Комментарии
- 10 янв 2021 16:45๑۩۩๑Фанзиля๑۩۩๑ 🇸🇮04:24Илгиз Шакуров Сулар булып ага (Р.Хакимов, Р.Хакимҗанов)
- 10 янв 2021 17:36Роза Ахметгалиева Гизатулинаgifgif
- 10 янв 2021 17:36๑۩۩๑Фанзиля๑۩۩๑ 🇸🇮gif
- 10 янв 2021 17:36Роза Ахметгалиева Гизатулинаgif
- 10 янв 2021 21:16Зинфира Салимгареева️
- 10 янв 2021 21:16Зинфира СалимгарееваСупер!
- 11 янв 2021 07:11ЯкТаШлаРыМ ОчЕн!!!!ДлЯ ЗеМлЯкОв!!!Музыка не поддерживается
- 11 янв 2021 16:40ЯкТаШлаРыМ ОчЕн!!!!ДлЯ ЗеМлЯкОв!!!gif
- 18 фев 2021 11:49Галия НасыроваЙөрәкләрне өздерде Ильгизның җыры. Уңышлар телимен, исәнлекләр, бәхетләр!!!
- 1 дек 2022 18:41Илсина Котыпова
- 1 дек 2022 23:30Люцина Бектимирова️
- 2 дек 2022 13:51Рамиля Биленко (Галиакберова)gif
- 3 дек 2022 20:17Рамиля Нурыева
- 15 янв 2023 11:36Райся Тугушева (Кандакова)
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Кичә тагын су буена төштем,
Таныш сукмаклардан атладым.
Ярдан-ярга күпме эзләсәм дә
Сабый бала чакны тапмадым.
Кеше гомере сулар булып ага,
Чәчәк булып ага җәйләрен.
Йолдыз булып атыла да, сүнә,
Тик кайтмый шул кире әйләнеп.
Кичә тагын болыннарга төштем,
Чәчәкләрнең җыйдым акларын.
Күпме генә эзләп йөресәм дә
Яшьлегемне генә тапмадым.
Кеше гомере сулар булып ага,
Чәчәк булып ага җәйләрен.
Йолдыз булып атыла да, сүнә,
Тик кайтмый шул кире әйләнеп.
Бүген тагын зәңгәр күккә бактым,
Карап калдым кошлар киткәнен.
Йөрәгемне өзде сагышлы моң,
Шул чак тойдым гомер үткәнен.
Кеше гомере сулар булып ага,
Чәчәк булып ага җәйләрен.
Йолдыз булып атыла да, сүнә,
Тик кайтмый шул кире әйләнеп.