21 ноя 2024

Кошлар кебек канат кагындың да,

Талпындың да күңелем күгендә,
Ялгыз итеп калдырдың да киттең,
Сагыш салып йөрәк түренә.
Ак чәчәктә иде парлы гомер,
Ярсу иде аның агышы....
Ачылмады яшьлегемнең гөле,
Йөрәгемдә саклыйм сагышын...
Күптән инде ике улың үсте,
Сиңа охшап алар чибәрләр.
Әти дә мин, әни дә мин бүген,
Менә минем шул инде хәлләр...
Тормыш -торышларны сөйләмим дә,
Синсез яшим, синсез уянам...
Кайчак көннәремнең ямьнәре юк,
Балаларым белән юанам.
Тыныч йокла, төшләремә кермә,
Балаларга үзем терәкмен.
Син бары тик бәхет телә безгә,
Мин бит әле җирдә кирәкмен...
Раушания Сафина

Комментарии