Комментарии
- Файруза Гайнанова (Гайнетдинова)Комментарий удалён.
- 22 авг 2022 19:49Гульнара Галимова (Загирова)
- 22 авг 2022 19:52Ильфиза Ильясова
- 31 авг 2022 02:10Раися Узбекова Адиуллова
️
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Нигез ташы...
Яратам бу алма бәлештең, сезгә дә тәкдим итәм..
Рецепт буенча алынган ашамлыклардан нәкъ тә ике таба алма бәлеше чыга. Таба артык зур түгел, уртача.
Камыр ясау өчен 12 аш кашыгы кефир, 12 аш кашыгы сыек май, 1-2 йомырка, учлап шикәр комы, чама белән тоз, 1 бал кашыгы сода, аш серкәсендә эретелә. "Разрыхлитель" алсагыз да була.
Эчлек өчен кирәк кадәр алма алыгыз.
Камырны гадәти итеп басасыз, катнашмаларны тәртибе белән саласыз. Безне камыр басарга өйрәткәндә әби: "Әзер камыр савыттан аерылмый, кулдан тиз төшә. Басканда өскә күтәребрәк басыгыз, һава керсен, алай камыр әйбәт була", - дип өйрәтә иде. Туйларга ризык пешереп йөрде мәрхүмкәем. Камырны баскач, азрак килеп җитәр өчен калдырып, алма әзерләгез.
Юып, үзегез теләгәнчә турагыз. Турап бетергәч, камырны ике кисәккә бүлеп, уклау белән җәясез. Ул калын булмый. Үзегез чамаларсыз, табага җәйгәч, мин азрак, бер уч тирәсе манный ярмасы сибеп калдырам. Алма салгач, өстенә гөбәдиягә сипкән кебек учлап шикәр комы сибәм. Алмагыз нинди инде, анысын да чамаларсыз. Шикәр комы өстенә кашыклап май салам, ниндие бар. Алай алмасы тәмлерәк була. Ике табага да бәлешне әзерләп бетергәч, өстенә сибәргә азрак шикәр комы, он, берничә тамчы сыек май салып, ярмачыклар ясыйм.
Духовкада пешерәсез. Кискәндә үзен күтәрә алмаганрак тоелса да, суынгач, "гәүдәсе"н тота.
Тәмле булсын!(интернетан)