Вакыйф Бәдретдинов: «Гаилә кадерен белеп яшәгәндә генә тормыш бәхет ул»

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан үзем яхшы белгән, хөрмәт иткән Вакыйф һәм Әлфия Бәдретдиновлар гаиләсе турында язарга уйладым.
Алар минем танышларым гына түгел, әни ягыннан авылдашлар да әле. Вакыйф абыйны алдынгы терлекче, ә Әлфия апаны укытучы буларак беләбез. 
Әлеге гаилә белән очрашып әңгәмәне гаилә башлыгы Вакыйф абыйдан башладым. Ул үзенең үткән тормышы хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. Гади крестьян гаиләсендә дөньяга килүен, әтисе Хәсән бабайның терлекче, ат караучы, склад мөдире булып эшләвен, әнисе Минниса әбинең колхозда урак урудан башлап тагын төрле эшләрдә хезмәт куюын тәфсилләп бәян итте. Бабасы Бәдретдин заманында яхшы атлар тотып Казанга, Арчага, Чистайга йөргән. Татар халкы гомер-гомергә ат яраткан, аны якын дусты, юлдашы итеп күргән. Вакыйф абый да гомере буе атларга гашыйк. Ул бүген дә гомер сукмаклары буйлап үзенең сабый чагына - атлар кешнәгән болыннарга кайтып килә сыман.
 - Мин 1966 нчы елда Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамладым. Офицер булу теләге белән Саратов шәһәре хәрби училищесына комиссия уздым. Ләкин билгеле бер сәбәпләр белән авырып хәрби булу теләге тормышка ашмады. Военкомат тәкъдиме белән мине Котлы Бөкәш авыл советына хәрби учет начальнигы итеп эшкә урнаштырдылар. Халык мине “Котлы Бөкәш военкомы” дип йөртә иде. Шунда эшләгәндә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, өч ел укып зоотехник дипломын алып чыктым.
1973 нче елда тормыш юлыбызны Әлфия белән башлап җибәрдек. Тормыш иптәшем Биектау мәктәбендә укытучы булып эшли башлады. Мин Шомбыт совхозында терлек симертүдә эшләдем. Ике айлык бозауларны үстереп аларны дәүләткә тапшыра идек. Бозауларны симертү өчен Шомбыт спирт заводыннан килгән барданы ашатабыз. Мин эшли башлаганда 1-1,5 мең баш булса, соңыннан 4000 мең башка җиткердек. Ул вакытта җитәкчеләребез М.Насыйров, соңыннан У.Вәлиев белән уртак тел табып эшләдек. Елына ничәмә ничә район, республика семинарлары уза иде. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылды. Шомбыт совхозында эшләгәндә тормыш иптәшем белән икебез дә югары белем алдык.


Автор Рузидә Гатауллина.
Котлы Бөкәш авылы.

Комментарии

Комментариев нет.