30-нчы бүлекМиләүшәгә туган көнен алып бара алмаячагымны әйткән идем бит инде, әмма, шулай да, аңа шалтыратып, котларга булдым. "Кәефем бөтенләй дә юк, туган көнемне уздырмаска булдым", - ди. Егете белән рассталась, бик көнчел иде, ди. "Әйдә, кил. Посидим, отметим", - дип чакырдым.Дусларның фатирына. Хәтерләсәгез, анда мин бер бывшая белән романтический вечер уздырган идем. Бу юлы да шул ук фатирда, шул ук схема буенча: роза лепестоклары чәчеп, «Икея» шәмнәрен яндырып... 1 алма, 1 апельсин, 1 грушаны тарелкага матур итеп кисеп, "Магнит"тан вино алып...Мәңгегә хәтерендә калырлык туган көн булды ул. Бик озак утырдык, хәттә әле соң кайткан өчен Миләүшәгә әнисеннән "эләккән" дә.Мин инде ул вакытта ук Миләүшәнең ышанычлы кеше икәнен аңладым. Ушымны югалтып гашыйк та булмадым... Күрәсең, Аллаһы Тәгалә үзе этәргәндер, аның янында гына буласы килде.Озак вакыт үтмәде, Миләүшә әнисе белән таныштырды. Хәтердә калган: беренче очрашуда булачак тещам белән сүз көрәштергән идек: ул яраткан җырчысы Айдар Галимовны яклый, мин - остазым Салават абый Фәтхетдиновны... Әнисе ул вакытта кибеттә эшли иде, өстәлләре тулы тәм-том. Кыш көне дә табыннарында кыяр һәм помидор салаты күреп шакката идем.Әле бит алар белән бер фатирда Миләүшәнең әбисе (мәрхүмә турында концертларда "старшая матрешка" дип сөйли идем) дә яши. Аның белән беренче очрашуга базардан затлы, зәңгәр төстәге ночнушка алган идем. Ул аны шундый яратты, хәтта соңгы көннәренә кадәр киеп йөрде. Әби мине дә ошатты: Миләүшәгә минем янга килеп йөрсен өчен транспортка һәм күчтәнәчкә акча бирә торган булган. Миләүшә гел пицца күтәреп килә иде. Татар телендә СМСларны да ул язышкан. Аптырый идем: бу татар халык җырларын Миләүшә кайдан белә дип. Җырлардан җөмләләр язып җибәрәләр иде 😀Миләүшә дә минем әни белән танышты. Әни Азнакайдан Казанга эшләр буенча килгән иде, минем экзамен, Миләүшәгә аны каршы алырга куштым. Әле әнине "другның подругасы" дип алдадым. "Другның подругасы мине каршы алып йөрми инде", - дип әни шунда көлде. "Улым, наконец, синнән яшьрәк кыз, чибәр, акыллы, төпле. Өйләнәм димәсәң, күңелен алдап йөрмә", - дигән иде.Беренче күрүдән үк булачак киленен яратты.Миләүшә белән танышкач мин тәүге автомобилемне сатып алдым. С рук, дустым Булаттан, 150 меңгә 2003нче елгы "десятка" (2008дә алдым, 5 еллык машина). Ничек шат булганымны белсәгез?! Аннан соң нинди генә машиналарым булмады, ул вакыттагыча берсенә дә сөенмәдем 🥲 «Снежная королева» төсендә, Һади Такташтагы өй янына килеп туктый идем, ә аннары, хыялый кебек, тәрәзәдән машинага карап утыра идем 😀😅Миләүшәнең дә әтисе белән әнисе бергә тормый. Әтисе үз әнисе белән Казаннан ерак түгел - Столбищеда яши. Минем бабай аз сүзле кеше, бик җитди. Аның башта миңа карата бөтенләй дә ышанычы булмады. Берсендә шулай Миләүшә һәм аның әбисе (старший матрешка) белән киттек бергәләп әтисенә мунчага. Чәй эчтек, кодагыйлар чиратлашып мунча керделәр... Ә мин суткадан артык йокламаган: моңа кадәр Нижгарда туйда эшләдем, аннан руль артында кайтып, Теләчедә Сабантуй алып бардым... Өстем пычрак, юынмаганмын. Миңа да мунча керергә тәкъдим иттеләр, шатланып риза булдым. Юынып чыктым һәм өйгә керсәм нинди картина күрим: Миләүшә үксеп елый, ә әбиләр: "Әйе шул, әйбәт булмады", "Уфалла", - дип авыр сулап утыралар...
Татары мира
Данир Сабиров үз биографиясен язарга булган 👇🏻
30-нчы бүлек
Миләүшәгә туган көнен алып бара алмаячагымны әйткән идем бит инде, әмма, шулай да, аңа шалтыратып, котларга булдым. "Кәефем бөтенләй дә юк, туган көнемне уздырмаска булдым", - ди. Егете белән рассталась, бик көнчел иде, ди. "Әйдә, кил. Посидим, отметим", - дип чакырдым.
Дусларның фатирына. Хәтерләсәгез, анда мин бер бывшая белән романтический вечер уздырган идем. Бу юлы да шул ук фатирда, шул ук схема буенча: роза лепестоклары чәчеп, «Икея» шәмнәрен яндырып... 1 алма, 1 апельсин, 1 грушаны тарелкага матур итеп кисеп, "Магнит"тан вино алып...
Мәңгегә хәтерендә калырлык туган көн булды ул. Бик озак утырдык, хәттә әле соң кайткан өчен Миләүшәгә әнисеннән "эләккән" дә.
Мин инде ул вакытта ук Миләүшәнең ышанычлы кеше икәнен аңладым. Ушымны югалтып гашыйк та булмадым... Күрәсең, Аллаһы Тәгалә үзе этәргәндер, аның янында гына буласы килде.
Озак вакыт үтмәде, Миләүшә әнисе белән таныштырды. Хәтердә калган: беренче очрашуда булачак тещам белән сүз көрәштергән идек: ул яраткан җырчысы Айдар Галимовны яклый, мин - остазым Салават абый Фәтхетдиновны... Әнисе ул вакытта кибеттә эшли иде, өстәлләре тулы тәм-том. Кыш көне дә табыннарында кыяр һәм помидор салаты күреп шакката идем.
Әле бит алар белән бер фатирда Миләүшәнең әбисе (мәрхүмә турында концертларда "старшая матрешка" дип сөйли идем) дә яши. Аның белән беренче очрашуга базардан затлы, зәңгәр төстәге ночнушка алган идем. Ул аны шундый яратты, хәтта соңгы көннәренә кадәр киеп йөрде. Әби мине дә ошатты: Миләүшәгә минем янга килеп йөрсен өчен транспортка һәм күчтәнәчкә акча бирә торган булган. Миләүшә гел пицца күтәреп килә иде. Татар телендә СМСларны да ул язышкан. Аптырый идем: бу татар халык җырларын Миләүшә кайдан белә дип. Җырлардан җөмләләр язып җибәрәләр иде 😀
Миләүшә дә минем әни белән танышты. Әни Азнакайдан Казанга эшләр буенча килгән иде, минем экзамен, Миләүшәгә аны каршы алырга куштым. Әле әнине "другның подругасы" дип алдадым. "Другның подругасы мине каршы алып йөрми инде", - дип әни шунда көлде. "Улым, наконец, синнән яшьрәк кыз, чибәр, акыллы, төпле. Өйләнәм димәсәң, күңелен алдап йөрмә", - дигән иде.
Беренче күрүдән үк булачак киленен яратты.
Миләүшә белән танышкач мин тәүге автомобилемне сатып алдым. С рук, дустым Булаттан, 150 меңгә 2003нче елгы "десятка" (2008дә алдым, 5 еллык машина). Ничек шат булганымны белсәгез?! Аннан соң нинди генә машиналарым булмады, ул вакыттагыча берсенә дә сөенмәдем 🥲 «Снежная королева» төсендә, Һади Такташтагы өй янына килеп туктый идем, ә аннары, хыялый кебек, тәрәзәдән машинага карап утыра идем 😀😅
Миләүшәнең дә әтисе белән әнисе бергә тормый. Әтисе үз әнисе белән Казаннан ерак түгел - Столбищеда яши. Минем бабай аз сүзле кеше, бик җитди. Аның башта миңа карата бөтенләй дә ышанычы булмады. Берсендә шулай Миләүшә һәм аның әбисе (старший матрешка) белән киттек бергәләп әтисенә мунчага. Чәй эчтек, кодагыйлар чиратлашып мунча керделәр... Ә мин суткадан артык йокламаган: моңа кадәр Нижгарда туйда эшләдем, аннан руль артында кайтып, Теләчедә Сабантуй алып бардым... Өстем пычрак, юынмаганмын. Миңа да мунча керергә тәкъдим иттеләр, шатланып риза булдым. Юынып чыктым һәм өйгә керсәм нинди картина күрим: Миләүшә үксеп елый, ә әбиләр: "Әйе шул, әйбәт булмады", "Уфалла", - дип авыр сулап утыралар...