🏥Татарстан хастаханәләрендә маска режимын бетерделәр һәм авыруларның хәлен белергә килүне рөхсәт иттеләр

Бу республикада ГРИПП һәм вируслы инфекцияләрнең кимүе белән бәйле.
🌳Казанда «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга керештеләр
Барлыгы Татарстанда 2023 елда 960 ишегалды төзекләндереләчәк.
⛷Мамадышта тау чаңгысы трассалары һәм зиплайн өчен экстрим-парк төзеләчәк
Паркның ел дәвамында олылар һәм балалар өчен эшләве көтелә. Төзү эшләре якын арада башланачак.
🏅Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яшәүче күп балалы анага дәүләт бүләген тапшырды
Анастасия Галимова «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде. Ул ире белән 5 бала тәрбияләп үстерә.
🦢Татарстанның кайбер районнарына «Кызыл китап»ка кертелгән ысылдавык аккошлар кайтты
Кошларны Әгерҗе,Түбән Кама, Мөслим, Әлмәт, Ютазы, Азнакай, Баулы, Питрәч, Алексеевск, Актаныш, Лениногорск һәм шулай ук Минзәлә, Әтнә, Югары Ослан районнарында күргәннәр.

Комментарии

Комментариев нет.