Рамзис Мишәр
26 ноя 2024

Кыш та кереп бара, ашыкмыйча..

Кыш та кереп бара, ашыкмыйча,
Юк, карлары әле күренми,
Көз азагы..җирләр инде туңда,
Бик ашыгып кына эреми..
Иртәләрен бәстән агарышкан,
Сөргән бакчаларның өсләре,
Әрәмәдә, ап-ак керпе сыман,
Тырпаешкан җирдән кәсләре.
Шәрә ботакларның очларыннан,
Шыбырдашып суык җилләрдә,
Төндә сырган бозлы тамчыларны,
Кага - суга, өреп җилгәрә.
Баскан адымнарга инде, туң җир,
Серле бизәкләрен чиккән дә,
Бераз шыгырдаган тавыш бирә:
-Таптама!- дип, астан эткәндәй,
Йөгереп үткән, тиз-тиз, көн яктысы,
Көнең азагын көтеп үрелми,
Кыш та кереп бара ашыкмыйча,
Юк, карлары әле күренми..
Рамзис Мишәр.

Комментарии

Комментариев нет.