Пәйгамбәребез: «Кем булса да миңа бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа ун салават булдырыр», - ди.

Икенче бер хәдистә, кем миңа ун салават әйтә, Аллаһы Тәгалә аның ун гөнаһын гафу итәр һәм ун савап язар, диелә.
Бер риваять буенча, Пәйгамбәребез янына бер кеше килә дә, йә рәсүлулла, мин төннең билгеле бер вакытын зикер-тәсбихта үткәрәм, сиңа шул вакытта күпме салават әйтим, дип сорый. Пәйгамбәр, күпме әйтсәң, шуның кадәр хәерлерәк, дип җавап бирә.
«Кыямәт көнендә миңа иң якыныгыз - үземә күпләп салават әйтүчегез булыр!» - дигән ул.
Ярты әттәхият белән бергә 4 рәкәгать тәмамлангач укыла һәм тулы әтәһият була.

Комментарии