Әнкәемнең яран гөлләре,

Утыралар тәрәз төбендә.
Гөлләренә карап, сагынам мин,
Газиз әнкәемне, бүген дә!
Сулар сибә идең әнкәй,
Сулмасыннар диеп, гөлләрең.
Сине сагынып үтә гомерләрем,
Сине сагынып утә, көннәрем!
Гөлләрең дә сине сагына шул,
Яшь тамчысы күрәм аларда.
Мин дә чак-чак, түзеп торам, әнкәй!
Әзер мин дә, үксеп еларга!
Әнкәем бит миңа биргән тормыш,
Балам диеп, мине көйләгән.
Йоклый алмый ятсам, төннәрендә,
Миңа әкиятләрен сөйләгән!
Әнекәем, бәгырькәем!!!
Син җитмисең җаннарга.
Зинһар кадерен белегез, дип,
Әйтәм мин, калганнарга!
Тәнзилә Насыйрова

Әнкәемнең яран гөлләре,  - 1000846510293

Комментарии

Комментариев нет.