Тормыш арбамны тарттым да алга табан атладым.“Тегесе- монысы юк!”- дип һич тә көеп ятмадымКадагын да каккан булдым,балтасын да сапладым.Язмышым теләге микән,адым саен ялгыштымБер үк тырма тешләренә кабаттан килеп бастым.Югала яздым язмышның бураннарына кереп,Аллаһ ярдәм кулын сузды минем хәлемне күреп.Егылып беттем дигәндә кабаттан күтәрелдем,Янымда Аллаһ барлыгын һәрчак мин тоеп килдем,Терәлер-терәк булырдай бирде яңа дусларны,Алды тормышым юлыннан кирәкмәгән-бушларны.Бүген минем тамагым тук,яшәр өчен йортым бар,Кәнагәть мин бар нәрсәгә,күңелемдә юк моң-зар.Балаларым бәхетенә яшим бүген куанып,Рәхмәт укып Аллаһыма,оныкларга юанып.Яраткан кешем янымда,йөзәм сөю күлендәСөю тулы назлы сүзләр һәрчак аның телендә.Күрәселәрне күрсәтеп,тетеп безнең тетмәнеЯзмыш алдыбызга куйды икәү теләп көткәнне.Тормыш арбасын тартырга бик күпкә җиңеләйде,Балтамны да саплаучы бар,тормыш хәйран көйләнде.Тормышыбыз инде шулай,барсын иде җай гынаЧокыр-чакыры булсада,булсын инде сай гына.Аллаһыма рәхмәт укып каршы алам көннәрне,Мең-мең рәхмәтләрем белән көтеп алам төннәрне.Җирдәге бар кешеләргә бәхетле гомер телим,Йөрәгемдә тик изгелек,башкача яши белмим!Кадрия Фатыхова
Иң шәп татарча җырлар. Татарстан. Казань. Челны
Ялгышлардан беркайчан да ,бик аз да курыкмадым,
Тормыш арбамны тарттым да алга табан атладым.
“Тегесе- монысы юк!”- дип һич тә көеп ятмадым
Кадагын да каккан булдым,балтасын да сапладым.
Язмышым теләге микән,адым саен ялгыштым
Бер үк тырма тешләренә кабаттан килеп бастым.
Югала яздым язмышның бураннарына кереп,
Аллаһ ярдәм кулын сузды минем хәлемне күреп.
Егылып беттем дигәндә кабаттан күтәрелдем,
Янымда Аллаһ барлыгын һәрчак мин тоеп килдем,
Терәлер-терәк булырдай бирде яңа дусларны,
Алды тормышым юлыннан кирәкмәгән-бушларны.
Бүген минем тамагым тук,яшәр өчен йортым бар,
Кәнагәть мин бар нәрсәгә,күңелемдә юк моң-зар.
Балаларым бәхетенә яшим бүген куанып,
Рәхмәт укып Аллаһыма,оныкларга юанып.
Яраткан кешем янымда,йөзәм сөю күлендә
Сөю тулы назлы сүзләр һәрчак аның телендә.
Күрәселәрне күрсәтеп,тетеп безнең тетмәне
Язмыш алдыбызга куйды икәү теләп көткәнне.
Тормыш арбасын тартырга бик күпкә җиңеләйде,
Балтамны да саплаучы бар,тормыш хәйран көйләнде.
Тормышыбыз инде шулай,барсын иде җай гына
Чокыр-чакыры булсада,булсын инде сай гына.
Аллаһыма рәхмәт укып каршы алам көннәрне,
Мең-мең рәхмәтләрем белән көтеп алам төннәрне.
Җирдәге бар кешеләргә бәхетле гомер телим,
Йөрәгемдә тик изгелек,башкача яши белмим!
Кадрия Фатыхова