КӨЗГЕ ЫМНАР1Көзге балкыш сүзгә генә сыймый.Нурларыннан күзләр камаша!Көз, тормышка серле нәкыш чигепҺәм хушлашып, үтә җан аша...2Берсе — яшел... Берсе — сары...Берсе — җиргә кыелды...Югыйсә бит бер үк туфрак,Бер үк агач куены...Агач яфрагы да — хикмәт.Миңа шулай тоелды...3Күксел-соры гөмбәздәКара-кучкыл граффити –Көзгә тулышкан көзнеңҖыерчык ерган бите:Үзе язган иң соңгыОфлайн портреты —Ялан агачның КүккәИңдерелгән сурәте...4Көзге моңныңкоенында-куенында-уенында:көзге танго...Соңгы танго:соңгы таңда,соңгы тында —соңгы яфраксоңгы кылда...5Алтыннан да, ялкыннан да арына...Чәчкәнен дә, җыйганын да калдыра...Үзәк кенә яңа чорга алына...6Күкләргә карасам – яз сыман...Кояш та карт түгел – яшь сыман...Ә аяк астында – яфраклар:Ялкында куырылган җан сыман...7Көзге агачтан хикмәт-сүз:"Өзелергә әзерне — өз!Хушлашулар мең газап — түз!Һәм ышан: вакытлыча көз!"8Учакта:сынган ботаклар,коелган яфраклар...Күпме яшәр бу учактаУт-кузлар?Җил тузгыткан көлгә карап,Уйланам шул хакта...9Хәяттән – илаһи мәдхия:Бер сүзсез... Тын гына... Ым гына...Җан тояр чың гына... Чын гына...Хәяттән — илаһи һәдия.*ым — знак, знаки; жест, мимика**нәкыш — узор, орнамент, резьба***хәят — жизнь, бытие, существование****һәдия — подарок; дар.
Мин яраткан шигырьләр
Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА
КӨЗГЕ ЫМНАР
1
Көзге балкыш сүзгә генә сыймый.
Нурларыннан күзләр камаша!
Көз, тормышка серле нәкыш чигеп
Һәм хушлашып, үтә җан аша...
2
Берсе — яшел... Берсе — сары...
Берсе — җиргә кыелды...
Югыйсә бит бер үк туфрак,
Бер үк агач куены...
Агач яфрагы да — хикмәт.
Миңа шулай тоелды...
3
Күксел-соры гөмбәздә
Кара-кучкыл граффити –
Көзгә тулышкан көзнең
Җыерчык ерган бите:
Үзе язган иң соңгы
Офлайн портреты —
Ялан агачның Күккә
Иңдерелгән сурәте...
4
Көзге моңның
коенында-куенында-уенында:
көзге танго...
Соңгы танго:
соңгы таңда,
соңгы тында —
соңгы яфрак
соңгы кылда...
5
Алтыннан да, ялкыннан да арына...
Чәчкәнен дә, җыйганын да калдыра...
Үзәк кенә яңа чорга алына...
6
Күкләргә карасам – яз сыман...
Кояш та карт түгел – яшь сыман...
Ә аяк астында – яфраклар:
Ялкында куырылган җан сыман...
7
Көзге агачтан хикмәт-сүз:
"Өзелергә әзерне — өз!
Хушлашулар мең газап — түз!
Һәм ышан: вакытлыча көз!"
8
Учакта:
сынган ботаклар,
коелган яфраклар...
Күпме яшәр бу учакта
Ут-кузлар?
Җил тузгыткан көлгә карап,
Уйланам шул хакта...
9
Хәяттән – илаһи мәдхия:
Бер сүзсез... Тын гына... Ым гына...
Җан тояр чың гына... Чын гына...
Хәяттән — илаһи һәдия.
*ым — знак, знаки; жест, мимика
**нәкыш — узор, орнамент, резьба
***хәят — жизнь, бытие, существование
****һәдия — подарок; дар.