Ялгышкалый кеше...

хаталана...
Абына ул тигез урында;
Искәрмәстән чиста күлмәкләргә
Тиеп ала кара корым да...
Оныткалый кеше кирәклесен,
Ерак юлга дип кузгалганда;
Аксап ала хәтер, хушлашудан
Күңелләр тар-мар тузгалганда.
Үкенгәли кеше әрнүләрдән,
Үткән дәрьясын кабат гизеп;
Сагышлана, шушы дөньяларда
Кабат яшәп булмасын сизеп.
Сагынгалый кеше, кайчандыр ла
Гомер сөргәннәргә орынып;
Күпер янган һәм җуелган сукмак -
Китеп булмый артка борылып.
Моңсулана кеше кич шәфәкътә -
Кояш баеганда кызарып,
Яшәп үткән тагын да бер көнне
Мәшәкатьләр белән узгарып...
Мәүлит ШАКИРОВ

Ялгышкалый кеше... - 5403905374677

Комментарии

Комментариев нет.