Туган якка кайтам

Туган якка кайтам, басарга дип
Яшлегемдә калган эзләргә.
Бик еш кайтам, шуңа туры килмәс
Ул эзләрне озак эзләргә.
Туган якка кайтам, рәхәтләнеп
Яланнарда, кырда йөрергә.
Башка кияр өчен, чәчкәләрдән
Матур такыялар үрергә.
Туган якка кайтам, туганнарның
Дус-ишләрнең хәлен белергә.
Күрше-күлән, әби-бабайларга
Исән чакта, хәер бирергә.
Туган якка кайтам, юксынуны
Сагынуны бераз басарга.
Очрашулар, күрешүләр белән
Җанкаема бәйрәм ясарга.
Туган якка кайтам, нигеземдә
Сагыныплар мине көтәләр.
Тик шунысы,анда булган көннәр
Бик тиз генә узып китәләр.
Туган якка кайту булып торсын
Нигез тартсын минем күңелне!
Исән булып, кайтып-китеп йөрү
Үзе инде бәхет түгелме?!?
Рәмзия Шәрәфетдинова (Зиннәт)

Туган  якка  кайтам - 912225068741

Комментарии