Комментарии
- 21 окт 2017 22:44Рашида Аюпова
- 22 окт 2017 12:55Рафиля Каримуллина
- 25 ноя 2017 07:21Рашида Рахимова(Шигапова)
- 25 ноя 2017 14:17Рафиля КаримуллинаРэхмэт сезгэ !!!
- 14 ноя 2022 20:00Минзиля Султан
️
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
""" ДОГАЛАР ДӨНЪЯСЫ """
Йөзъяшәр карчык
*****************
Биек баскычта йөзъяшәр карчык ,
Уйлары ерак чың-чың тибрәлә .
Кая калган яшъ чагым диеп ,
Кулын каш өстенә куеп нидер уйлана.
Яңа гына узып киткән кебек ,
Утырмадагы орчык зыңлавы .
Кызлар белән " Гөлҗамалны "көйләп,
Җан сөйгәнен өзелеп көткәне .
Килде аңа да зур мәхәббәт ,
Тик , бәхетен сугыш урларды .
Итәк тулы ул- кызлары белән ,
Дөнья авырлыгын сөйрәде .
Ил бөеклегендә йөзъяшәр карчык ,
Пакъ битлегә җыерчык кершән ул .
Бүген менә үткәненнән матур хәтирәләр,
Чал көзенә атлап кергән ул .
Зирәк акыл , дөрес фикер ,
Йөзъяшәр карчык тәсбихендә .
Нинди генә авырлык күрмәсен ,
Уза гомер юлын чигеп үз бәхетендә.
Рәфилә Каримуллина . Мәскәү- Казан.
#ТемаОтПользователя #ШигъриЮллар #РафиляКаримуллина