Туйдырырга шыткан тамырны,Күкләр юллар Җиргә яңгырны,Көз януын юып алырлык.Көзгә хастыр яңгыр явуы,Көзләр бит ул, Язлар табышы,Көзләрнеңме икән януы —Күктә киек казлар тавышы...Исеп узса яңгыр җилләре,Ерак очыр көзләр сарысы...Яңгыр соңы яуган ап- ак кар,Аклык белән ябар барысын.Басылыр ла көзләр януы...Көзгә кирәк яңгыр явуы —Көзләр бит ул Язлар язмышы,Көзләр бит ул, Язлар табышы!Раушания Сафина
Татарские имена
Басар өчен көзге сарыны,
Туйдырырга шыткан тамырны,
Күкләр юллар Җиргә яңгырны,
Көз януын юып алырлык.
Көзгә хастыр яңгыр явуы,
Көзләр бит ул, Язлар табышы,
Көзләрнеңме икән януы —
Күктә киек казлар тавышы...
Исеп узса яңгыр җилләре,
Ерак очыр көзләр сарысы...
Яңгыр соңы яуган ап- ак кар,
Аклык белән ябар барысын.
Басылыр ла көзләр януы...
Көзгә кирәк яңгыр явуы —
Көзләр бит ул Язлар язмышы,
Көзләр бит ул, Язлар табышы!
Раушания Сафина