Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.

Гарасаттан соң. Хикәя. Башы
… Чыбыркы тавышы җәйге иртәнең чыклы-дымлы һавасын урталай ярды.
Авыл башындагы Гөлкәбирә карчыкның ятим калган агач өе ишелеп төшәрдәй калтыранып куйды. Урман куенына сыенып, үзалдына көн күреп яткан Абага авылы берьюлы уянып, җанланып китте. Бәләкәй генә бу авыл өчен дә яңа көн башланды.
Өстенә җиңелчә футболка, башына ак җептән челтәрләп бәйләнгән кәләпүш кигән какча гәүдәле үсмер, озын чыбыркысын әйләндереп селтәп тагын бер хәлле генә шартлатты да, җай гына атлап, урам буйлап китте. Сыерлар, урам тутырып ук бармасалар да, ярыйсы гына күмәк күренә. Барасы юлларын, көтүченең үзен белгән кебек яхшы белгән малкайлар, капкадан чыгып көтүгә кушылалар да, анда-монда карамый, этешми-төртешми, һәркайсы үз урынын белеп атлый бирә. Ара-тирә сузып кына кычкырып куючылар да бар. Болары инде әле генә бозаулаганнары. Әнә, Марта кушаматлы ала сыер атлаган саен артына борыла. Бозавын калдырып китәсе килми инде моның. Көтүдән качарга да күп сорамас!
Көтүче чыбыркысын җиңелчә чыртлатып ала. Моның нәрсә аңлатканын ала сыер да, башкалары да белеп торалар. Көтүлектә дә шулай бер-берсен «бер чыртлатуда» аңлашып күнеккәннәр.
Бу какча гәүдәле үсмер – Чыбыркы Газнавиның төпчек улы Нурлан. Газнави да, аның атасы Хөснетдин дә кулларына чыбыркы эзе уелып кергәнче көтү көткән кешеләр. «Чыбыркы» – нәселдән килгән кушаматлары. Көттереп кенә, апалары инде буй җиткергәч, әтисе иллегә якынлашып килгәндә дөньяга килгән малайга да, исем кушканчы ук, бу кушаматны ябыштырып куйдылар. Авыл фельдшерының:
– Тагын бер «Чыбыркы» сезгә, сөенегез, көтүчесез калмыйсыз болай булгач! – дип шаяртуы җитә калды.
Малай, чынлап та, кул арасына керә башлау белән чыбыркыга чат ябышты. Җиде яшьтән алып әтисе белән, бер көн калмый, җәй буе көтү көтте ул. Мәктәптә яхшы укыды, кулына аттестат алгач та, башка ВУЗларга керерлек мөмкинлеге булса да, авыл хуҗалыгы институтын сайлады. Иптәшләре дә, укытучылар да аның бу карарын бик аңлап бетермәделәр. Аңласа, аны бары тик Абага кебек бәләкәй авылда яшәгән, авылда яшәүнең тәмен, рәхәтен күңелендә йөрткән кеше генә аңлаячак!
И-и-и! Җәйге көннәрнең кабатланмас мизгелләрен бар матурлыгы белән күрер өчен көтүче булырга кирәк!
Һәр мизгелнең үз хушбуе. Яз көне, көтүлекләрдә яшел үлән калка гына башлаган вакытта, җир исе, яшь үлән исе җанны иркәли, яшәргә дәрт уята. Аннан, болын өсте төрле чәчкә белән чуарлана, аларның хуш исләренә исереп, хыялларга биреләсең. Болын берара өлгергән җиләк, бал исенә тула. Аңа урман ягыннан юкә чәчәге исе килеп кушыла. Чыклы-томанлы иртәләрдә бу хушбуйның эченә кереп чумасың, аның йомшак, дымлы, баллы булмышын тәнеңнең һәр күзәнәге тоя, кушучлап чумырып алып авыз итәргә дә була кебек! Әллә нинди яхшы ял йортларындагы махсус ванналарда да мондый ләззәтне алып булмыйдыр!
Аннан печән вакыты житә. Печән пакуслары, кипкән җиләк, мәтрүшкә, мөтлек исләре таратып, күңелне юата. Бу хозурлыкның вакыты кыска. Көз җилләре җәйнең хуш исләрен болын буйлап, печән кибәннәре арасында уратып йөртә дә, әллә кая алып китеп югалта. Күңел бераз боегып кала, ләкин җитешкән иген, туралган кукуруз исләре, кышның бәрәкәтле буласына, киләсе язга өмет уята. Һәм ел саен шулай…
Боларны күрмәгән, үз күңеле аша үткәрмәгән кеше авылга ябышып ятучыларны аңламыйдыр ул!
Аннан соң, башына кигән кәләпүше дә юкка гына түгел Нурланның. Институтта укуы белән беррәттән, мәдрәсәнең кичке бүлегенә йөреп, дини гыйлем дә ала ул. Гөлкәбирә әбинең васыяты шундый булды.
…Барысы да үткән ел авыл өстенә ябырылган гарасаттан башланды.
Әтисе таза иде әле Нурланның. Тагын, ким дигәндә, бер биш-алты ел рәхәтләнеп көтү көтәрлек иде. Шул зилзилә аларның тормышында көтелмәгән хәлләр китереп чыгарды…
Табигать тә әллә нишләде бит хәзер. Кышы белән җәе буталып бетте. Җәйге челләдә кар явып китү дә, кыш уртасында күк күкрәп яңгыр яву да гадәти хәл. Ләкин мондый гарасатның булганы юк иде әле.
Нурланның мәктәпне тәмамлап, бердәм дәүләт имтиханнары биреп йөргән чагы иде. Имтиханнары бетмәсә дә, туры килгәндә, көтүгә чыгарга тырыша ул. Тимер эзләгеч җайланмалар аша үтә-үтә, берничә укытучының сынаулы карашы, күзәтү камерасының астыртын гына сагалавы астында имтихан бирүләре нервларны какшатмый калмый. Ә монда! Иркенлек! Җан тынычлыгы! Көннәр дә матур, ничек түзеп өйдә ятасың инде.
(Дәвамы бар)

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. - 996671374775

Комментарии