.

#ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ
Җиңел пирог
КАМЫР:
• 200 мл (стакан) кайнатып суытылган җылымса су (кулны пешермәслек)
• 100 мл (ярты стакан) иссез көнбагыш мае
• 1 аш кашыгы шикәр
• 1 аш кашыгы коры чүпрә порошогы (өеп түгел)
• 1 чәй калагы тоз
• бодай оны - кирәгенчә (йомшак һәм үзле камыр булырлык)
Йомшак камыр басабыз да, 40-45 минутка салфетка ябып куябыз.
ЭЧЛЕК - бу очракта минем гаилә яратканча:
• 250 грамм чамасы эремчек (адыгей сыры белән алмаштырсаң да, булган эремчеккә өстәп голланд сыры кебек каты сыр калдыгын кыргычтан кырып җибәрсәң дә була)
• тоз (үзегезгә кирәк тәменчә)
• 1 чи йомырка (бездә күкәй диләр аны ;))
• зур төргәк булганын ваклап: яшел суган, укроп, петрушка
Камырны берсе чак зуррак ике кисәккә бүлеп, зур сай табаның төбен акмай белән майлап зурлыгына туры килерлек түгәрәк, йә сай противеньгә (акмай кисәге белән майлап) туры килер шакмак формасында пирог җыябыз да, өстен берничә җирдән һавасы чыксынга вилка белән тишкәлибез, 180-190 градус чамасына кыздырылган духовка миченә "йөзе килеп" кызып, ләкин асты көйми пешәрлек вакытка куябыз (20-25 минут)
-----------—
Духовкага куяр алдыннан өстенә йомырка сарысы сөртсәң дә була, мин сөртмим, миңа бу мөһим түгел кебек тоела.
Чәй янына да, сыек бал белән ашап куярга да, кунак өстәленә өстәмә булырга да ярый.
Кайнар килеш тә, суынгач та тәмле.
Миңа адыгей пирогларын хәтерләтә бу пирог эчлеге дә күп яшеллек салганга, камыры җиңел булганга да.
Минем пирогның эчлеге минем карамак белән, үзебез яраткан тәменчә, сез үзегезчә төрләндерерсез.
Башка эчлек салсаң да була, мәсәлән:
1 зур гына чи бәрәңге юка пластиналап
1 баш суган
1 майда эшләнгән балык консервасы (сайра, скумбрия кебек)
тоз чак кына, борыч.
Сәламәтлегегез нык, җаныгыз тыныч, дөньягыз бөтен, ризыкларыгыз файдалы булсын!
Белгәннәрнең киңәше белән маргарин (трансжирлар), пальма майлары кулланылмаган булсын ризыкларда.
Яшелчә салатларын куллану вакыты чыкмаган киндер орлыгы (лен) мае өстәп ашыйк.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Үзебез дә, якыннарыбыз да сәламәт булыйк!
Автор: Лилия.

. - 881975812791

Комментарии

Комментариев нет.