Тормыш арбасына төялә.Тик күңелең генә яшь баладай,Бер могҗиза көтә дөньядан.Дусларыңның чын дуслыгын көтә,Туганнарның ихлас көлгәнен.Я булмаса җирдә яшәүченең,Булганына шөкер кылганын.Йомшарганын көтә бу дөньяның,Битарафлык җирдә беткәнен.Кансыз булган яулар бетте диеп,Көтмәгәндә хәбәр килгәнен.Икейөзлелекне бетәр диеп,Таң аттыра күңел берүзе.Ә иртәсен барда кабатлана,Әйтә алмый шуңа бер сүзен.Еллар үтә. Ә төялгән арба,Елдан елга арта, зурая.Бала күңел генә һәр ел саен,Могҗизасын көтеп моңая.Кызганычка каршы, һәр ел саен,Нык үзгәрә бара кешеләр.Кылдан үргән өмет күперенең,Теләп микән җебен өзәләр?!Автор - Алинә Минугулова (Гарифуллина)
Яратам авыл тормышын
Еллар үтә тора, ә тәҗрибә
Тормыш арбасына төялә.
Тик күңелең генә яшь баладай,
Бер могҗиза көтә дөньядан.
Дусларыңның чын дуслыгын көтә,
Туганнарның ихлас көлгәнен.
Я булмаса җирдә яшәүченең,
Булганына шөкер кылганын.
Йомшарганын көтә бу дөньяның,
Битарафлык җирдә беткәнен.
Кансыз булган яулар бетте диеп,
Көтмәгәндә хәбәр килгәнен.
Икейөзлелекне бетәр диеп,
Таң аттыра күңел берүзе.
Ә иртәсен барда кабатлана,
Әйтә алмый шуңа бер сүзен.
Еллар үтә. Ә төялгән арба,
Елдан елга арта, зурая.
Бала күңел генә һәр ел саен,
Могҗизасын көтеп моңая.
Кызганычка каршы, һәр ел саен,
Нык үзгәрә бара кешеләр.
Кылдан үргән өмет күперенең,
Теләп микән җебен өзәләр?!
Автор - Алинә Минугулова (Гарифуллина)