Комментарии
- 26 окт 2024 17:11Энэ,бэнэ,ерек,менек дип язып интекмә ,татарча шрифт куй🤨
- 26 окт 2024 17:23Гаилэ бэхете насыпать итсен,
Аллакем.
Узенэ,кызына,туганнарына саулык,унышлар, кызын акыллы, олыларны хормэт итэторган булып уссен. - 26 окт 2024 22:16Беркемгэ дэ бер нэрсэ дэ доказать иртэгэ тырышмагыз , ярарга тырышырга кирэкми . Ничек булдыра аласын , шулай яшэ . Дэньяда ин эхэмиятлесе сэлэмэтлеген булу . Ул булмаса кузгэ бер нэрсэ дэ курении .
- 26 окт 2024 23:36Барына шекер итеп яшэ, Аллах саулык бирсен узенэ. Улеп китсэн бар байлыгын да шунда кала, Балан ятим була иде. Аллах саклап калган сине, узенэ тин парынны табарсын, сабыр бул, яхшы ирлэр бетмэгэн ул деньяда, килэчэген бэхетле булсын
- 27 окт 2024 12:26Син, ул придуркларга бер нэрсэ дэ исбатлый алмыйсын. Анын эти-энисе ана тэрбия бирмэгэн. Кем алементтан кача, минемчэ ул кеше тугел дип уйлыйм.
- 28 окт 2024 11:31Самое главное исэнлек, узенне хэм кызынны сакла, берсенэ дэ , бер нэрсэ дэ не доказывай!
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Безнең белән бергә бул!
Ирем кызыма бер яшь тулганда безне ташлап яшь кызга чыгып китте.
Алимент түләмәс өчен рәсми рәвештә эшкә урнашмады. Ә минем шул кадәр аңа үземнең аннан да яхшырак яшәвемне күрсәтәсем килде. Өйгә ремонт эшләттем, яңа җиһаз сатып алдым, кызымны курчактай киендердем. Имеш, ирем дә, туганнары да күрсен, үкенсен. Машина алу өчен кредит юлларга туры килде. Шуңа күрә заводта хәтта ике сменага калып эшли башладым. Кызымны әниемә калдырам да, егылганчы диярлек эшләдем.
Бер көн суык тидереп авырып киттем, температурам күтәрелде. Мондый чакта иң яхшысы түшәктә ятарга. Юк, мин көчләп дигәндәй үземне эшкә алып киттем. Станок артында торганда каядыр очып барганымны тойдым. Шул чак кызымның тавышын ишетәм: “Әни, коткар мине!" Карасам, кызым бер төпсез упкын эчендә тора. Кузгалса – шунда егылачак. Мин аның янына барырга тырышам, юк, булдыралмыйм. Ә кызым кулларын болгый, мине ашыктыра. Мин инде аны тотмасам, баламны мәңгегә югалтачагымны аңлап, соңгы көч белән аның янында омтылдым...
Шул чак идәнгә егыллуымнан аңыма килдем. Янәшәдә бергә эшләгән хатыннар йөгереп йөри. Берсе: "Әгәр вакытында өстәлдән аерылып, җиргә егылмасаң, эшләп торган станогың астына кереп китәр идең", - диде.
Кайтсам, кызым йөгереп килеп мине кочаклап алды. “Әни, мин начар төш күрдем. Син станок астына кереп китеп бара идең. Мин сине кычкырып чакыра башлаган идем, син читкә сикердең". Баламның сүзләреннән миңа кыен булып китте. Кызым мине коткарып калган! Ә мин иремә үч итеп яшим, дип балакаемны ятим итә яздым. Шуннан соң машинамны сатып, барлык кредитларны түләдем дә, бер сменада гына эшли башладым. Дөньядагы бар акчаны, бар байлыкны алып бетереп булмый, ә кызымның яклаучысы да, саклаучысы да мин генә.