📖 Шигъри мизгел

Туган нигез саклый тамырны
Туган нигеземә кайтып килсәм
Иңнәремә үсә пар канат.
Күңелемә аның якынлыгын
Аңлыйм шунда тагын бер кабат.
Бер кайтмаса әле бер кайтыр дип
Туган нигез көтә бер көйгә.
Мин кайттым дип, сәламемне биреп
Ишегеңне ач та кер өйгә.
Көтә анда моңлы җыры белән
Тибрәндергән моңлы бишегем.
Бүген менә тагын ачып кердем
Туган нигеземнең ишеген.
Ял итәргә көтә караватта
Тезелешеп ап-ак мендәрләр.
Гүя әти-әни дә янымда
Эш бетереп өйгә кергәннәр.
Җанга якын шушы җылылыктан
Изри шунда тәнем ял көтеп
Нурга коенып мин уянырмын
Кояш кебек иртән ял итеп.
Җанга якын шундый җылы өйне
Бүтән җирдә табып булырмы?!
Туган нигез миңа саклый әле
Буын аша күчкән тамырны.
Мәрданова Мәгъмүрә Кукмара шәһәре

📖 Шигъри мизгел - 963090241210

Комментарии

Комментариев нет.