Җәйнең беренче көне.

Каникуллар башланды. «Бәйрәм» сүзе өлкәннәр теленнән төшми. Һәрдаим бәйрәм рухын саклаган шәһәребезнең Үзәк паркында һәм калабызның барлык җәмәгать киңлекләрендә нәни әлмәтлеләр әти-әниләре белән шундый күтәренке кәефтә 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. Музыкаль программа, асфальтта рәсем ясау бәйгесе, төрле күргәзмәләр, мастер-класслар, күңелле стартлар һәм башка уеннар нәни әлмәтлеләр күңеленә быел да хуш килде. Шулай булмыймы соң: уеннарда җиңүчеләр генә түгел, һәр катнашучы бүләккә ия булды. Бу көнне шәһәрнең башка мәдәни-күңел ачу, спорт мәйданнарында да бәйрәм чаралары узды. Быелгы чарага кунакка хәтта янгын сүндерүчеләр дә килгән иде. Ут кебек кызу көндә алар балаларга су сиптереп «яңгыр боткасы» ясадылар. Балаларның шатлык тулы тавышлары һәрҗирдә кичкә кадәр яңгырап торды.
Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Һәрбарчабызның бәгырь кисәкләре исән-имин, сау-сәламәт, тәүфыйклы булсыннар. Һәрвакыт сөенечләр генә китереп торсыннар!

Җәйнең беренче көне. - 5387281682967

Комментарии

Комментариев нет.