Ә саулыкны тиңлим байлыкка.Афәтләрдән йолып кала алмыйКешеләрне нинди байлык та.Безнең бәхет бармакларга язган,Маңгайларга насыйп булмаган.Сөялләнеп каткан шул кулларданНинди генә эшләр узмаган.Ходай санап биргән гомерләрнеңКүп өлеше инде үтелгән.Үзем сайлап алган язмышымаЮк, үкенмәм, һич тә үкенмәм.Авырлыклар һич куркыныч түгел,Кулларыңда көчең булганда.Эшләп тапкан ризык бәрәкәтле,Саулык кына бирсен бер Аллаһ!Динә Камалетдинова
Нигез ташы...
Мин Ходайдан саулык кына сорыйм,
Ә саулыкны тиңлим байлыкка.
Афәтләрдән йолып кала алмый
Кешеләрне нинди байлык та.
Безнең бәхет бармакларга язган,
Маңгайларга насыйп булмаган.
Сөялләнеп каткан шул куллардан
Нинди генә эшләр узмаган.
Ходай санап биргән гомерләрнең
Күп өлеше инде үтелгән.
Үзем сайлап алган язмышыма
Юк, үкенмәм, һич тә үкенмәм.
Авырлыклар һич куркыныч түгел,
Кулларыңда көчең булганда.
Эшләп тапкан ризык бәрәкәтле,
Саулык кына бирсен бер Аллаһ!
Динә Камалетдинова