Хисаметдин ИСМƏГЫЙЛЕВ.

Туй йозагы (1)
Нинди ямьле генə келтерəп барган тормыш арбасының тəгəрмəче, мае беткəндəй, шагыр-шогыр килеп барды да бер көнне таралып төште. Рəмзиянең кулында берсеннəн-берсе бəлəкəй өч бала. Ире Себердə эшлəп йөреп акча каерды. Җегəрле булды Фəрите. Колхозда тракторчы булып эшли иде. Хуҗалыкта акча түлəми башлагач, күп уйлап тормый Себер якларына чыгып китте. Əйбəт, акчалы эшкə урнаша алды. Менə өйлəнгəннəренə дə унбиш елдан артык үтеп киткəн икəн. Дөньяларын бөтəйтеп кенə беткəндə, иренə əллə нəрсə булды. Фəритне дəваханəгə салдылар.
Əле теге дəваханə, əле бу дəваханəгə йөртə башладылар. Əллə
күпме профессор, докторлар тикшереп карады. Юк,
дөрес кенə диагноз куеп, чирен ачыклый алмадылар.
Как сөяккə калган яшь кенə ирне, терелергə ышаныч юк
дип, өйлəренə кайтардылар. Рəмзиянең əти-əнилəре
дə олы яшьтə. Шуңа карамастан, кызларына кулдан
килгəнчə ярдəм итə тордылар. Себер акчалары күзгə
күренеп кимеде. Əйтерсең дə комга салынган су, күзгə
күренеп юк булдылар. Йорт капкасына кайгы кошы кара
канатын җəеп килеп кунды.
Аптырагач, Рəмзия ирен төрле əби-сəбилəргə алып
барып карады. Өшкергəн булдылар, яшь хатынны ты-
нычландырып, терелə дип өметлəндерделəр, тик бер-
нинди алга китеш күренмəде. Төрле үлəн төнəтмəлəре
эчерергə куштылар. Тик Фəритнең генə хəле көннəн-
көн начарайды. Хəзер инде авыруның туганнары да,
Рəмзиянекелəр дə яшь кенə ирнең терелүенə ыша-
нычлары бетеп, нидер көтеп тынып калды. Хатын
гына һаман өметен өзмəде. Кулыннан килгəнен дə,
килмəгəнен дə эшлəргə тырышты. Барысы да Фəритне
жəллəп, Рəмзияне кызганып кайгырыштылар. Авыру да
үзенең язмышына буйсынып, терелеренə өметен өзде,
ахры. Беркөнне Рəмзияне күңелсез генə өй җыештырып
йөргəн җиреннəн янына чакырып алды да, тамакларын
кыргалап:
– Рəмзия, мөгаен, мин озакламый əти янына китəрмен
кебек, – дип куйды. Сөйлəве кыен иде аңа, шуңа да
берара тынып торгач, сүзен дəвам итеп: – Əтилəр кы-
рына куярсыз, – диде дə тавышсыз гына сулкылдап
куйды. Авыруның рəхəтлəнеп елыйсы килгəн иде дə,
тик менə ничə көн ашамаганнанмы, яше чыкмады. Тик
күз төплəре бераз дымланып, ялтырабрак кына киткəн
кебек булды.
Рəмзиясе дə ире алдында елап җибəрмəс өчен, чак
тыелып, карашын читкə төбəп:
– Юкны сөйлəмə! Телəсə нəрсə уйлап ятасың.
Терелəсең! – дип кенə əйтə алды. Һəм яшьлəрен тыя
алмыйча, битен билендəге алъяпкыч итəге белəн кап-
лап чыгып китте. Нəрсə эшлəргə дə белми, бераздан
əзрəк тынычлана биреп, Фəрит янына кире керде.
Сүзсез генə караватына артын терəде. Исəбе – ирен
шул өметсез уйлары өчен əрлəштереп алырга иде. Тик,
Фəрите янына килеп утыргач, тагы бу уеннан тыелды.
Ире аңа карамый гына баягы өзелгəн сүзен дəвам итеп:
– Күрəсең, маңгайга шулай язылгандыр инде. Бала-
ларны укытырга тырыш. Берсен генə булса да укыт.
Фəнүзəбез бик откыр һəм чəмле. Үзеңне əйтəм, алучы
булса, кирелəнеп торма, тормышка чык. Юньле кеше
булса, өйгə кертсəң дə була…
Рəмзия ирен тыңламады да диярлек, тавышсыз гына
елап, күзлəреннəн яшен койды. Үз уйларына бирелеп
утырды. Һəм иренең:
– Ə хəзер бар берəр укый белə торган бабай алып ки-
легез. Дога тыңлыйсым килə. Теге нинди дога укыйлар
əле? Шуны укысыннар, – диюеннəн дертлəп китте.
Ичмасам, балалары да өйдə юклар бит əле. Рəхимə
əбине чакырттырыр инде. Авылда башка укый белүче
кеше дə юк. Рəмзия яшьлəренə төелеп машина кабыз-
ды. Исəбе – Рəхимə əбине алып килергə иде. Аңа баруы
да бушка булып чыкты. Əбине өченче көн генə кызла-
ры шəһəргə алып киткəннəр икəн. Əллə ни күп уйлап
тормый, туры алты-җиде чакрымда гына яткан район
үзəгенə китте. Анда ике мəчет, мөгаен, берəрсендə
мулла, я булмаса, укый белгəн бабай булыр əле, дип
өметлəнде.
Бəлəкəй мəчет ачык иде. Дөрес уйлаган: мəчеттə ике
бабай йорт-җиһазларны тəртипкə китереп йөрилəр.
Рəмзия исəнлек-саулык сорашып, бабайлардан
үзлəренə барып, хəл эчендə яткан иренə берəр дога
укуларын үтенде. Тик бабайлар, “мəчет” картлары булса
да, бу яктан осталык һəм белемнəре такыр булып, баш
тартты. Җитмəсə, алар əйтүенчə, өске мəчетнең мул-
ласын да дин эшлəре буенча Уфага чакырткан икəн. Ə
мондагы мəчетнең мулласы, авырып китеп, бүген на-
мазга да килə алмаган, диделəр. Шулвакыт үз эшлəре
белəн мəчеткə килгəн бер карчык, сүзгə кушылып:
– Əнə теге оч, хатыны дəваханəдə эшлəгəн Зө-
фəрлəргə Төрекмəнстаннан бер олы яшьтəге бабай
кайткан икəн. Бик белемле, дип сөйлилəр. Бар шунда,
кызым. Андый изге эшкə кире какмас, – дигəч, əби
өйрəткəн адрес белəн Зөфəр дигəн кешелəрне эзлəп
китте.
Тиз тапты ул кешелəрне. Кунак бабае да өйдə булып
чыкты. Рəмзия үзенең нинди йомыш белəн йөрүен
сөйлəп тə бетермəде, бабай, урыныннан ук торып:
– Барам, кызым, барам, сырхау кешенең телəген үтəү
савап кына, – дип, җəһəт кенə киенеп, машинага чыгып
та утырды.
Рəмзиялəргə килеп кергəч үк:
– Кызым, миңа тəһарəт алырга берəр комган җылымса
су булса, əйбəт булыр иде, – дисə дə, бу йортта андый
нəрсə табылмады. Шулай да, нəрсə бар, шуның белəн
су алып чыгып, тəһарəт алып, юынып керде.
Фəрит өй түрендəге төптəге бүлмəдə ята иде. Үзе
шулай телəде. Тəрəзəсе ачылмалы бүлмə бит. Күп
вакыт тəрəзəне ачарга куша. Тəрəзəдəн кергəн урам та-
вышларын, йорттагы чыпчык чыркылдавын, тавыклар
җырлашып, əтəч кычкырганын тыңлап ятарга яратса,
икенче яктан, һəрчак бүлмəне җиллəтеп саф һава су-
ларга була.
Əллə кайлардан, ерактан кайтып, менə хəзер ире
янына килгəн бу бабайның исеме дə үзе кебек бик бо-
рынгы һəм сəер иде. Үзен “Шиһабетдин” дип таныш-
тырды бабай. Авыру янына килеп кергəн көе үк янына
утырып, ниндидер догалар укып битен сыпырып алды.
Рəмзия генə эчтəн, килештерə, шартына китерергə
тырыштыра инде, дип уйлап алды. Яшь хатын ышан-
мый иде юк-барга. Ышанычы калмады. Ышанырлык та
түгел инде хəзер. Күпме əбилəргə йөртеп, өшкертеп ка-
радылар, булмады бит инде. Берəрсеннəн хет чыпчык
борыны чаклы булса да файдасы тисə икəн! Юк, əби-
сəби өшкерүеннəн файда түгел, җиңеллек тə килмəде
авыруга. Бəлəкəй генə түгəрəк сакаллы, үзе дə сəер,
исеме дə кызык кына бабайны үзлəренə чакыруының
да сəбəбе – аптыраганнан гына. Иренең, берəр дога
укыганны тыңлыйсым килə, диюеннəн генə инде.
Күрəсең, яшəренə озак калмагандыр. Бүген-иртəгə,
дигəн кебек. Рəмзияне дə куркытып, менə ничəнче көн
инде төшлəре гел буталып, берсеннəн-берсе начар
төшлəр керə. Үзе үскəн йортның капка төбендəге тирəн
коега ире белəн төшеп китə дə, шуннан чыга алмый-
ча җəфаланып, шыбыр тиргə батып уяна. Йокысыз үтə
төннəре. Юньлегə түгел инде бу, юньлегə түгел. Яшь
хатын шулай уйлады.
Ə Шиһабетдин бабай аргы бүлмəдə авыру янын-
да булды. Рəмзияне бүлмəдəн чыгарып ук җибəрде.
Хəтсез генə авыру белəн сөйлəште, һəрхəлдə, хатынга
шулай тоелды. Бераздан бабай, хатын янына чыгып:
– Балам, өегездə Коръəн китабы юкмы? – дип сора-
ды.
Өйдə дини китаплар юк иде.
– Булмаса, берəр күршегездəн булса да алып торы-
гыз. Кирəк, – диде бабай.
Ярый бу вакытка улы кайткан иде. Аны Рəхимə кар-
чыкларга йөгертте. Тиздəн Коръəн китабы да алып
килделəр. Бабай китапны тотып тагы авыру бүлмəсенə
кереп китте.
Иң тəүдə авыруга ниндидер догалар укып өргəн
булды. Аннан Коръəн китабын ачып, ирнең күкрəгенə
каплады. Түшəктə хəл эчендə яткан иргə болай яту
тагын да кыенрак иде. Чак-чак тын алып ятты. Чөнки
күкрəгенə капланган Коръəн бик авыр тоелды. Бабай,
Фəритнең хəлен чамалап:
– Коръəн бик авырмы əллə балам? – диюгə:
– Авыр, бабай. Əмма түзəрлек, – дип, чак иреннəрен
кыймылдатып əйтə алды.
– Шулай, балам, чын мөселман булу бик кыен ул.
Бик кыен. Шуңа да күплəр динсезлек юлын, җиңеллек
юлын сайлыйлар. Денсез тормыш белəн яшəп, түбəн
таба тəгəрилəр. Мөселман булып яшəү – тауга үрмəлəү
белəн бер ул. Ə өскə, югарыга күтəрелү һəр чак кыен.
Түз, балам, түз! Чын татар булу да шулай ук авыр ул, –
диде дə үзенең куеныннан таушалып беткəн, үзе кебек
үк бик иске бер бəлəкəй генə китапны алып укый да
башлады. Картның тавышы бик моңлы иде.
Фəрит үзенең балачагын хəтерлəде. Бəлəкəй чагында
күрше бабаеның шулай моңлы итеп догалар укыганын
күп вакыт ишеткəне бар иде. Ул бабай аның үзеннəн
бəлəкəй өч туганына да исем кушканда шулай моңлы
итеп укыган иде.
Авыруга тəүдə тын алулары кыен булса, моңлы дога
ишетүдəн җанына əзлəп-əзлəп тынычлык иңде. Өстен-
дə яткан китап авырлыгы да юкка чыкты. Бабайның
сихри тавышын тыңлап, оеп йоклап китте.
Бабай өч көн рəттəн килеп үзенең догаларын укыды.
Авыруның хəленə карап, аның белəн сөйлəшеп тə
утырды. Тик Фəритнең генə озын-озак сөйлəшерлек
хəле юк иде.
(Дәвамы бар.)
***

Хисаметдин ИСМƏГЫЙЛЕВ. - 5394887550647

Комментарии