Язмамның дәвамы

Авылда элек “чук та чук” дип сөйләштек. Элек кенә түгел, хәзер дә әйтәбез. Нури чугы, түбән чук, үрге чук, куян чук, җиләк чук, комлы кул чугы, шайтан чугы (Хәмдиллә картатай яшәгән урыннар), мәктәп чук. Нури чукны “чупаш” чук дип тә әйттеләр. Бу сүз чыгуның сәбәбе болай булган. Мубаракша бабайның әтие Нури каядыр барган, шуннан “очлы эшләпә” алып кайткан, аны кигәндер инде. Ул ничек очлы булгандыр, ансын әйтә алмыйм. Очлы эшләпә аркасында “чупаш” сүзе Нури бабайга кушамат булып тагылган. “Чупаш” турында Мубаракша бабайның кызы Зәйтүнә апа сөйләде.
Талон, ваучер заманнарын да үткәрдек. Ваучерны оешмаларга тапшырып “Акционерлар” да булдык. Ваучерның файдасын күргән кешеләр дә булды: кайберәүләр машиналар алырга өлгерделәр; кайсылары буш кул белән калдылар. “Миллионерлар” булып та яшәп алдык.
Урамнарга исемнәр бирелде, йортларга номер куелды. Тормыш алга бара. Кибетләрдә бары да бар, акчаң гына булсын. Картаеп кына әрәм булдык (Ишим әнием әйткәндәй), яшисе килә.
Бу язманы башлауга да 6 ел тулып узды. Мин аны көн дә язмадым - кәефем, вакытым булганда гына. Шушы 6 ел эчендә генә дә авылда, читтә яшәгәннәр арасында бу дөньядан китүчеләр саны күбәйде. Аларны исемнәре белән язып искә аласы килә: Ахматнуров Миңниәхмәт, Назмиев Альфир, Касыйм һәм Хәкимә Шаматовлар, Ахматнурова Фәридә, аның тормыш иптәше Илгиз (Гәлиәхмәт абыйның улы), Галиева (Щёкотова) Мәүхизә, килендәшләр – ике Тәслимә апалар, Ульданова Бәһия апа, Халисов Фәриз абый, Аида Сатиева (Мөнип абыйның кызы), Сатиев Руслан (Мәүзәлиянең улы), Аида Давляева, Идая апа, Хуснияров Шәрәфетдин абый, Тухфатов Мидхәт абый, Фаершина Хәнүзә апа, Хәрис абый, Тәүзик абый, Хасбатов Тәүфыйк абый, Саифә апа (Гата бабайның кызы), Альфит (Әҗмегаян абый белән Мөнибә апаның улы), Хөрия апа (Сәхип әбинең кызы), Валиахметова Нәҗибә апа, Насертдинов Загфран, Галиева Мәбния (Шаматова), Галиев Талгат, Яппарова Тәскирә апа, Әхнәф абый, Давляев Рафаэль абыйның хатыны Гәширә, Зилара, Шакурова (Хаерзаманова) Зөлхия, Хусаинов Юнус, Назмиев Раиль, Хасбатов Назим, Хусаинов Динам, Вилә (Муллаяров Сәләхетдин бабайның кызы), Азимов Әүхәт, Гильфанов Нафиз абый, Фәнил (Мәснәви абыйның улы), Мөтыйк абый, Зилия (Хәвәрия апаның кызы), Әхтәм (Рамазан абзыйның улы), Салимова Сафия апа, Хусаинова Зөләйха апа, Мөгин абый, Рәйсә апа (Әхияртдин бабайның кызы), Әҗмөния апа, Гөлфирәнең (Васик абыйның кызы) кече улы, Маһия апа, Ралия апа (Бибисәрә апаның кызы), Гөләйфә, Хөҗҗәт (Ибәт бабай белән Мәүлиха апаның кызы, улы), Хәлидә апа (Гәмилә әбинең кызы), Вәсимә апаның килененең - Лилиянең - улы Заһит (сугышта һәлак булды), Мөхлис (Мөгин абыйның улы), Тәнзилә апа (Сирин абыйның хатыны), Рөстәм (Денислам белән Хәлифә Хаерзамановларның улы), Гүзәлия (Нафиз абый белән Гафирә апаның кызы), Саяфов Өлфәт, Гөлбәдия (Хәлифулла бабай белән Дәсбигә әбинең кызы).
Туганнар, авылдашлар, бу язманы язганда үземне уйдан гына сезнең белән аралашкан кебек хис иттем. Авыл халкының тормышта үз урыннарын табып, матур гына яшәүләрен ишетеп - күреп шатланам, авылымның талантка ия булган кешеләре белән горурланам.
Ялан тәпи йөргән балачак, яшьлек бик еракта - артта калды, сагынып сөйләргә генә. Уйлап карасаң, 60-70 еллар бер мизгел кебек узып китте.
Барыбыз да исән-сау булыйк, гаиләләрдә, илебездә тынычлык булсын, яман чирләр, бала кайгылары читләп үтсен. Барыбызга да җан тынычлыгы телим.
Бу язмамда дөрес информация дә булмаска мөмкин. Барысы өчен дә гафу итәрсез, дип уйлыйм. Бәлки, кайберәүләр авыл халкын искә алыр.
Язманы язганда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм (бигрәк тә Назмиев Рамильгә).
Сезнең игътибарыгызга Мансур Миннуллинның һәм Рафия Асанованың шигырьләрен тәкъдим итәм.
Мансур Миннуллин
Туган җиргә кайтыгыз сез,
Кайтыр кеше булганда
Урап булса да китегез,
Күңелегез тулганда.
Әткәй дә юк, әнкәй дә юк...
Туганнарга кайтыгыз
Яланнарга чыгыгыз да
Күккә карап ятыгыз.
Әгәр булмаса туганнар,
Күршеләргә кайтыгыз
Сагынудан мөлдерәмә
Йөрәкне юатыгыз.
Рафия Асанова (Ишим авылы шагыйрәсе)
Еракларга китеп, бәхет эзләп
Гомерегез үтә бит читтә.
Кешеләргә гомер ике килми.
Үз баласын туган җир көтә.
Вакыт тыгыз, ара ерак диеп,
Акланмагыз безнең каршыда.
Сагынганда җан җылысын бирә
Туган якның салкын кышы да.
Күңелегез ташып ярсыганда,
Бала чакны искә алыгыз.
Дус, туганнар әле исән чакта
Туган якка ешрак кайтыгыз.
Кайтыгыз сез сабан туйларына,
Кайтыгыз бер кышын тагын да.
Кайтыгыз сез шомырт, алмагачлар
Ап-ак таҗлы чәчәк атканда.
Читтә йөргәннәрнең күңелендә
Түгелергә торган сагыш бар.
Кайтыгыз сез туган ягыгызга,
Серкә очырганда арышлар.

Комментарии

  • 4 окт 2024 17:04
    Бик зур рэхмэт Сезгэ, Рауфа апа, мондый зур хезмэтегез очен! Сезнен язмаларны укыганда купме авылдашларны искэ алдык! Исэнлек -саулык узегезгэ, семья иминлеге телэп калам!
  • 4 окт 2024 18:51
    Кызлар, барыгызга да зур рәхмәт матур сүзләрегез өчен. Мин бик шатмын язуым сезгә килешкәч.
  • 5 окт 2024 06:24
    Рауфа зур рахмат сина гомерен озын булсын безнен туганнардаможип абый ахиартин бабай да бар иде
  • 5 окт 2024 07:30
    Әхияртдин бабай безгә дә туган, әнинең картәние Седяштән булган, шуңа авылда туганнар күп.
  • 6 окт 2024 15:53
    РАУФА ХАНЫМ, ЗУР УТЕНЕЧ,ХЭЗЕР ЭШЛЭГЭН ЕЛЛАРЫГЫЗ ТУРЫНДА ЯЗЫГЫЗ. НИЧЕКТЕР ЯМАНСУ БУЛЫП КИТТЕ БИТ ЭЛЕ.
  • 7 окт 2024 10:09
    Сезнең белән дуслашкан еллардан башлапмы? Хе-хе-хе
  • 7 окт 2024 10:09
    Үземә дә ямансу булып тора әле. Язарга да булыр иде дә, кабыргада берәү ирек бирми.
  • 7 окт 2024 14:36
    БЕРДЭ АЕРЫЛЫШАСЫ КИЛМИ БИТ ЭЛЕ ЯЗМАЛАР БЕЛЭ
  • 8 окт 2024 07:42
    Исәнмесез, Гүзәлия. Мешок сүзен укыгач аптырап беттем бит, нинди мешок икән дип. Кичә генә башка уй килде: ул кап сугу турында барадыр. Әйе, аны суккач, мешок кебек итеп тектеләр. Сезнең якта шулай дип әйтәләрдер. Күп кенә гаиләләр кап суктылар. Безнең гаилә дә сукты, миңа эләкмәде, ә энекәшләр эшләделәр ул эшне. Красноуфимск каласына илтеп тапшырдылар ул капны. Миңа бау ишәргә туры килде, дугым бөккәндә (колесолар кебек була инде) шулай ук булыша идем: типке басып йөрдем. Менә шулай трудармиядә яшәдек, эшләп үстек.
  • 8 окт 2024 07:43
    Кап сугу турында язмамның беренче булегендә язган идем.
  • 13 окт 2024 17:53
    Рәхмәт, Рәүфә апа, ихлас күңелдән. Язмаларыгызны барын да укып бардым, Татарстанга Вәис абыйга да укытып бардым. Рәхмәт.
  • 13 окт 2024 19:11
    Вәис абый рәхмәт әйтте, Рәүфә апа.
  • 14 окт 2024 08:23
    Үзеңә рәхмәт, бездән Вәискә сәлам әйт.