ИСӘНМЕ , ИЛЛЕ АЛТЫМ!

Әле генә яшь идем бит,
Йөгергән тормыш атым
Янә туган көнем җиткән,
Исәнме- илле алтым!
Кырык бише, җиләк чагым,
Илле яшь инде- алтын
Илле бише узган былтыр ,
Исәнме- илле алтым!
Без бит шундый буын инде,
Карамый алдын-артын
Борчылсак та җиткән икән ,
Исәнме- илле алтым!
Мин аннары ни дисәң дә,
Җитәкче, тугры хатын
Булган тормышыма шөкер,
Исәнме -илле алтым!
Көчле зат итеп яраткан,
Безне -хатын-кыз затын
Аллаһыма мең рәхмәтле
Исәнме- илле алтым!
Ни арада үткән диген,
Елларым утлы ялкын
Корычлар утта чыныга,
Исәнме - илле алтым,
Түрдән уз - илле алтым!!!💐
Рушания Ахмадуллина (Чанышева)

ИСӘНМЕ , ИЛЛЕ АЛТЫМ! - 5395100950711

Комментарии