#ГОДСЕМЬИ

#Чишминскийрайон
#Ибрагимовскаясельскаябиблиотека
Пар сукмактан — алтын туйга
Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
Авылыбызда яшәүче Миннегөл Мөнир кызы белән Фәиз Валиҗан улы Шагиевлар— матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән. Илле ел ул илле көн түгел. Һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Шушы еллар эчендә ниләр генә булмагандыр, ниләр генә кичермәгән алар. Утын-суын, ачысын-төчесен, кайгысын-шатлыкларын да бергә кичергәннәр, тупылдатып сөярлек мәхәббәт җимешләрен – балаларын үстергәннәр. Бүгенге көндә балалары өчен хөрмәтле әти-әни, оныклары өчен яраткан нәнәй-картәтәй алар. 50 ел кулга-кул тотынышып гомер юлыннан үтсәләр дә, алар элеккегечә бер-берсенә һаман да гашыйк парлар. Бер-берсен күз карашыннан, кәефләреннән аңлыйлар.
Фәиз абый белән Миннегөл апа Шәгиевларның бәхет сере тырыш хезмәттә. “Аллага шөкер, бик бәхетле булдык. Бәхетне тырыш хезмәттә таптык. Иптәшемне эштән тәмле ризыклар пешереп көтеп тордым, әкрен генә балалар да үсә торды. 3 бала үстердек. Кайгыларны да күрергә туры килде. Аларны да бергә кичердек. Дөньядан, яшәүдән, әлеге тормышыбыздан бик канәгатьбез.” – ди юбилярлар.
Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Шәгиевларга
Ибраһим авыл җирлеге башлыгы Илдус Султанов котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Хөрмәтле Фәиз абый һәм Миннегөл апа!
Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә!
Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, балаларыгызның, оныкларыгызның һәм оныкчыкларыгызның игелеген күреп,һәрвакытта да шулай шат, изге күңелле булып, нурлы карашларыгызны бүләк итеп, тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын. – диде Илдус Динислам улы.
Җирдә яшәү — сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнүләр дә
Бергә кичерелгән һәммәсе…
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!

#ГОДСЕМЬИ - 960348431447
#ГОДСЕМЬИ - 960348352343

Комментарии