Киңәш бирим: «Яратыгыз!»Хәтерләтә бу сүз миңа:«Ярага тоз,Ярага тоз...»Миңа да бер бәхетле ярДигән иде:«Яратыгыз!»Сорасагыз: «Ни ул сөю?» –Яра да тоз,Яра да тоз...Янып беткән учакларныңСүнеп барган кузы сыманҖан сызлатып әрни һаманЯрада тоз,Ярада тоз...Инде нинди киңәш бирим –Түзә алсагыз – яратыгыз!Рөстәм Сүлти
Гаилә . Семья . Семейные ценности
Нинди телем белән сезгә
Киңәш бирим: «Яратыгыз!»
Хәтерләтә бу сүз миңа:
«Ярага тоз,
Ярага тоз...»
Миңа да бер бәхетле яр
Дигән иде:
«Яратыгыз!»
Сорасагыз: «Ни ул сөю?» –
Яра да тоз,
Яра да тоз...
Янып беткән учакларның
Сүнеп барган кузы сыман
Җан сызлатып әрни һаман
Ярада тоз,
Ярада тоз...
Инде нинди киңәш бирим –
Түзә алсагыз – яратыгыз!
Рөстәм Сүлти