Татар-башкорт сәхнәсендә “яңа йолдыз” кабына: Ришат Төхвәтуллин! “Яңа гасыр”, “Мәйдан” каналларын караучы тамашачылар ягымлы тавышлы, мөлаем бу яшь җырчыны инде яратып та өлгерделәр. Ришат репертуарында – затлы, зәвыклы эстрада әсәрләре, нигездә махсус Ришатка атап язылган яңа җырлар, шулай ук татар-башкорт классикасының иң матур үрнәкләре. Ришат Башкортстан Республикасы Туймазы районының Карамалы Гөбәй авылында туган. Октябрьский музыка училищесын тәмамлаган. Уфа сәнгать академиясен 2013 елда унышлы итеп тамамлый. Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында 1-нче урынны яулый.