итеп кенә эчемлек салынган стаканны Нинага сузды. Нина аны нәфис бармаклары арасына килешле генә бастырып куйды. Аның әз генә кыстату исәбе дә бар төсле иде… Соң, әлбәттә, Билал кыстарга тиеш иде инде аны… Бүтән кем булсын?!– Безнең танышу хөрмәтенә була инде бу, Нина ханым… Шушындый матур итеп танышу бик сирәк буладыр әле ул! Төн… Безнең поезд, шау-шулы Европаның үзәгеннән килеп, Ерак Төньякка китеп бара… Югары цивилизацияле Европаның уртасында яшәп тәмам туйган, интеккән адәм балалары, икенчерәк, табигыйрәк тормыш эзләп, бүтән якка, икенче материкка әлеге атаклы Европадан читкәрәк, ераккарак ашкына… Чыдап булмаслык эссе дә, шул ук вакытта кеше өчен өшеткеч салкын да булган зур-зур таш шәһәрләр, алардагы көн-төн туктамый дәвам итүче ыгы-зыгы, бетмәс-төкәнмәс ашыгу, каударлану, нервлану адәм балаларын, инде тәмам гарык иткән… Аларның, адәм балаларының, хәзер чын тормыш белән, үзләрен табигый зат буларак канәгатьләндерә алырдай тормыш белән яшиселәре килә. Алар чынлыкка, табигыйлеккә бик тә, бик тә сусаганнар.Билал, уйнап-шаярып кына башлаган тост сыманрак сүзен әйтә-әйтә, үзе дә сизмәстән эчендәге уйларына кереп киткән икән. Сөйләп бетергәч кенә искәреп алды. Зәп-зәңгәр тәрәзәгә карап әйткән икән ул үзенең ялкынлы монологын… Шуннан соң күзен кинәт Нинага күчергән иде, менә-менә түгеләм дип торган, түгелеп китү өчен бары тик бер генә тамчы хис көткән ике зәңгәр ут күренде… һәм шунда үзе дә, әллә нинди тыныч, ипле, сабыр тавышка күчеп:– Әйдә әле, Нина… – диде. Ә күзе, аерылмаслык булып, әлеге ике ут учагына бәйләнгән иде инде.Нина кайчан кыстатырга, кайчан кыстатып тормаска икәнлеген яхшы белә иде булса кирәк – савытны төбендә бик юка гына катлам калдырып, матур итеп йотып алды... Билал конфет сүтеп аңа бирим дигән иде. Нина әле савытын куймаган, кулыннан җибәрмәгән икән – аның бармаклары йомшак кына булып өстәл өстенә таралган, ә алар арасында, матур бер композиция хасил итеп, алсу балкышлы савыт утыра… Нина үзе дә, аз гына иелә төшеп, әнә шул сәнгать әсәренә төбәлгән…Билал Нинага шоколад конфет сузды… Коньяктан соң әле берни дә капмады бит… Нина аның кулы якынайганны тойды, ләкин кымшанмады… Шоколад конфет сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәт белән Нинаның иреннәренә орынды… Шунда Билалның учы Нинаның кайнар яңагына тулысынча тиеп кенә өлгергән идеме, әллә аның учы Нинаның битенә якынаеп, сыланып кына алган идеме, шул мизгелдә Нина: «Аһ…» – дип, кисәк кенә борылды һәм… иреннәр – бер-берсен бик-бик озак көткән төсле зарыккан иреннәр – магик көч белән үзләренең бердәнбер һәм уртак утына ташланды…– Аһ!… Нишлибез без! Әгәр Халидә уянса! – Нина, иреннәрен кисәк аерып, ашыга-ашыга шулай диде… Бу сүзләрдә акланырга теләү дә, үзенең ашыгуы өчен уңайсызлану да бар сыман иде… Ә Билалның уң кулы аның йомшак билендә калды…Төш белән өн арасындагы шундый бер сәер халәттә тагын күпмедер гомер утырдылар. Ә Халидә уянырга уйламый да, кымшанмыйча да диярлек рәхәтләнеп йоклый бирә. Баласы гына йокы аралаш авызын чыпылдаткалап ала һәм сирәк-мирәк ниндидер сүзләр әйткәләп куя.Биш йолдызлы савытта инде күп калмаган иде. Алар, бер-берсенең күзләренә текәлгән хәлдә, әллә эчемлекне, әллә бер-берсенең күз карашын дөньядагы иң тәмле ризык итеп тагын кабып куйдылар… Бу юлы шоколад кирәк түгел иде инде…Бераздан купедагы утны сүндерделәр… Поезд тәгәрмәчләре ашыга-ашыга тыкылдый бирде… Ул, югары цивилизацияле Европаның үзәгеннән килеп, еракка, төньякка чаба иде…– Билал…– Әү.– Йоклыйсыңмы?– Юк. Йокламыйм.– Бернәрсә сорыйммы?– Сора… Рәхим ит.– Синең моңарчы мондый эшкә тарыганың бар идеме?Билал бер мәлгә уйга калды. «Заманнан артта калгансың дип миннән көләргә җыенмыйдыр бит… Хәзерге хатын-кызны белмәссең».– Әйдә, болай итәбез, Нина!– Әйе, Билал… Мин сине тыңлыйм.– Әйдә, бүген барысын да ачыктан-ачык сөйләшәбез. Бер-беребездән бернәрсәне дә яшермичә! Сиңа минем алда кыенсынасы юк, миңа шулай ук синнән уңайсызланыр сәбәп күренми.– Әйдә, Билал! – Нина кискен бер хәрәкәт белән яткан җирдән башын күтәрде дә терсәгенә таянды. – Башта мин сөйлимме сиңа үзем турында?!Ул күз карашын стенага күчерде, кулын җайлабрак куйды… Аның бармаклары Билалның тәненә тиеп-тиеп алалар… Ул, бик сак кына итеп, пианинода моңсу да, ягымлы да көй уйнаган кебек. Гүя аның бармаклары клавишларга кагылып-кагылып ала, ә иреннәре арасыннан ул уйнаган көй үзе чыга… Каяндыр эчтән, йөрәк түреннән үк чыга ул моңлы авазлар…– Иремә яратып чыктым мин… Байтак кына белә дә кебек идем аны. Чөнки институтның соңгы ике курсын без бергә укып бетердек. Ул заочнодан безнең группага күчте… Хәзер инде менә ике балабыз бар. Бер кыз, бер малай үстерәбез… Кечесе дә мәктәпкә бара инде… Анысы шулай, балалар үсә үсүен, тик нишләптер минем өчен хәзер тормышның кызыгы китте. Нигә дип сорыйсыңмы? Әйтәм: ну, менә мин балаларымны үстердем, аякка бастырдым, ди. Тагын алга таба нәрсә инде?! Жирдә, үзем кебек үк, җанына урын таба алмаган адәмнәр санын арттырдыммы? Минем кирәгем шуның өчен генә идеме?! Бу гына бик аз бит… Шуңа күрә яшәүнең әллә ни сере, кызыгы калмады хәзер минем өчен…Нина, ашыкмый гына, үз эченнән уйлана-уйлана, тыныч тавыш белән сөйли дә сөйли… Ә Билал дәшми. Тыңлый бирә…– Ә ирем… Ул үзенең эшенә чумган! Аның өчен яшәү дигән нәрсә ай саен план үтәүгә генә кайтып кала! Аның айлык планны, еллык планны үтисе бар! Мин аны кызганам да, билгеле, мескенне… Ләкин кешегә бер генә бирелә торган яшәү дигән нәрсә шулай көн-төн дөнья куып, чутсыз акча туплауга гына кайтып калмаска тиештер бит инде! Алай гына булса бик тә күңелсез ләбаса! Белмим, белмим! Әллә инде хәзер без үзебез туеп сикерә башладык… Әллә яңа гына чын-чыннан яши башларга уйлыйбыз?! Чын-чынлап кеше булып.– Нина, ә ирең синнән канәгатьме соң?Билалның бу соравына Нина көлемсерәп кенә куйды:– Һе, канәгать булмыйча тагын!… Әйтәм бит, аның хатын-кыз, гаилә мәсьәләсендә таләпләре зурдан түгел. Заманча мебель куелган иркен квартирасы бар, эшенә иртән машина килеп ала. Кайтуга, чибәр генә хатыны каршылый… Ә акча күп безнең, мин хәзер аның кыйммәтен дә югалтып киләм бугай инде… Күп булса, ничектер акчаның да кызыгы китә икән ул…Болары инде Билалга моңа кадәр ишетергә туры килмәгән сүзләр иде, шулай да гаҗәпләнүен артык сиздермәскә тырышты:– Әйе, һәр гаилә үзенчә бәхетсез, ә бөтен бәхетле гаиләләр бертөсле, дигәнме әле Толстой бабай…Ә Нинаны үз уйлары биләп алган иде, ул сүзен дәвам итте:– Мин аңа бер мәртәбә әйткән дә идем, әйдә әле, аерым яшәп карыйк, дип… Күзе маңгаена менде! «Син нәрсә? – ди. – Минем бүтән мәшәкать беткән мәллә? Эшсезлектән аптырасаң, әнә балалар белән күбрәк шөгыльлән!» – ди… Аңа карап кына мин барыбер үз уемнан кире кайтмадым, билгеле. Минем әле чын табигать эчендә яшәп, шундый җирдә эшләп карыйсым килә! Күңелем сизә: ошар кебек ул миңа! Дус кызым янына да әнә шундый өмет белән барам мин… Әгәр дә ул риза икән, тотам да күченеп киләм балаларым белән! Иремнең сүзенә карап тормыйм. Мин бит чит телләр факультетын бетергән кеше… Посёлокта берәр эш табылыр әле. Мәктәпме шунда…Билал да үз тормышында шундыйрак үзгәреш тели түгелме соң? Ул да шулай уйлый, шулай эшләмәкче була бит… Нинаның сүзенә кушылып, үз фикерен белдермәкче иде, ләкин аның әле әйтәсе сүзе бар икән…– Беләсеңме, Билал, уңайлы квартирада, байлыкта яшәгән кеше тормыштагы иң гади, әмма иң мөһим, иң кирәк нәрсәләрнең бәһасен, кадерен белми башлый икән ул!… Менә мине генә алыйк. Мин, Мәскәүдә туып, Мәскәүдә үскән кыз. Анда инде, үзең беләсең, болай карауга барысы да бар, барысы да җитә кебек… Әйткәнемчә, акчабыз да күп, теләгән җиргә йөреп тә кайтып була. Әмма… Әмма күңелем сизә – бу чын тормыш түгел! Кайдадыр матуррак, чынрак тормыш бар! Минем, бик соңга калганчы, әнә шуны табасым, шуңа ирешәсем килә! Әнә шул чын тормышның тәмен татыйсым килә! Ә болай… туйдырды!Нина тынып калды. Яңадан мендәргә ятты.Билалны да уйлар биләгән иде… Нина турындагы уйлар. Үзенең инде айлар буена башыннан чыкмаган чуалчык фикерләре… Тик менә хәзер аларның барысын да ничек итеп тиз генә сөйләп, аңлатып бетерәсең?! Әле күбесенә үзең дә төшенеп җитмәгән нәрсәләрне… Шулай да сөйләмичә булмый инде.– Ә мин инде менә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина… Суд безне аермады… Мин үзем китәргә булдым… Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм… Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм… Эштә дә күңел үсми хәзер. Анда да Алла белсен нәрсә икәнен…Билалның үтә тыныч итеп әйткән сүзләренә Нинаның исе китте:– О-ой, Билал… Алай кисәк кенә була микән соң ул?! Син инде… бигрәк хәтәр адым уйлагансың… Балаң да бардыр бит?– Бар шул… Жиде яшьлек кызым бар.– Аны ташлап китә алам дип уйлыйсыңмы?!– Моңа кадәр аерылмый яшәвем дә шуның өчен булды инде.– Белмим, белмим, түзалырсың микән?! Син бик бала җанлы кешегә охшагансың. Синең ише кешегә гаилә җылысы, бала иркәләү бәхете бөтен кешегә караганда да ныграк кирәктер…– Ярый, Нина, син дә күңелне нечкәртмә әле! Күңел, күңел диеп болай да күп җәфа күрәм мин… Әнә шул күңел белән тиз алдандым, тиз әсәрләндем дә инде!…Хәзерге акылым булса, мин хатын-кызларның да ир-атлар сыман ук гап-гади кешеләр икәнлеген белер идем… Аларның да әйбәт һәм каты күңеллеләре, таш бәгырьлеләре булганын аңлар идем… Хәзер инде тышкы матурлык кына миңа бөтен хатын-кызны да матур итеп күрсәтмәс, үзенә баш идермәс иде…Эчендәге бөтен ачуы, моңарчы җыелган ниндидер үче чыга баруын тойды Билал, ләкин ул кыенсынмады, сүзен дәвам итте.– Мин дә яратып өйләнгән идем төсле, Нина… Аның тәрәзә төбендә сәгатьләр буе басып тора идем. Кинолардагы сыман серенадалар сузарга әзер идем… Ләкин… Ләкин мин ул кешене бөтенләй аңламаганмын икән… Мин аның бары тик фасадына, тышкы кыяфәтенә генә алданганмын икән… Миңа, әле хатын-кыз дөньясында тәҗрибәсез кешегә, аның кем һәм нинди кеше булуы түгел, гомумән, хатын-кыз, ир-атны тартучы зат булуы гына тәэсир иткән икән.– Йә, шуннан ни әйтмәкче буласың инде?– Берни дә әйтмим, бары тик уйланам гына. Мин монда сиңа сөйләүгә караганда нәрсә булганын күбрәк үзем аңларга телим әле. Минем ялгышым нәрсәдә булды икән? Хатын-кызны ныграк, күбрәк белгәннән соң гына өйләнергә кирәк булганмы?– Син, Билал, үзеңнең иң төп сүзеңне һаман әйтмисең әле… Нишләп соң син хатыныңнан риза түгел? Сиңа нәрсә җитми?– Беләсеңме, Нина, судта сөйләгән ямьсез сүзләрне мин монда искә төшерергә теләмим. Урыны ул түгел! Ну, сиңа дөресен әйтмичә дә булмый. Мин аның күңел тупаслыгыннан, тышкы матурлык астындагы эчке ямьсезлегеннән җәфа чигәм бугай. Хатын-кыз маскасына төренгән кешелексезлекне күрә алмаганмын. Тышкы матурлыкның кибет витринасы һәм күргәзмә өчен генә яраганын аңлый алмаганмын ул чакта!.. Билгеле, мин судта кискенрәк сөйләгәнмендер, дәлилләр китергәнмендер. Ләкин төп фикерем менә шул иде…– Әйе, мин сине аңлыйм кебек… Синдә дә әзрәк… максимализм дип әйтимме, бар икән. Без аларның үзебез өмет иткәнчә булуларын телибез икән… Ләкин мин иремнең үзгәрәчәгенә инде ышанмыйм! Чөнки… бөтенләй икенче холык бит анда! Кеше ничек шуның кадәр үзгәрә алсын инде, әкият!– Максимализмның катнашы юк монда, Нина! Мин сиңа үз башымнан үткәнне генә сөйлим!– Ну, барыбер инде: сиңа эчке дөньясы ярлы булган кешеләр ошамый… Әнә шул адым саен теңкәңә тия! Ә син үзең каядыр югарыдарак яшисең…– Бусы салпы якка салам кыстырудыр инде аның – шулай бит? Ну, аннан гына хәл үзгәрми шул, һаман элеккечә кала.– Аннары бит әле, Билал, мәсьәләнең менә бу ягы да бар: кеше белән кеше беркайчан да охшаш була алмый! Табигать бит ул…– Шулай шул, теория һәрчак җиңелрәк… Анда әллә нинди матур фикерләр китереп чыгарырга мөмкин.Билалның тавышында кырыслык чагылып китте. Аны шундук Нина да сизеп алды һәм:– Ярар, шактый нәрсә ачыкладык бугай, инде әзрәк ял итеп алыйкмы әллә? – диде ул, Билалны ипләп кенә сыйпый-сыйпый.Алар йокыга киткәндә, тәрәзәдә инде таң беленә башлаган иде....Иртән барысыннан алда уянды Билал.Ә уяну белән иң беренче башына килгән уй шул булды: ничек болай килеп чыкты соң әле? Һич тә көтмәгәндә, уйламаганда…Больницада операциядән соң тәннән наркоз чыкканда, шулай әкрен генә әрнү, авырту тоя башлыйсың… Билал да үзендә шуңа охшашрак халәт сизде. Ул да тылсымлы исерүдән соң ушына килде, эчтә, бик тирәндә нәрсәнеңдер сыкрап авыртуын сизде…«Ай-яй-яй… Мәхәббәтне шушындый вакытлы очрашуларга алмаштырырмын дип уйлаган идеммени соң мин?! Минем өчен бик тә изге хис иде бит ул… Ә чынлыкта менә ничек килеп чыкты».Югары сәкедә чалкан яткан Билал әнә шулай уйлана, үзен-үзе битәрли… Ә бераздан аның башына яңа уйлар килә. Капма-каршылары…«Тукта, ә кем алдында шулай акланасың соң әле син? Кем каршында шундый чиста булып күренергә телисең? Аерылам дип гариза биргән хатының алдындамы?! Ха!… Аерылган хатыны каршында да изге булып күренәсе килә кешенең, ә! Нинди изге тип!… Ә бәлки, аның каршында түгел, үз алдыңда акланасыңдыр син, ә?! Шулай дисәң генә инде… Алай да шикле әле синең логикаң. Йә, әйт әле, бу очракта бүтәнчә эшли ала идемме соң мин?! Юк бит! Син үзеңне, чын тормыштан аерып, ниндидер бер кирәкмәгән кысага кертеп бикләмәкче түгелме? Андый кысада яшәү кызганыч, мескен кешеләр язмышы гына түгелме соң?! Син андыйлардан үзең үк көлә идең бит!»Әйе, иртән иртүк Билалның башына килгән уйлар тиз генә котылырдай түгел иде. Инде моңарчы да үз кайгысыннан башы каткан Билалга бу төн яңа сораулар өстәде. Аларның барысына җавап итеп Билалның уенда «Китәргә, котылырга, качарга!» дигән бер фикер генә буталды.Аскы сәкедә Мәскәү хатыны Нина үзе генә рәхәтләнеп ял итә. Күрше сәкедә баласын кочаклаган килеш Халидә йоклый… Ә поезд, кара шәүлә төсле, дөбер-шатыр килеп, көнбатыштан көнчыгышка ашыга…(Дәвамы бар.)
Минем дусларым
:Макнуна Хурамшина(Ямалова)
Мансур ВӘЛИ-БАРЖЫЛЫ.
Качу. Повесть (2)
– Ә мин инде менә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина… Суд безне аермады… Мин үзем китәргә булдым… Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм… Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм…
Билал сирәк-мирәк бер-ике сүз кыстыргалап куя, Нина күбрәк үзе сөйли, үзе ачыла. Әйтерсең менә хәзер Билал күз алдында ямь-яшел болыннан бер зәңгәр чишмә бәреп чыкты да шул чишмә челтер-челтер агып, җырлап ята… Билал шуның йомшак ярында искиткеч рәхәтлек кичереп утыра гүя…
– Менә юлга чыккач кына, Халидәнең туган көне икәне исебезгә төште… Төмәнгә барабыз, дип җенләнеп йөреп, бөтенләй онытканбыз! Әйдәгез, Мәскәү эчемлеген сез дә авыз итеп куегыз. Әле аны биредә поезд буфетыннан гына алдык.
Нина йолдызлы савытны аңа табарак кузгатып куйды. Аның пешкән чия төсендәге маникюрлы бармаклары пыяла савыттагы йолдызларга кушылып китте. Әйтерсең Билал каршыннан бихисап күп һәм тирә-юньгә ут, ялкын сибүче йолдызлар өермәсе узды…
Юк, Билал артыгын кыстатырга һич тә яратмый… Гомумән, кешенең иң әйбәт гадәте дип аның табигыйлеген, үзен бервакытта да, беркем алдында да көчләп һәм ясалма кыяфәттә тотмавын исәпли. Әнә шуны ул иң дөрес яшәү дип саный… Теге яисә бу кешенең ихласлыктан качуын ул бары тик курку дип бәяли, үзенчә яшәү кешенең хәленнән килми, эчке көчсезлек дип күрә… Яисә инде әлеге кеше, ниндидер чит холыкны, үзенеке булмаган рәвешне үзләштереп, берәр максатка ирешергә тели… Әлеге чит холык аңа шуның өчен кирәк.
– Әйдәгез, сезнең өчен, Нина! Сезнең менә шушы сихри гүзәллегегез өчен!
Билал, үзенең теленә шундый баллы сүзләр килүгә аптырый төшеп (шәрабның илһам китерә диюләре хак инде әллә), төбенә әз генә, матур итеп кенә эчемлек салынган стаканны Нинага сузды. Нина аны нәфис бармаклары арасына килешле генә бастырып куйды. Аның әз генә кыстату исәбе дә бар төсле иде… Соң, әлбәттә, Билал кыстарга тиеш иде инде аны… Бүтән кем булсын?!
– Безнең танышу хөрмәтенә була инде бу, Нина ханым… Шушындый матур итеп танышу бик сирәк буладыр әле ул! Төн… Безнең поезд, шау-шулы Европаның үзәгеннән килеп, Ерак Төньякка китеп бара… Югары цивилизацияле Европаның уртасында яшәп тәмам туйган, интеккән адәм балалары, икенчерәк, табигыйрәк тормыш эзләп, бүтән якка, икенче материкка әлеге атаклы Европадан читкәрәк, ераккарак ашкына… Чыдап булмаслык эссе дә, шул ук вакытта кеше өчен өшеткеч салкын да булган зур-зур таш шәһәрләр, алардагы көн-төн туктамый дәвам итүче ыгы-зыгы, бетмәс-төкәнмәс ашыгу, каударлану, нервлану адәм балаларын, инде тәмам гарык иткән… Аларның, адәм балаларының, хәзер чын тормыш белән, үзләрен табигый зат буларак канәгатьләндерә алырдай тормыш белән яшиселәре килә. Алар чынлыкка, табигыйлеккә бик тә, бик тә сусаганнар.
Билал, уйнап-шаярып кына башлаган тост сыманрак сүзен әйтә-әйтә, үзе дә сизмәстән эчендәге уйларына кереп киткән икән. Сөйләп бетергәч кенә искәреп алды. Зәп-зәңгәр тәрәзәгә карап әйткән икән ул үзенең ялкынлы монологын… Шуннан соң күзен кинәт Нинага күчергән иде, менә-менә түгеләм дип торган, түгелеп китү өчен бары тик бер генә тамчы хис көткән ике зәңгәр ут күренде… һәм шунда үзе дә, әллә нинди тыныч, ипле, сабыр тавышка күчеп:
– Әйдә әле, Нина… – диде. Ә күзе, аерылмаслык булып, әлеге ике ут учагына бәйләнгән иде инде.
Нина кайчан кыстатырга, кайчан кыстатып тормаска икәнлеген яхшы белә иде булса кирәк – савытны төбендә бик юка гына катлам калдырып, матур итеп йотып алды... Билал конфет сүтеп аңа бирим дигән иде. Нина әле савытын куймаган, кулыннан җибәрмәгән икән – аның бармаклары йомшак кына булып өстәл өстенә таралган, ә алар арасында, матур бер композиция хасил итеп, алсу балкышлы савыт утыра… Нина үзе дә, аз гына иелә төшеп, әнә шул сәнгать әсәренә төбәлгән…
Билал Нинага шоколад конфет сузды… Коньяктан соң әле берни дә капмады бит… Нина аның кулы якынайганны тойды, ләкин кымшанмады… Шоколад конфет сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәт белән Нинаның иреннәренә орынды… Шунда Билалның учы Нинаның кайнар яңагына тулысынча тиеп кенә өлгергән идеме, әллә аның учы Нинаның битенә якынаеп, сыланып кына алган идеме, шул мизгелдә Нина: «Аһ…» – дип, кисәк кенә борылды һәм… иреннәр – бер-берсен бик-бик озак көткән төсле зарыккан иреннәр – магик көч белән үзләренең бердәнбер һәм уртак утына ташланды…
– Аһ!… Нишлибез без! Әгәр Халидә уянса! – Нина, иреннәрен кисәк аерып, ашыга-ашыга шулай диде… Бу сүзләрдә акланырга теләү дә, үзенең ашыгуы өчен уңайсызлану да бар сыман иде… Ә Билалның уң кулы аның йомшак билендә калды…
Төш белән өн арасындагы шундый бер сәер халәттә тагын күпмедер гомер утырдылар. Ә Халидә уянырга уйламый да, кымшанмыйча да диярлек рәхәтләнеп йоклый бирә. Баласы гына йокы аралаш авызын чыпылдаткалап ала һәм сирәк-мирәк ниндидер сүзләр әйткәләп куя.
Биш йолдызлы савытта инде күп калмаган иде. Алар, бер-берсенең күзләренә текәлгән хәлдә, әллә эчемлекне, әллә бер-берсенең күз карашын дөньядагы иң тәмле ризык итеп тагын кабып куйдылар… Бу юлы шоколад кирәк түгел иде инде…
Бераздан купедагы утны сүндерделәр… Поезд тәгәрмәчләре ашыга-ашыга тыкылдый бирде… Ул, югары цивилизацияле Европаның үзәгеннән килеп, еракка, төньякка чаба иде…
– Билал…
– Әү.
– Йоклыйсыңмы?
– Юк. Йокламыйм.
– Бернәрсә сорыйммы?
– Сора… Рәхим ит.
– Синең моңарчы мондый эшкә тарыганың бар идеме?
Билал бер мәлгә уйга калды. «Заманнан артта калгансың дип миннән көләргә җыенмыйдыр бит… Хәзерге хатын-кызны белмәссең».
– Әйдә, болай итәбез, Нина!
– Әйе, Билал… Мин сине тыңлыйм.
– Әйдә, бүген барысын да ачыктан-ачык сөйләшәбез. Бер-беребездән бернәрсәне дә яшермичә! Сиңа минем алда кыенсынасы юк, миңа шулай ук синнән уңайсызланыр сәбәп күренми.
– Әйдә, Билал! – Нина кискен бер хәрәкәт белән яткан җирдән башын күтәрде дә терсәгенә таянды. – Башта мин сөйлимме сиңа үзем турында?!
Ул күз карашын стенага күчерде, кулын җайлабрак куйды… Аның бармаклары Билалның тәненә тиеп-тиеп алалар… Ул, бик сак кына итеп, пианинода моңсу да, ягымлы да көй уйнаган кебек. Гүя аның бармаклары клавишларга кагылып-кагылып ала, ә иреннәре арасыннан ул уйнаган көй үзе чыга… Каяндыр эчтән, йөрәк түреннән үк чыга ул моңлы авазлар…
– Иремә яратып чыктым мин… Байтак кына белә дә кебек идем аны. Чөнки институтның соңгы ике курсын без бергә укып бетердек. Ул заочнодан безнең группага күчте… Хәзер инде менә ике балабыз бар. Бер кыз, бер малай үстерәбез… Кечесе дә мәктәпкә бара инде… Анысы шулай, балалар үсә үсүен, тик нишләптер минем өчен хәзер тормышның кызыгы китте. Нигә дип сорыйсыңмы? Әйтәм: ну, менә мин балаларымны үстердем, аякка бастырдым, ди. Тагын алга таба нәрсә инде?! Жирдә, үзем кебек үк, җанына урын таба алмаган адәмнәр санын арттырдыммы? Минем кирәгем шуның өчен генә идеме?! Бу гына бик аз бит… Шуңа күрә яшәүнең әллә ни сере, кызыгы калмады хәзер минем өчен…
Нина, ашыкмый гына, үз эченнән уйлана-уйлана, тыныч тавыш белән сөйли дә сөйли… Ә Билал дәшми. Тыңлый бирә…
– Ә ирем… Ул үзенең эшенә чумган! Аның өчен яшәү дигән нәрсә ай саен план үтәүгә генә кайтып кала! Аның айлык планны, еллык планны үтисе бар! Мин аны кызганам да, билгеле, мескенне… Ләкин кешегә бер генә бирелә торган яшәү дигән нәрсә шулай көн-төн дөнья куып, чутсыз акча туплауга гына кайтып калмаска тиештер бит инде! Алай гына булса бик тә күңелсез ләбаса! Белмим, белмим! Әллә инде хәзер без үзебез туеп сикерә башладык… Әллә яңа гына чын-чыннан яши башларга уйлыйбыз?! Чын-чынлап кеше булып.
– Нина, ә ирең синнән канәгатьме соң?
Билалның бу соравына Нина көлемсерәп кенә куйды:
– Һе, канәгать булмыйча тагын!… Әйтәм бит, аның хатын-кыз, гаилә мәсьәләсендә таләпләре зурдан түгел. Заманча мебель куелган иркен квартирасы бар, эшенә иртән машина килеп ала. Кайтуга, чибәр генә хатыны каршылый… Ә акча күп безнең, мин хәзер аның кыйммәтен дә югалтып киләм бугай инде… Күп булса, ничектер акчаның да кызыгы китә икән ул…
Болары инде Билалга моңа кадәр ишетергә туры килмәгән сүзләр иде, шулай да гаҗәпләнүен артык сиздермәскә тырышты:
– Әйе, һәр гаилә үзенчә бәхетсез, ә бөтен бәхетле гаиләләр бертөсле, дигәнме әле Толстой бабай…
Ә Нинаны үз уйлары биләп алган иде, ул сүзен дәвам итте:
– Мин аңа бер мәртәбә әйткән дә идем, әйдә әле, аерым яшәп карыйк, дип… Күзе маңгаена менде! «Син нәрсә? – ди. – Минем бүтән мәшәкать беткән мәллә? Эшсезлектән аптырасаң, әнә балалар белән күбрәк шөгыльлән!» – ди… Аңа карап кына мин барыбер үз уемнан кире кайтмадым, билгеле. Минем әле чын табигать эчендә яшәп, шундый җирдә эшләп карыйсым килә! Күңелем сизә: ошар кебек ул миңа! Дус кызым янына да әнә шундый өмет белән барам мин… Әгәр дә ул риза икән, тотам да күченеп киләм балаларым белән! Иремнең сүзенә карап тормыйм. Мин бит чит телләр факультетын бетергән кеше… Посёлокта берәр эш табылыр әле. Мәктәпме шунда…
Билал да үз тормышында шундыйрак үзгәреш тели түгелме соң? Ул да шулай уйлый, шулай эшләмәкче була бит… Нинаның сүзенә кушылып, үз фикерен белдермәкче иде, ләкин аның әле әйтәсе сүзе бар икән…
– Беләсеңме, Билал, уңайлы квартирада, байлыкта яшәгән кеше тормыштагы иң гади, әмма иң мөһим, иң кирәк нәрсәләрнең бәһасен, кадерен белми башлый икән ул!… Менә мине генә алыйк. Мин, Мәскәүдә туып, Мәскәүдә үскән кыз. Анда инде, үзең беләсең, болай карауга барысы да бар, барысы да җитә кебек… Әйткәнемчә, акчабыз да күп, теләгән җиргә йөреп тә кайтып була. Әмма… Әмма күңелем сизә – бу чын тормыш түгел! Кайдадыр матуррак, чынрак тормыш бар! Минем, бик соңга калганчы, әнә шуны табасым, шуңа ирешәсем килә! Әнә шул чын тормышның тәмен татыйсым килә! Ә болай… туйдырды!
Нина тынып калды. Яңадан мендәргә ятты.
Билалны да уйлар биләгән иде… Нина турындагы уйлар. Үзенең инде айлар буена башыннан чыкмаган чуалчык фикерләре… Тик менә хәзер аларның барысын да ничек итеп тиз генә сөйләп, аңлатып бетерәсең?! Әле күбесенә үзең дә төшенеп җитмәгән нәрсәләрне… Шулай да сөйләмичә булмый инде.
– Ә мин инде менә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина… Суд безне аермады… Мин үзем китәргә булдым… Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм… Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм… Эштә дә күңел үсми хәзер. Анда да Алла белсен нәрсә икәнен…
Билалның үтә тыныч итеп әйткән сүзләренә Нинаның исе китте:
– О-ой, Билал… Алай кисәк кенә була микән соң ул?! Син инде… бигрәк хәтәр адым уйлагансың… Балаң да бардыр бит?
– Бар шул… Жиде яшьлек кызым бар.
– Аны ташлап китә алам дип уйлыйсыңмы?!
– Моңа кадәр аерылмый яшәвем дә шуның өчен булды инде.
– Белмим, белмим, түзалырсың микән?! Син бик бала җанлы кешегә охшагансың. Синең ише кешегә гаилә җылысы, бала иркәләү бәхете бөтен кешегә караганда да ныграк кирәктер…
– Ярый, Нина, син дә күңелне нечкәртмә әле! Күңел, күңел диеп болай да күп җәфа күрәм мин… Әнә шул күңел белән тиз алдандым, тиз әсәрләндем дә инде!…Хәзерге акылым булса, мин хатын-кызларның да ир-атлар сыман ук гап-гади кешеләр икәнлеген белер идем… Аларның да әйбәт һәм каты күңеллеләре, таш бәгырьлеләре булганын аңлар идем… Хәзер инде тышкы матурлык кына миңа бөтен хатын-кызны да матур итеп күрсәтмәс, үзенә баш идермәс иде…
Эчендәге бөтен ачуы, моңарчы җыелган ниндидер үче чыга баруын тойды Билал, ләкин ул кыенсынмады, сүзен дәвам итте.
– Мин дә яратып өйләнгән идем төсле, Нина… Аның тәрәзә төбендә сәгатьләр буе басып тора идем. Кинолардагы сыман серенадалар сузарга әзер идем… Ләкин… Ләкин мин ул кешене бөтенләй аңламаганмын икән… Мин аның бары тик фасадына, тышкы кыяфәтенә генә алданганмын икән… Миңа, әле хатын-кыз дөньясында тәҗрибәсез кешегә, аның кем һәм нинди кеше булуы түгел, гомумән, хатын-кыз, ир-атны тартучы зат булуы гына тәэсир иткән икән.
– Йә, шуннан ни әйтмәкче буласың инде?
– Берни дә әйтмим, бары тик уйланам гына. Мин монда сиңа сөйләүгә караганда нәрсә булганын күбрәк үзем аңларга телим әле. Минем ялгышым нәрсәдә булды икән? Хатын-кызны ныграк, күбрәк белгәннән соң гына өйләнергә кирәк булганмы?
– Син, Билал, үзеңнең иң төп сүзеңне һаман әйтмисең әле… Нишләп соң син хатыныңнан риза түгел? Сиңа нәрсә җитми?
– Беләсеңме, Нина, судта сөйләгән ямьсез сүзләрне мин монда искә төшерергә теләмим. Урыны ул түгел! Ну, сиңа дөресен әйтмичә дә булмый. Мин аның күңел тупаслыгыннан, тышкы матурлык астындагы эчке ямьсезлегеннән җәфа чигәм бугай. Хатын-кыз маскасына төренгән кешелексезлекне күрә алмаганмын. Тышкы матурлыкның кибет витринасы һәм күргәзмә өчен генә яраганын аңлый алмаганмын ул чакта!.. Билгеле, мин судта кискенрәк сөйләгәнмендер, дәлилләр китергәнмендер. Ләкин төп фикерем менә шул иде…
– Әйе, мин сине аңлыйм кебек… Синдә дә әзрәк… максимализм дип әйтимме, бар икән. Без аларның үзебез өмет иткәнчә булуларын телибез икән… Ләкин мин иремнең үзгәрәчәгенә инде ышанмыйм! Чөнки… бөтенләй икенче холык бит анда! Кеше ничек шуның кадәр үзгәрә алсын инде, әкият!
– Максимализмның катнашы юк монда, Нина! Мин сиңа үз башымнан үткәнне генә сөйлим!
– Ну, барыбер инде: сиңа эчке дөньясы ярлы булган кешеләр ошамый… Әнә шул адым саен теңкәңә тия! Ә син үзең каядыр югарыдарак яшисең…
– Бусы салпы якка салам кыстырудыр инде аның – шулай бит? Ну, аннан гына хәл үзгәрми шул, һаман элеккечә кала.
– Аннары бит әле, Билал, мәсьәләнең менә бу ягы да бар: кеше белән кеше беркайчан да охшаш була алмый! Табигать бит ул…
– Шулай шул, теория һәрчак җиңелрәк… Анда әллә нинди матур фикерләр китереп чыгарырга мөмкин.
Билалның тавышында кырыслык чагылып китте. Аны шундук Нина да сизеп алды һәм:
– Ярар, шактый нәрсә ачыкладык бугай, инде әзрәк ял итеп алыйкмы әллә? – диде ул, Билалны ипләп кенә сыйпый-сыйпый.
Алар йокыга киткәндә, тәрәзәдә инде таң беленә башлаган иде.
...Иртән барысыннан алда уянды Билал.
Ә уяну белән иң беренче башына килгән уй шул булды: ничек болай килеп чыкты соң әле? Һич тә көтмәгәндә, уйламаганда…
Больницада операциядән соң тәннән наркоз чыкканда, шулай әкрен генә әрнү, авырту тоя башлыйсың… Билал да үзендә шуңа охшашрак халәт сизде. Ул да тылсымлы исерүдән соң ушына килде, эчтә, бик тирәндә нәрсәнеңдер сыкрап авыртуын сизде…
«Ай-яй-яй… Мәхәббәтне шушындый вакытлы очрашуларга алмаштырырмын дип уйлаган идеммени соң мин?! Минем өчен бик тә изге хис иде бит ул… Ә чынлыкта менә ничек килеп чыкты».
Югары сәкедә чалкан яткан Билал әнә шулай уйлана, үзен-үзе битәрли… Ә бераздан аның башына яңа уйлар килә. Капма-каршылары…
«Тукта, ә кем алдында шулай акланасың соң әле син? Кем каршында шундый чиста булып күренергә телисең? Аерылам дип гариза биргән хатының алдындамы?! Ха!… Аерылган хатыны каршында да изге булып күренәсе килә кешенең, ә! Нинди изге тип!… Ә бәлки, аның каршында түгел, үз алдыңда акланасыңдыр син, ә?! Шулай дисәң генә инде… Алай да шикле әле синең логикаң. Йә, әйт әле, бу очракта бүтәнчә эшли ала идемме соң мин?! Юк бит! Син үзеңне, чын тормыштан аерып, ниндидер бер кирәкмәгән кысага кертеп бикләмәкче түгелме? Андый кысада яшәү кызганыч, мескен кешеләр язмышы гына түгелме соң?! Син андыйлардан үзең үк көлә идең бит!»
Әйе, иртән иртүк Билалның башына килгән уйлар тиз генә котылырдай түгел иде. Инде моңарчы да үз кайгысыннан башы каткан Билалга бу төн яңа сораулар өстәде. Аларның барысына җавап итеп Билалның уенда «Китәргә, котылырга, качарга!» дигән бер фикер генә буталды.
Аскы сәкедә Мәскәү хатыны Нина үзе генә рәхәтләнеп ял итә. Күрше сәкедә баласын кочаклаган килеш Халидә йоклый… Ә поезд, кара шәүлә төсле, дөбер-шатыр килеп, көнбатыштан көнчыгышка ашыга…
(Дәвамы бар.)