Бүген Илфак Шиһапов үлгән көн

30 май татар эстрадасының ,журналист, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһаповның вафат булган көне.

Илфак Шиһапов 30нчы май көнне иртәнге якта Казанның Бондаренко урамындагы фатирында вафат булды. Аңа 49 яшь иде.

Илфак Шиһапов үзенең үләчәген алданрак та сизгән ахрысы, дигән фикер туа, чөнки «Вконтакте» сәхифәсендәге битендә ул 20нче май көнне: «Китәм инде… Үкенечсез, үпкәсез. Күкләремә рәхмәт әйтеп… Мин яратам сезне кешеләр…» дигән һәм 23нче майда: «Я был… Я был в вашей жизни» дип, язулар калдырган иде.

Мәрхүмне туган ягында – Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләделәр

Комментарии

Комментариев нет.