Комментарии
- 12 фев 10:07Хаерне купь бирмиляр, Кеше по-возможности биря. Алла урнега куйсен. Аминь
- Комментарий удалён.
- 12 фев 12:03Хэер сэдакасы, ипи бэясе булырга тиеш. Кем уйлап тапкан аны син шул хэтле тулэ диеп. Дорес тугел диеп уйлым.
- 12 фев 15:02Жәмәгать кайдан килеп чыккан бу закон, меңәр сум садака бирергә, Аллаһы Тәгаләдән әзерәк куркырга кирәктер ул.
- 12 фев 22:38Бу дорес эш тугел ,купме коченнэн килэ .бу ни эш инде хэзерге муллалар хак куя ни очен алай итэлэр .борын борыннан ураза фитыры коченнэн килгэнчэ ,хэленнэн булдыра алганча бирэсен.аллакаем узе кичерсен эгэр дорес анламасам
- Комментарий удалён.
- 14 фев 11:15Хәерле көн! Кызлар, фитр сәдакасы муллага да, мәчеткә дә бирелми, ә мохтаҗларга бирелә, әлбәттә, мәчеттә аерым,, Фитр" тартмасы бар, анда салынган сәдака районга,, Ярдәм" оешмасына тапшырыла.
- 14 фев 20:33Әссәләмүгаләйкүм Нурия,фитр садакасын мөселманнар елга бер мәртәбә бирәләр.Мәчетләрдә фитр садаксын аерым җыялар,җыелган садаканы шул мәхәлләдә яшәгән мохтаҗларга өләшәләр.Муллалар үзләренә акча җыя дип сүз таратып үзеңә гонаһ җыйма
- Комментарий удалён.
- Комментарий удалён.
- Комментарий удалён.
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Татарские имена
2025 елга фитр сәдакасының күләме билгеле булды
2025 елда Рамазан ае 28 февральдә кояш баегач башлана. Уразаның беренче көне итеп 1 мартны, соңгы көне итеп 29 мартны санарга кирәк. Шәүвәл һәм Ураза бәйрәменең беренче көне 30 март була. Соңгы тәравих - 28 март. Мондый мәгълүматлар 4 февральдә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы утырышында кабул ителгән «Рамазан аенда ураза тоту (2025)» карарның 1/25 өлешендә хәбәр ителә.
2025 елга фитр сәдакасы күләме, дини бәяләмә буенча, 1/23 тәшкил итә. Ул аз керемлеләр өчен 250 сум, уртача керемле кешеләр өчен 800 сум, байлар өчен 1300 сумнан башлана.
Фитр сәдакасының күләме хөрмә, арпа, бодай һәм йөзем кебек азык-төлек продуктларының уртача бәясеннән чыгып исәпләнә. 250 сум минималь һәм аны түләү мәҗбүри. 800 сум һәм 1300 сум түләргә тәкъдим ителә торган сумма. Кеше, әгәр тели икән, күбрәк түләргә хокуклы.
Җитди сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган фидия сәдакасы түли, аның минималь суммасы 400 сум тәшкил итә, әмма сумма, ашауга тотылган тәүлеклек уртача чыгымнарны карап, арттырылырга яки киметелергә мөмкин. Мәҗбүри еллык зәкят чыгару буенча нисаб күләме 743 300 сум билгеләнгән.