Нигә кирәк аны көтәргә? Күрә бел син бүген яндагысын. Соң булуы бар бит иртәгә... Туры килә гомер йомгакларын Сизелмичә генә сүтәргә. Сүтелгәнне кире урап булмый. Соң булуы бар бит иртәгә... Һәрбер көн-мизгелнең кадерләрен Белеп кенә гомер итәргә... Бүгенгенең бел син бәяләрен. Соң булуы бар бит иртәгә. Сөй һәм сөел, сөен, көен, ела... Барысын да кирәк үтәргә. Яшәп кал син бүген! Бүген! Бүген! Соң булуы бар бит иртәгә... Физәлия Дәүләтгәрәева
Яратам авыл тормышын
Була алсаң, бүген бәхетле бул!
Нигә кирәк аны көтәргә?
Күрә бел син бүген яндагысын.
Соң булуы бар бит иртәгә...
Туры килә гомер йомгакларын
Сизелмичә генә сүтәргә.
Сүтелгәнне кире урап булмый.
Соң булуы бар бит иртәгә...
Һәрбер көн-мизгелнең кадерләрен
Белеп кенә гомер итәргә...
Бүгенгенең бел син бәяләрен.
Соң булуы бар бит иртәгә.
Сөй һәм сөел, сөен, көен, ела...
Барысын да кирәк үтәргә.
Яшәп кал син бүген! Бүген! Бүген!
Соң булуы бар бит иртәгә...
Физәлия Дәүләтгәрәева