Кеше башларына кайгы төшсә

Хәлләренә керми үтмәгез,
Ике көнлек кенә бу дөньялар,
Ярдәм кулы сузып яшәгез!
Масаймагыз! кеше ярлы булса,
Читтән аны мыскыл итмәгез,
Байлык кына бәхет китерә алмый,
Күңел байлыгында яшәгез!
Гарипләргә усал карамагыз,
Ким- хур итеп үзен сизмәсен,
Көлгәнеңне күреп, бер Ходаем
Сина шундый жаза бирмәсен!
Ятим балаларны сез какмагыз,
Алар язмышлардан кагылган,
Үзебезнең итәк тулы бала
Кемнәр белә, ниләр язылган?
Тормышларга шөкер итеп яшик,
Мәрхәмәтлек хисен кызганмый,
Тик бер генә яшибез без җирдә
Яшик кадерен белеп фәни дөньяны.
//Гөлфия Шиһапова

Кеше башларына кайгы төшсә - 1003992001493

Комментарии

Комментариев нет.