Произошла проблема с интернетом
Войти
|
Регистрация
"Яңарыш" газетасы Төмән
9 окт 2024
Дин - ул тәртип
Октябрист хәзрәт Мәчитов «Нур әл–Иман» мәдрәсәсен тәмамлый. Балачак һәм яшьлек еллары, үзенчәлекле тормыш юлы турында хатирәләре белән уртаклашып: «Үзем төрле һөнәрне үзләштергән кеше. Тракторчы-машинист, кранчы, электромонтажчы булып та эшләдем. Тормышымда мөһим һәм асыл вакыт дип лаеклы ялга чыгып, дин юлына баскан елларны әйтер идем. Балачак, яшьлек елларым җылы истәлекләр, якты хатирәләр калдырды. Мин Вагай районы, Казанлы авылында 13 балалы гаиләдә 8 нче бала булып тудым. Октябрь аенда туганга, Венера апам Октябрист дип исем биргән. Әти-әнием Казанлы мәктәбе укытучылары булганнар. Безне кече яшебездән хезмәт сөючән, тәртипле, иманлы балалар итеп үстергәннәр. Якын туганнарым барысы да кешелекле, итагатьле кешеләр. Туганнар исән-сау, олы яшьтәге абый-апалар булганда, тормыш күңелле. Лаеклы ялга чыгып, мәдрәсәдә белем алып, мәчеттәге хезмәтемне изге, саваплы эш дип ихлас күңелем белән кабул иттем, шуның белән бәхетлемен. Мәчеткә килүчеләргә хәзрәтләребез киңәш бирә, намаз алдында вәгазь сөйлиләр, яхшылыкка өндиләр. Димәк, дин - ул тәртип, әдәплелек, әхлаклылык. Бу турыда олысы-кечесе онытырга тиеш түгел. Балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә, хәрам белән хәләлне аерырга өйрәтергә кирәк. Киләчәктә халкыма хезмәт итеп, дини белемемне күтәреп, яшьләргә Ислам дине кагыйдәләрен аңлатып эшләргә, яшәргә язсын», - дип теләкләрен юллады.
Октябрист хәзрәт Мәчитов татар җырларын, моңын яраткан милләт җанлы шәхес тә. Ул озак еллар Тубыл шәһәрендә узган татар концертларында катнашты. Шәхси тормышына килгәндә, аның гаилә тормышы озын һәм бәхетле. Тормыш иптәше Фирдәвес ханым белән ике кыз үстерәләр, оныкларына сөенеп, аларга ярдәм итеп яшиләр. Гаилә темасына әңгәмәбезне дәвам итеп Октябрист хәзрәт: «Гаилә нык, тату булсын өчен никах укытылырга тиеш. Никах яшьләргә тормышта гөнаһсыз яшәргә бирелгән мөмкинлек. Гаиләң, балаларың өчен тырышып эшләсәң, бер-береңне тыңлап, аңлап, тату яшәгәндә, гаилә тормышы бәхетле, озын була. Тормыш иптәшегез белән тигезлектә матур яшәрсез», - диде.
Якташлары арасында ихтирам казанган, һәркемгә ярдәмчел булган якташыбызга якты уйларын, теләкләрен тормышка ашырырга, киләчәктә дә алдына куйган максатларына ирешеп, бәхетле тормышта исән-имин яшәргә язсын, дигән теләктә калабыз.
Римма УМИТБАЕВА.
23
•
4
•
264
Комментарии
Предыдущие комментарии
В начало
9 окт 2024 20:01
Синзиля Мамаева
Верно, 5 баласы ул семясэнда .
9 окт 2024 21:20
Алсу А
ответила
Уразабиге Юминой
Эе.
10 окт 2024 02:18
Уразабига Юмина
ответила
Синзиле Мамаевой
Рэхмэт
10 окт 2024 02:20
Уразабига Юмина
ответила
Алсу А
Рэхмэт , ул бездэн олырак әмэн , япь яшь торады .
10 окт 2024 06:58
Синзиля Мамаева
Бэзнэкэ Барис бэлан узканнар ,дуслар идэ а мин Миршат бэлан укыхан.1958 г булыр.
10 окт 2024 10:08
Сания Юмина
ответила
Уразабиге Юминой
10 окт 2024 10:08
Сания Юмина
10 окт 2024 10:08
Сания Юмина
10 окт 2024 10:09
Сания Юмина
ответила
Синзиле Мамаевой
10 окт 2024 10:35
Айдар Нигматуллин
10 окт 2024 14:11
Гульнур Абусарова (Айнулина)
10 окт 2024 16:42
Гульсара Шарапова-Айнулина
11 окт 2024 14:01
Туктабига Сабарбакиева (Марганова)
11 окт 2024 16:02
Амирова Татьяна
класс
12 окт 2024 19:07
Сарвар Бариева
Обновить
В начало
Для того чтобы оставить комментарий,
войдите
или
зарегистрируйтесь
"Яңарыш" газетасы Төмән
Дин - ул тәртип
Октябрист хәзрәт Мәчитов «Нур әл–Иман» мәдрәсәсен тәмамлый. Балачак һәм яшьлек еллары, үзенчәлекле тормыш юлы турында хатирәләре белән уртаклашып: «Үзем төрле һөнәрне үзләштергән кеше. Тракторчы-машинист, кранчы, электромонтажчы булып та эшләдем. Тормышымда мөһим һәм асыл вакыт дип лаеклы ялга чыгып, дин юлына баскан елларны әйтер идем. Балачак, яшьлек елларым җылы истәлекләр, якты хатирәләр калдырды. Мин Вагай районы, Казанлы авылында 13 балалы гаиләдә 8 нче бала булып тудым. Октябрь аенда туганга, Венера апам Октябрист дип исем биргән. Әти-әнием Казанлы мәктәбе укытучылары булганнар. Безне кече яшебездән хезмәт сөючән, тәртипле, иманлы балалар итеп үстергәннәр. Якын туганнарым барысы да кешелекле, итагатьле кешеләр. Туганнар исән-сау, олы яшьтәге абый-апалар булганда, тормыш күңелле. Лаеклы ялга чыгып, мәдрәсәдә белем алып, мәчеттәге хезмәтемне изге, саваплы эш дип ихлас күңелем белән кабул иттем, шуның белән бәхетлемен. Мәчеткә килүчеләргә хәзрәтләребез киңәш бирә, намаз алдында вәгазь сөйлиләр, яхшылыкка өндиләр. Димәк, дин - ул тәртип, әдәплелек, әхлаклылык. Бу турыда олысы-кечесе онытырга тиеш түгел. Балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә, хәрам белән хәләлне аерырга өйрәтергә кирәк. Киләчәктә халкыма хезмәт итеп, дини белемемне күтәреп, яшьләргә Ислам дине кагыйдәләрен аңлатып эшләргә, яшәргә язсын», - дип теләкләрен юллады.Октябрист хәзрәт Мәчитов татар җырларын, моңын яраткан милләт җанлы шәхес тә. Ул озак еллар Тубыл шәһәрендә узган татар концертларында катнашты. Шәхси тормышына килгәндә, аның гаилә тормышы озын һәм бәхетле. Тормыш иптәше Фирдәвес ханым белән ике кыз үстерәләр, оныкларына сөенеп, аларга ярдәм итеп яшиләр. Гаилә темасына әңгәмәбезне дәвам итеп Октябрист хәзрәт: «Гаилә нык, тату булсын өчен никах укытылырга тиеш. Никах яшьләргә тормышта гөнаһсыз яшәргә бирелгән мөмкинлек. Гаиләң, балаларың өчен тырышып эшләсәң, бер-береңне тыңлап, аңлап, тату яшәгәндә, гаилә тормышы бәхетле, озын була. Тормыш иптәшегез белән тигезлектә матур яшәрсез», - диде.
Якташлары арасында ихтирам казанган, һәркемгә ярдәмчел булган якташыбызга якты уйларын, теләкләрен тормышка ашырырга, киләчәктә дә алдына куйган максатларына ирешеп, бәхетле тормышта исән-имин яшәргә язсын, дигән теләктә калабыз.
Римма УМИТБАЕВА.