Татар җәмәгатьчелеге моннан 42 ел элек 43 яшендә фаҗигале төстә һәлак булган язучы һәм шагыйрь Фаил Шәфигуллинны искә алды. Тинчурин театры сәхнәсендә күренекле язучы һәм шагыйрь Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.Язучының күпмедер дәрәҗәдә автобиографик булган «Өй салуның ние бар...» повестеннан театраль күренешләрдән, аның артистлар башкаруында яңгыраган әсәрләреннән, шигырьләренә язылган җырлардан һәм шәхеснең гаиләсе – хатыны Эльмира Шәрифуллина һәм кызлары Раушания һәм Резеда Шәфигуллиналар, оныгы Сәйдәш Камалиев укыган шигырьләрдән төзелгән иде.«Фаил Шәфигуллин исән булып алга таба да иҗат итсә, татарның бөек язучысы булыр иде дигән сүзләрне ишетәбез. Минемчә, бу тәкъдир. Кызганыч, иртә һәлак булды, ләкин шушы килеш тә ул татарның бөек язучысы булып җитеште», диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зайдулла үз чыгышында.
Татары мира
Татар җәмәгатьчелеге күренекле язучы Фаил Шәфигуллинны искә алды
Татар җәмәгатьчелеге моннан 42 ел элек 43 яшендә фаҗигале төстә һәлак булган язучы һәм шагыйрь Фаил Шәфигуллинны искә алды. Тинчурин театры сәхнәсендә күренекле язучы һәм шагыйрь Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.
Язучының күпмедер дәрәҗәдә автобиографик булган «Өй салуның ние бар...» повестеннан театраль күренешләрдән, аның артистлар башкаруында яңгыраган әсәрләреннән, шигырьләренә язылган җырлардан һәм шәхеснең гаиләсе – хатыны Эльмира Шәрифуллина һәм кызлары Раушания һәм Резеда Шәфигуллиналар, оныгы Сәйдәш Камалиев укыган шигырьләрдән төзелгән иде.
«Фаил Шәфигуллин исән булып алга таба да иҗат итсә, татарның бөек язучысы булыр иде дигән сүзләрне ишетәбез. Минемчә, бу тәкъдир. Кызганыч, иртә һәлак булды, ләкин шушы килеш тә ул татарның бөек язучысы булып җитеште», диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зайдулла үз чыгышында.