✈22 июльдән Уфадан Мәскәүгә авиарейслар күбрәк булачак.

“Аэрофлот" аэропортлар арасында яңа даими рейсларга билетлар сатуны ача. Аларның гомум саны көнгә 17 рейска кадәр артачак:
✅ “Шереметьево” аэропортына 11 рейс: “Аэрофлот” а/к 7 рейс, а/к "Россия" 3 рейс, а/к Победа 1 рейс;
✅“Внуково” аэропортына 3 рейс: “Ютэйр” а/к 1 рейс, “Победа” а/к 1 рейс + атнага 2 рейс, “Россия" а/к 1 рейс;
✅ “Домодедово” аэропортына 3-4 рейс: “Сибирь” а/к-2 рейс, “Норд стар” а/к-1-2 рейс.
✅Республиканың идарә итү үзәгендә М.Кәрим исемендәге "Уфа" халыкара аэропортының эше, планнары турында аның коммерция директоры Денис Никитин чыгыш ясады.
✅“Уфа” аэропорты ел саен республиканың төп партнерлары булган илләргә рейслар һәм юнәлешләр санын арттыра. 2025 елда БДБ һәм ЕАЭС илләренә пассажирлар агымы өчтән бергә арткан. “Уфа” аэропорты белгечләренең актив эше нәтиҗәсендә быел Батумига, Истанбулга һәм Кытайның Санью курортына яңа ✈халыкара юнәлешләр ачылды.

✈22 июльдән Уфадан Мәскәүгә авиарейслар күбрәк булачак. - 982407916984

Комментарии

Комментариев нет.