Күңелсез кеше дус тапмас.

Дус дустының этен дә дус күрер.
Дустың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.
Корымнан корым йогар, начар дустан сөрем йогар.
Кеше кеше белән дус булса да, кесә кесә белән дус түгел.
Дус көлгәндә беленми, бөлгәндә беленә.
Атаң-анаң — чын дустың, дус-ишләрең — юлдашың.
Ялган дус — мәче: алдан ялый, арттан тырный.
Яхшы кием — тән зиннәте, яхшы дус — җан зиннәте.​​​​​

Күңелсез кеше дус тапмас. - 988526767786

Комментарии

Комментариев нет.