19 июл 2018

ИХЛАС, ФӘЛӘК, НӘС СҮРӘЛӘРЕ

📖 Ихлас сүрәсе.
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ
الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ .
🔹"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде".
🔻Мәгънәсе:
Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мох­таҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк.
📖 Фәләкъ сүрәсе
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ . مِنْ شَرِّ
مَا خَلَقِ . وَمِنْ شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ . وَمِنْ شَرِّ النَّفَاثَاتِ
فِي الْعُقَادِ . وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ .
🔹"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде".
🔻Мәгънәсе:
Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге ка­раңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам.
📖 Нәс сүрәсе
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ .
مَالِكِ النَّاسِ . إِلَهِ النَّاسِ . مِنْ شَرِّ الْوَسْوَسِ الْخَنَّاسِ .
اَلَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ . مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ .
🔹"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс".
🔻Мәгънәсе:
Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр.

ИХЛАС, ФӘЛӘК, НӘС СҮРӘЛӘРЕ  - 874202561237

Комментарии